- РУС
- ТАТ
скульптор, график
1957 елның 3 гыйнвары, БАССРның Краснокама районы Шушнур авылы — 2005 елның 18 декабре, Мәскәү.
Свердловск сынлы сәнгать училищесендә укый (1971–1974).
Мәскәү югары сынлы сәнгать-сәнәгать училищесен тәмамлаганнан соң (1986), Мәскәүдә яши.
Андагы «Музеон» берләшмәсе белән актив хезмәттәшлек итә, Мәскәүдә Кырым яр буе парк сәнгате музеенда куелган «Төш» («Ат»), «Сальвадор Дали», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына» скульптуралары авторы.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992).
Р.М.Хәбибрахманов. «Икәү». 1996 ел
Керамика
Хәбибрахманов станлы, монументаль-декоратив скульптура остасы, постмодернизм традицияләрендә башкарылган оригиналь әсәрләр авторы буларак таныла. Мәхәббәт, ана, дөнья корылышы гармониясе кебек мәңгелек образларны кыю яңа формаларда символик рәвештә гәүдәләндерә. Шамот белән оста эш итә, бронза, таш, тимер, агач, гипс, балчык кулланып эшли.
Төп әсәрләре — «Күрешү» (1989), «Литва. 1990 елның 13 гыйнвары», «Карт һәм диңгез» (икесе дә — 1990), «Европаны урлау», «Төнге сөйләшү» (икесе дә — 1991), «Яңгыр», «Дулкын» (икесе дә — 1992), «Эскәмия», «Матур кыз» (икесе дә — 1994), «Реквием» (1995), «Икәү» (1996), «Шашкын мәхәббәт» (2000), «Утырып тору» (2002), «Георгий Победоносец», «Хач алып баручы» (икесе дә — 2003), «Җиткән кыз» (2004), «Иртә», «Формалар үрелеше» (икесе дә — 2005), 6 композицияле «Бөек дала скульптуралары» (2005) сериясе.
График рәсемнәр авторы.
Мәскәү скульпторлары берләшмәсенең даими күргәзмәләрендә (1980 еллар уртасыннан), Бөтентатар «Татарт» (Санкт-Петербург, Казан, 1991) күргәзмәләрендә, халыкара һәм бөтенроссия скульптура симпозиумнарында (Мәскәү, «Театр: пәрдәнең ике ягы», 2004; «Таш скульптура», 2005; Казан, «Таш скульптура», 1996; Рига, Нефтекамск, 1998) һ.б.да катнаша.
Шәхси күргәзмәсе 2006 елда Мәскәүдә (вафатыннан соң) уздырыла.
Әсәрләре «Казан» милли мәдәният үзәгендә, М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан Дәүләт сәнгать музеенда, Төркиядәге шәхси тупланмаларда саклана.
Хәбибрахмановның туган авылы Шушнурда скульпторлар Р. һәм Х.Хәбибрахмановларның музей-йорты эшли.
Р.М.Хәбибрахманов. «Медаль сәнгате». 2000 ел
Алюминий
Пространство и форма: Каталог выставки современной российской скульптуры. Уфа, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.