Биографиясе

1924 елның 3 марты, Сарман районы Шыгай авылы — 1983 елның 26 июне, Казан.

1930 елдан Иваново шәһәрендә яши, сынлы сәнгать училищесендә укый (1939–1943).

1945 елдан Харьков шәһәрендә, Харьков сынлы сәнгать институтын тәмамлый (1951). 1951–1952 елларда Казан сынлы сәнгать училищесендә укыта, 1952 елдан Харьков сәнгать фондында.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1957).

1959 елдан Татарстанда, Бөгелмә сәнгать остаханәсендә (1959–1973). Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесендә сәнгать-графика факультетын оештыручыларның берсе һәм укытучысы (1960–1976).

Аның исемен йөрткән балалар сынлы сәнгать мәктәбен нигезләүче һәм директоры (1976–1980).

ТАССР Рәссамнар берлегенең нефть төбәге берләшмәсе (Әлмәт, Бөгелмә, Лениногрск) сәнгать советы рәисе, ТАССР Рәссамнар берлегенең Лениногорск сәнгать-җитештерү участогын оештыручы һәм рәссамы (1973–76).

1981–1983 елларда Казан сынлы сәнгать училищесе директоры.

Иҗаты

Хәертдинов М.Х. Октябрь, Көз. ХХ йөзнең икенче яртысы

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Хәйретдинов ТР да сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертә, нефть төбәге рәссамнары коллективының иҗат эшчәнлеген оештыруда катанша. Тематик жанрлы станлы рәсем остасы. Нефтьчеләр тормышы турында («Эштән кайту», 1961; «Оператор», 1963; «Вахтадан соң», 1967), совет авылы хезмәтчәннәре турында («Беренче», 1960; «Йорт төзелә», 1961; «Кызлар», 1965; «Татарстанда (Көтүчеләр)», 1964; «Игенче», 1971; «Печән өсте. Эштән соң», 1981), тарихи темаларга («Пётр I Полтава янында», 1951; «А.П.Чехов һәм И.И.Левитан», 1952; «Казан университеты студентлары сходкасы», 1952; «Урсалы фаҗигасе», 1975; «Габдулла Тукай», 1976), пейзажлар («Елга өстендә болытлар», 1955; «Идел өстендә», 1957; «Җәй ахыры», 1958; «Кич», «Әлмәткә юл», икесе дә — 1960; «Дала иртәсе», 1965; «Ана назы», 1971; «Ыкта июль», 1978; «Ай калку», 1981; «Туган як», 1982) һ.б. иҗат итә. Портрет жанрына да мөрәҗәгать итә («Эшче (Букчеев) портреты», 1964; «Тукай», 1977).

Хәйретдинов картиналарына эчтәлек тирәнлеге һәм образларның монументаль бөеклеге, фзәаи киңлекне төс һәм яктылык аша күрсәтү, пейзажларда нечкә лиризм хас. Харьков Тимерьюлчылар сараендагы нәкышь панно авторы (1953; автордаш – А.Набивачев), Украина ССРның Горловка шәһәрендә Шахтёрлар мәдәният сараен палфоннар, Лениногорскида җәмәгать биналары диварларын бизи (1970).

Республика күргәзмәләрендә (1961 елдан), Алма-Атада Татарстан рәссамнары (1962), «Зур Идел» (1964, 1967, 1980), РСФСРның автономияле республикалары рәссамнары (Мәскәү, 1971), ТАССР рәссамнарының Мәскәүдә әдәбият һәм сәнгать көннәре (1980) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре 1974 елда (Лениногорск), 1983, 1991, 1999 елларда, 2004 елда (вафатыннан соң) (барысы да — Казанда) уздырыла.

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Харьков сәнгать музеенда, Украина (Киев) Дәүләт тарих музеенда, Симферополь сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт һәм Чаллы картиналар галереяларында, Лениногорск туган як музеенда һ.б. саклана.

Хәертдинов М.Х. Ана. 1977

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Маснави Хаертдинов // Искусство Советской Татарии. Народные художники: Буклет. К., 1980; 

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984; 

Горюнова Н., Саярова Э. Маснави Хаертдинов (1924–1983). К., 2009.     

Автор Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова