Биографиясе

1957 елның 28 августында Украина ССРның Донецк шәһәрендә туган.

Киров сәнгать училищесен (1984), Х.Г.Якупов җитәкчелегендә Россия Сәнгать академиясенең нәкышь иҗат остаханәсен (1996) тәмамлый.

Мәскәүдәге Җамигъ мәчетнең баш рәссамы (2009).

СССР Рәссамнар берлеге (1989), «Москворечье» иҗат берләшмәсе (1988–1993) әгъзасы.

Россия Сәнгать академиясенең Казандагы Иҗат остаханәләре җитәкчесе (2014 елдан).

Халиков Ф.Г. Казан ханлыгы чорында кремль. 2002

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Академик реализм традицияләрендә эшләүче, тарихи жанр тематикасы картиналары остасы, әйдәп баручы рәссамнарның берсе.

Башта пейзажга мөрәҗәгать итә, «Үлеп баручы авыл» (1982–1993) картиналар сериясен иҗат итә.

1992 елда Казанга күченеп килә, иҗатында төбәкнең урта гасырларга караган тарихын сәнгатьтә чагылдыруга багышланган яңа этабы башлана. Монда археолог А.Х.Халиков мөһим роль уйный – аның фәнни хезмәтләрен иллюстрацияләр белән бизәү өчен Ф.Халиков Болгар шәһәренә багышланган графика эшләре (акварель, гуашь) циклы башкара (басылмаганнар) – «Алмыш хан», «Болгардагы Кара пулат», «Төньяк мавзолей», «Иерусалим ермагы» (барысы да – 1993), «Шайтан каласы» (1994) һ.б.ны иҗат итә.

1994 елдан Ф.Халиков сюжетларны сурәтләүдә калыплашкан кануннары һәм Казан ханлыгының сәнгатьчә елъязмасын иҗат итү белән мавыга, масштаблы тарихи һәм тематик жанрда күп фигуралы картиналар һәм архитектура пейзажлары иҗат итү өчен әдәбият, археология, сәнгать һ.б. буенча мәгълүмат туплый. Алар барысы да Казанның барлыкка килүеннән башлап, XVI йөз уртасында җимрелүенә кадәрге тарихын сурәтләүгә багышланган циклга берләштерелә: «XVI йөздә Арча кырыннан Казан күренеше», «Болак ягыннан кышкы Казан күренеше», «Ханның чыгуы» (барысы да – 1996); «XVI йөздә Казан күренеше», «Борынгы Кремль» (икесе дә – 2000), «Иртә язда Казан Кремленең эчке ягы», «1552 елгы октябрь вакыйгалары», «Казанны саклаучыларга багышлана. Реквием» (барысы да – 2001), «Казның ярдәмгә килүе», «Кышкы иртә» (икесе дә – 2003), «Без тарихта эзлебез» (2007).

Ф.Халиковның баталь жанрдагы зур форматлы «Казан өчен сугыш» (1996) картинасы Татарстан сынлы сәнгатендә шул юнәлештәге иң беренче әсәрләрнең берсе.

Ханлык дәвере башкаласының чәчәк аткан чорларына караган синтезлашкан образы «Нурлы Казан» дивар монументаль паннода гәүдәләндерелгән (1997).

Ф.Халиков эшләренең бер өлеше 16 картиналы «Мәңгелек Казан» сериясенә берләштерелә. Аңа, киң панорамалы һәм күп сюжетлы күренешләр белән бергә, тарихи шәхесләр белән бәйле вакыйгаларга багышланган картиналар да керә: «Сөембикәнең хушлашуы», «Шаһгали һәм Иван Грозный Казан янында», «Олуг Мөхәммәт», «Ядегәр ханның бирелүе» (барысы да – 1998), «Сөембикә һәм Үтәмеш» (2007) һ.б.

Акварель, гуашь, карандаш белән башкарылган картиналар һәм эскизлар циклы иҗатының аерым бер төркемен хасил итә: «Болгар һәм Казан» (1995), «Казанның башлангычы» (1997), «Казан Х йөздә», «XVI йөздә кышкы Казан күренеше» (икесе дә – 1998), «Сөембикә кәнәфие» (2000), «Кышкы Казан бистәсе», «Хач күтәрү» (икесе дә – 2001), «Казан Кремле. Соңгы сугыш» (2002).

Казан, Болгар күренешләре белән пейзажлар: «Кызыл йорт», «Мәрҗани мәчете», «Казанда Зоя Космодемьянская урамы», «Алтын кич» (барысы да – 1994), «Казандагы ишегалды» (1995), «Болгар иртәсе», «Болгарда Көнчыгыш төрбә» (икесе дә – 2003); портретлар: «Җилпәзә белән портрет» (1993), «Света верандада», «Люда. Милли кием «Сүрәкә», «Татьяна Розенберг портреты» (барысы да – 1994); натюрморт һәм интерьерлар авторы.

Казан метрополитенында «Тукай» һәм «Кремль» станцияләрен бизәү эскизларын, Казанда «Колшәриф» мәчете интерьерларын, Алабуга шәһәренә нигез салучы Ибраһим хан һәйкәлен (автордаш М.М. Гасыймов) эшләүдә катнаша, Мәскәүдә яңа Җамигъ мәчете фасадлары һәм интерьерлары дизайн-проекты (2008 елдан), Болгарда яңа Җамигъ мәчет (2009) интерьерлары авторы, «Цивилизация һәм меңьеллыклар кисешкәндә» документаль фильмының 4 нче сериясе куючы-рәссамы (2005).

Халиков Ф.Г. 1552 елның октябрь вакыйгалары. 2002

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Өлкә – (Киров шәһәре, 1982–1988); төбәкара – «Совет Төньягы» (1984, 1989), «Россия яшьлеге» (1989), «Зур Идел» (2003); «Москворечье» рәссамнар берләшмәсе (Мәскәү, 1988–1993), Познань шәһәрендә (Польша) халыкара күргәзмә-ярминкәдә, Вюнсдорф (ГДР) шәһәрендә совет сәнгате күргәзмәсендә (икесе дә – 1989); бөтенроссия – «Ватанны саклаучыларга» (Мәскәү, 1990), «Борынгы Казан» (Казан, 1999); «Ислам кабул ителүнең 1400 еллыгы» (Мәскәү, 2000), «Ислам сәнгате» (Пиза шәһәре, Италия); Казанның 1000 еллыгына (Мәскәү, 2005), Россия Сәнгать академиясенең 250 еллыгына (лауреат, Саратов шәһәре, Санкт-Петербург, 2007) күргәзмәләрендә катнаша. Мәскәү, Будапешт, Пиза, Истанбул, Хельсинки, Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында һ.б. узган 70 тән артык күргәзмә проектларының авторы һәм катнашучысы.

Шәхси күргәзмәләре 1988 (Советск шәһәре), 1994 (Йошкар-Ола шәһәре), 1995 (Киров шәһәре), 1996, 2002, 2005, 2006, 2008 (Казан), 2017 (Мәскәү) уздырыла.

Халиков Ф.Г. Сөембикәне озату. 2001

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Картиналары Рус музеенда (Санкт-Петербург), Тарих музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Мари Республикаасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Киров шәһәре Бертуган Васнецовлар исемендәге сәнгать музеенда һ.б. саклана.

Халиков Ф.Г. Колшәриф мәчете янында соңгы бәрелеш. 2004

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006). Медальләр белән бүләкләнә.

Халиков Ф.Г. Татар милли киеме кигән Гүзәл. 1994

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Мамаева Т. Сказания о земле Казанской: Островки любви и надежды художника Фирината Халикова // Казань. 1998. № 2.

Шагеева Р.Г. Фиринат Халиков. Вечная Казань. Казань, 2005.

Ситдиков А. Столица ханства: Древняя Казань // Родина. 2005. № 8.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова