Биографиясе

1830 елның 1 декабре, Лифляндия губернасы, Рига өязе Зиссегалле –1887 елның 16 гыйнары, Швейцария, Давос шәһәре.

1852–1861 елларда Петербург Сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы.

1863–1871 елларда – Сәнгать академиясенең чит илләрдәге (башлыча, Франциядә) пенсионеры.

1871–1874 тә Петербург Сәнгать академиясендә укыта, нәкышь тарихы профессоры (1872 ел).

Күчмә сәнгать күргәзмәләре оештыру җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша (1872 елдан).

1874 елдан чит илләрдә яши, нәкышьнең тарихи, тормыш-көнкүреш, портрет жанрларында эшли.

Иҗаты

Әсәрләре сюжет чишелеше, персонажларны, көнкүреш детальләрен бирүдә тарихи дөреслекне саклау белән аерылып тора. Россиядәге реформалар чоры тормыш-көнкүрешен төгәл чагылдырган күп рәсемнәр һәм акварель әсәрләр иҗат итә.

1851 елда рәссамнар артеле белән Алабуга шәһәрендәге Спас соборы, Покров һәм Воскресение чиркәүләре иконостасларын язуда катнаша.

1862–1863 елларда кабат Алабугада була һәм Нократ төбәгендә яшәүче халыклар – татар, вотяк (удмурт), чирмешләргә (мари) багышлап, аларның типик өс киемнәре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан рәсемнәр, акварель әсәрләр сериясен ясый. Алар арасында «Казан губернасы татарлары» («Татары Казанской губернии», 1862 ел) һәм «Мөселман һәм керәшен татар хатын-кыз өс киемнәре һәм бизәмәләре» («Украшения и костюмы татарки-мусульманки и кряшенки», 1860 еллар) әсәрләре бар.

1866 елдан төрле күргәзмәләрдә (Сәнгать академиясе, Күчмә сәнгать күргәзмәләре җәмгыяте), шул исәптән бөтендөнья күргәзмәләрендә (Париж, Лондон, Брюссель, Вена) катнаша.

Әдәбият

Элит А. К.Ф.Гун. 1830–1877. Рига, 1955;

Государственный музей ТатАССР. Художественная галерея. Казань, 1956.