Биографиясе

1935 елның 22 мае, Казан – 2011 елның 14 гыйнвары, шунда ук.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1955). «Азат хатын» (1961–1966, 1970–1977), «Чаян» (1969–1970) журналларында баш рәссам, Сәнгать фондында (1977–1983) эшли.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Әхмәдиев И.К. Туй. 1974

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Республикада әйдәп баручы график рәссамнарның берсе, акварель әсәрләре, линогравюралар, китаплар өчен ясалган рәсемнәр һәм иллюстрацияләр авторы.

1962–1964 елларда Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романына, 1968 елда – Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестена, 1971–1975 елларда – «Чаллы җирендә» китабына иллюстрацияләр ясый.

Х.Туфанның «Юкмыш бабай малае» (1966), Җ.Тәрҗемановның «Лобачевскийның яшьлеге» (1968) кебек балалар китаплары өчен иҗат ителгән рәсемнәре аеруча уңышлы булып санала.

Станлы графика өлкәсендә акварель, линогравюра, картондагы гравюра техникасында эшли («Продотряд», 1964–1970; «КамАЗ» сериясе, 1976–1979). «Аналарга тынычлык» (1978), «Чишмәләрне саклыйк» (1981) плакатлары, карикатуралар авторы.

1970 еллар башыннан иҗатында нәкышь әсәрләре зур урын алып тора, КамАЗ төзүчеләренә багышланган «Скреперчылар» (1973), «Безнең бригада», «Туй истәлеге», (1974), «Тәфтиләү» (1976) картиналарын яза.

Әхмәдиев И.К. Шәфәкъ. Казан. ХХ гасыр

Фанера, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әхмәдиев И.К. Казаным. ХХ гасыр

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Халыкара «Тынычлык өчен көрәштә сатира» (Мәскәү, 1969, 1973, 1977), Парижда совет сәнгате (1977), бөтенсоюз («Ут сызыгында сатира», Мәскәү, 1967, 1975), бөтенроссия (1967 елдан) күргәзмәләрендә һәм төбәкара («Зур Идел», 1964 елдан) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә 1977 елда (Э.Б.Гельмс белән берлектә), Казанда (1960, 1965, 1982, 2003, 2005), Лениногорскида (1983) күрсәтелә.

Әхмәдиев И.К. Эштән соң. 1974

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

И.Әхмәдиев әсәрләре Габрово шәһәренең сатира һәм юмор музеенда (Болгария), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музей-комплексында һәм башкаларда саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина

Әхмәдиев И.К. КамАЗ юллары

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее