Тарихы

1710 һәм 1716 еллар арасында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә искә алына.

Авылның беренче хуҗасы алпавыт С.С.Новиков. 1762 елдан авыл С.С.Новиковның кызы – А.С.Исакова һәм аның үги кызы А.И.Аминева, XVIII йөзнең ахрында – И.А.Страхов һәм Е.Е.Блудова, XIX йөздә – Блудовлар һәм Панаевлар карамагында була.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, кирпеч сугу, тимерчелек.

1756 елда салынган иске чиркәү урынына 1859 елда алпавыт Д.Н.Блудов акчасына Троица чиркәве (архитекторы – К.А.Тон); 1908 елда – чиркәү манарасы (архитекторы – Ф.Н.Малиновский) төзелә; 1929 елда чиркәү ябыла; (псевдорус юнәлешендә эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында Троица чиркәве, земство мәктәбе (1887 елда ачыла, беренче укытучы А.Горичев була), 30 ятак-урынлы участок хастаханәсе, 8 кирпеч сугу йорты, 2 тимерче, йон тетү, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1468 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Полянка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Рассвет” колхозы оештырыла. 1950 елдан “Трехозерский” совхозында (үзәк утары – Өчкүл авылы), 1965 елдан – “Полянский” совхозы (үзәк утары – Полянка авылы), 1983 елдан авыл – Танкеевка совхозы үзәк утары, 1998 елдан “Танкеевка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2000 еллар башыннан “Шанс” крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Бөек Ватан сугышы елларында авылда, элеккеге алпавыт утары бинасында, Смоленск өлкәсе һәм Спас районының күрше авылларыннан эвакуацияләнгән 200 кешегә исәпләнгән балалар йорты оештырыла (1950 еллар башына кадәр эшли).

Соңрак утар бинасында сигезьеллык мәктәп, 1968 елда – башлангыч, 1986 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1995 елда яңа бина төзелә), 2015 елдан – Полянка урта мәктәбе филиалы.

2017 елга кадәр “Сказка” балалар бакчасы эшли.

Китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә мәктәп бинасында), клуб (1980 еллардан), Троица гыйбадәт йорты (2003 елдан) бар.

Клуб каршында “Любава” вокаль төркеме һәм “Мельпомена” балалар театраль түгәрәге эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Иске Рытвино I–IV торулыклары (монголларга кадәрге болгар чоры);
  • Танкеевка валы (монголларга кадәрге болгар чоры);
  • Танкеевка каберлеге (монголларга кадәрге болгар чоры);
  • Танкеевка шәһәрлеге, Танкеевка II шәһәрлеге (монголларга кадәрге болгар чоры);
  • Танкеевка I (монголларга кадәрге болгар чоры), Ia, II (Имәнкискә культурасы), IIa, III (Алтын Урда дәвере болгар чоры) авыллыклары табыла.

Күренекле кешеләре

В.П.Шамонов (1931–1986) – радиотехник, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Махачкала шәһәренең радиотоварлар заводы директоры (1970–1980 елларда).

Халык саны

1782 елда – 188 ир-ат;
1859 елда – 1009,
1897 елда – 1436,
1908 елда – 1652,
1920 елда – 928,
1926 елда – 912,
1938 елда – 925,
1949 елда – 713,
1958 елда – 664,
1970 елда – 344,
1979 елда – 256,
1989 елда – 243,
2002 елда – 256,
2010 елда – 245,
2021 елда – 231 кеше (руслар – 92%, татарлар – 5%).