Биографиясе

1949 елның 14 октябре, Ташкент — 2008 елның 31 декабре, Казакъстан Республикасы, Унгуртас поселогы.

1950 елдан Алма-Ата шәһәрендә.

Мәскәү архитектура институтын тәмамлый (1972). Алма-Атада проектлау институтларында эшли (1972–1983), бер үк вакытта картиналар иҗат итү белән шөгыльләнә.

Р.Н. Хәлфин. Р. Хәлфин рәсемнәреннән инсталляция. 1990-2000 еллар

«Тәңре-Умай» галереясында. Алма-Ата

Иҗаты

1983 елдан үзен тулысынча сәнгатькә багышлап, абстракционизм һәм рус авангарды традицияләренә мөрәҗәгать итә. 1971 елда Ленинград рәссамы В.В.Стерлигов (К.Малевичта укыган) белән таныша һәм аның шәкерте була. 1995 елдан Хәлфин постмодернизм юнәлешендә эшли, рәссам-концептуалист буларак, үзенең эшчәнлеген «Евразия утопиясе», «Балчык проект», «Төньяк вәхшиләре» видео-арт кебек зур сәнгать проектлары кысларында гамәлгә ашыра. Алма-Атаның «Азия-арт» галереясы кураторы (1996–1998). «Ноленче биеклек» рәссамнар төркеме оештыра (1998). Шәхси «Look» заманча сәнгать галереясын оештыручы һәм аның директоры (1998–2001). 2001 елда «World Views» халыкара заманча сәнгать үзәгенә (Нью-Йорк) чакырыла.

Хәлфин — авангард сәнгатенең күренекле вәкиле, Казакъстанда иң беренче постмодернистларның берсе, заманча сәнгатьнең объект («әзер предмет» стилендә), инсталляция, перформанс кебек формаларын, Казакъстан видео-артын башлап җибәрүче. Күп кенә кураторлык проектлары авторы һәм катнашучысы буларак, Урта Азиядә һәм аннан читтә «актуаль» рәссамнарның иҗатлары үсешенә йогынты ясый. Алма-Ата андерграунды вәкиле сыйфатында башлап, рәссамнар Л. Блинова (Хәлфинның хатыны), А.Карпыков, Б.Якуб һ.б. белән фатир күргәзмәләре оештыра. Рус авангарды идеяләрен номадик дискурс (гөмбәз-юртаның универсаль образы) белән берләштерү максатын куя, соңрак сәнгать теленең тактиль табигатьлелеге концепциясен игълан итә, «пулота» (русча «пустота — полнота»дан) неологизмы авторы.

Хәлфин нәкышьтән, карандаш белән рәсем ясаудан фотосурәт, объект, инсталляция һәм видеога күчә. Тышкы дөньяны төсле һәм аклы-каралы абстракцияләр белән модельләштерүче «Гитара һәм ирис белән натюрморт» (1989), «Кыйпылчыклар» (1989), «Үтә күренмәлелек» (1991), «Pars pro toto» (1992), «Көзгесез автопортретлар», «Жанр кысаларыннан тыш» (1990 еллар), «Берчеметем» (1995), «Бродский хөрмәтенә» (1996), «Исәнмесез, Матисс әфәнде» (1996), «Пулота» (2001) картиналары авторы.

1990 елларда юеш төсле яки ак массада бармаклар хәрәкәте белән (бармаклар белән рәсем ясау, «Тоеп белү» вариантлары, барысы да — 1997) әсәрләр иҗат итә. Пластик материал — балчык белән эшләргә омтыла башлый: «Камил ияр» (1997), «Ноленче биеклек. Балчык проект» (1999–2000).

Перформанс һәм инсталляция акцияләре авторы һәм катнашучысы: «Кыйпылчыклар» (1990 еллар), «Нәфрәтнең көзге ишарәләре», «Почтальон җыры» (икесе дә — 1996), «Рәссам тиресе» (1997), «Соңгы нокта» (1997, Алма-Ата, Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музее), «Җайдак хөрмәтенә» (1997, Казакъстан, Тянь-Шан обсерваториясе), «Зур пыяла. Чикләрне тою», «Очучы аклык» (икесе дә — 1998), «Чыңгызхан байрагы» (1999, Самара өлкәсе, Беренче Ширяев заманча сәнгать биенналесе), «Алтын алиһә» (2007). «Теләкләр ландшафты», «Кияү һәм кәләш» (автордаш Ю.Тихонова), «Мәхәббәт бәйгеләре» һ.б. («Төньяк вәхшиләре-2» сериясеннән 1999–2000) видеофильмнары төшерә.

«Дүртлек» (Алма-Ата, 1981, 1983), «Рәсми булмаган сәнгать» (Алма-Ата, 1986), «Стерлигов төркеме» (Ленинград, 1990, 1991), «Арт-миф-92», «Евразия зонасы» (Мәскәү,1999), «Петербург биеналлесе» (1994) һ.б. күргәзмәләрдә, «Умай Тәңре» (Алма-Ата, 2002) сәнгать фестивалендә, Урта Азия халыкара видео-арт күргәзмәләрендә: Канадада (Виндзор шәһәре, 2001), 1 нче Валенсия биенналесендә (Испания, 2001), 51 нче Венеция биенналесендә (2005), АКШта (Нью-Йорк, 2007, 2008; Филадельфия, 2007–2008) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1985 (Ленинград), 1994 (Мәскәү), 2003 (Вильнюс, Литва), 1996, 2005, 2007 (Алма-Ата), 2007 елларда (Лондон, Англия; Мәскәү) һ.б. уздырыла.

Картиналары Третьяков галереясында, «Умай Тәңре» галереясының заманча сәнгать үзәгендә (Алма-Ата), Көнчыгыш халыклары Дәүләт сәнгать музеенда, Көнчыгыш Казакъстан өлкә сынлы сәнгать музеенда (Семипалатинск шәһәре), Архангельск өлкә сынлы сәнгать музеенда, Нью-Джерси шәһәрендәге Зиммерли музеенда (АКШ) саклана.

Р.Н. Хәлфин. «Предметсыз фәза чагылышы». 1990-нчы еллар

Диптих. «Тәңре-Умай» галереясында. Алма-Ата

Р.Н. Хәлфин. «Пулоталы уң кул». . 2000 ел

«Ноленче биеклек. Балчык проект» циклыннан. «Тәңре-Умай» галереясында. Алма-Ата

Әдәбият

Рустам Хальфин: Каталог произведений. Алматы, 1995; 

Рустам Хальфин «Нулевой уровень — глиняный проект»: Буклет. Алматы, 1998; 

Нуриева А. Охота на мамонта // Новое поколение. 2002. 24 мая; 

Левская А. Переоткрытие тела // Эксперт. Казахстан. 2007. 26 марта.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова