Биографиясе

1941 елның 16 мае, Голҗа шәһәре, Кытайның Шөнҗан-Уйгыр районы —  2006 елның 24 гыйнвары, Мәскәү.

Казан эмигрантлары гаиләсендә туган.

1960–1963 елларда Пекин милли сынлы сәнгать институтында укый.

1963 елдан Казакъстанда, Чолдар шәһәрендә, 1964 елдан Үзбәкстанда, 1982 елдан Мәскәүдә.

А.Н.Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать институтын тәмамлый (1969).

Рәссамнар берлеге (1973), Мәскәү «Рәссам» Татар-башкорт рәссамнар берлеге (2001), «Ак боҗра» (1993) берләшмәсе әгъзасы.

1996 елда «Яңа Император Сынлы сәнгать академиясе»н нигезли һәм җитәкли.

Р.В.Хәлилов. «Гэсэр. Бурят героик эпосы» китабына иллюстрация. 1988

Кәгазь. Гуашь

Иҗаты

Р.В.Хәлилов. «Мәхәббәт бакчасы» җыентыгына иллюстрация. 1989

Шәрекъ классик мәхәббәт прозасы. Кәгазь. Катнаш техника

Хәлилов — танылган китап графикасы остасы, балалар һәм өлкәннәр китапларын бизәүдә әйдәп баручы рәссамнарның берсе (80 артык басманы бизи). Кытай сынлы сәнгате һәм Шәрекъ миниатюралары традицияләренә нигезләнеп иҗат иткән иллюстрацияләре (темпера, акварель, тушь, гуашь) югары башкару дәрәҗәсе белән аерылып тора.

Әсәрләрнең эчтәлегенә карап, Хәлилов сурәтче автордаш буларак, хис төсмерләрен зур осталык белән чагылдыра һәм образларның психологиясен ача, эчтәлекне форма ысулларының байлыгын кулланып яктырта. Хәлиловның күпләгән эшләре арасында — Г.Тукайның «Курайда уйнаучы малай» («Мальчик с дудочкой», М., 1979), «Кытай халык әкиятләре» («Китайские народные сказки», М., 1979), «Төлке һәм көртлек. Табасаран халык әкиятләре» («Лиса и куропатка. Табасаранские народные сказки», М., 1980), «Айога. Нанай халык әкияте» («Айога. Нанайская народная сказка», М., 1983), Г. Сафиеваның «Кояш артыннан» («За солнцем вслед», М., 1984), «Гэсэр. Бурят каһарман эпосы» («Гэсэр. Бурятский героический эпос», М., 1988, 2 томда), «Мәхәббәт бакчасы» («Сад пленённых сердец», М., 1989), «Текә кыяда. Һиндстан язучылары хикәяләре» («На стремнине. Рассказы писателй Индии», М., 1990), «1001 кичә әкиятләре» («Сказки 1001 ночи», М., 1993), «Алтын утрау. Кытай халык әкиятләре» («Золотой остров. Китайские народные сказки», М., 2002) китапларына иллюстрацияләр бар.

Хәлиловның станлы графикасы шагыйрә Римма Казакова шигырьләр багышлаган «Чернобыль» (1986) серияләрендә гәүдәләнә.

Хәлилов күп сәяхәт итә (Алтай, Һималай, Урта Азия, Австралия), үзенең кичерешләрен графика һәм нәкышь белән иҗат иткән картиналарында чагылдыра. Хәлиловның нәкышь әсәрләре модерн сәнгате стилендә башкарыла, символизм һәм образларның фәлсәфи тирәнлеге, формаларның нечкә нәфислеге белән аерылып тора — бу тематик картиналар: «Иблиснең тууы», «Австралия» (икесе дә — 1990), «Карфаген рухы» (1991), «Кышкы ауда» (1998), «Дога. Иерусалимда Тәүбә Дивары янында», «Ат чабышы» (икесе дә — 2001); портретлар: «Шәрекъ гүзәле ат белән» (1999), «Иисус Христос. Хакыйкать эзләү» (2001); пейзажлар: «Кышкы пейзаж» (1985), «Елга өстендәге томан» (1998), «Карфаген», «Яшен алдыннан. Утар» (икесе дә — 2000). Беренче Бөтенсоюз (Мәскәү, 1979) һәм халыкара китап иллюстрацияләре (Берлин,1973; Мехико, 1974; Мәскәү-Берлин, 1988), акварель белән иҗат ителгән картиналарның 4 нче Бөтенсоюз (Мәскәү, 1975) күргәзмәләрендә, Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә (1975), халыкара күчмә — «Үзбәкстан манзарасы» (1977, 95 илдә), «Рәссамнар — балаларга» (1979, 100 илдә), интернациональ — «Ефәк юлы буйлап» (Мәскәү, 2004) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1982, 1993 (Мәскәү), 1990 (Аделаида шәһәре, Австралия), 1992 (Тунис), 1994 (Варшава), 1996 (Пекин), 2004 тә (Мәскәү өлкәсе Дубна шәһәре) уздырыла.

Картиналары Көнчыгыш халыклары Дәүләт сәнгать музеенда, Ц.С.Сампилов исемендәге Республика сынлы сәнгать музеенда (Улан-Удэ шәһәре), Г.Нәваи исемендәге әдәбият музеенда (Ташкент), Брянск өлкә музей-күргәзмә үзәгендә, шәхси галереяларда (Россия, Тунис) һәм шәхси тупланмаларда (Англия, Италия, Кытай, Германия һ.б.) саклана. СССР СА Дипломы (1972), ВДНХның көмеш медале (1975), халыкара Тәһран «Алтын роза» биенналесе алтын медале (1991, Ч.Айтматовның «Мөгезле ана болан» («Рогатая олениха», М., 1989) китабына иллюстрацияләр өчен) белән бүләкләнә, «Континентлар һәм цивилизацияләр тоташкан урында» («На стык континентов и цивилизаций», К., 1996) китабына иллюстрацияләр өчен «Бәллүр Шүрәле» бүләгенә лаек була.

Р.В.Хәлилов. «Тунислы». 1991

Әдәбият

Садыкова Л. Читая «Апокалипсис». Литература и современность // Литературная учёба. 1990. № 4; 

Звонарёва Л. Прилежная кисть // Детская литература. 1990. № 6; 

Апанаев Ш. Художник Равиль Халилов: Отразивший целую эпоху // Татарский мир. 2006. № 3.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова