Биографиясе

1951 елның 22 июлендә Зеленодольск шәһәрендә туган.

Лениногорск педагогика училещесының рәсем сәнгате бүлеген (1970), 1986 елда СССР Сәнгать Академиясенең И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (Е.Е.Моисеенконың академик нәкышь остаханәсендә) тәмамлый.  

1984–1986 елларда В.Ф.Загонекның академик иҗат остаханәсендә укый.

Санкт-Петербургта яши.

Иҗаты

А.И.Герцен исемендәге педагогика институтының нәкышь кафедрасында укыта (1981–1984), Рәссамнар берлегенең Ленинград бүлекчәсе карамагындагы нәкышь сәнгате комбинатында эшли (1984–1990).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1988).

Р.А.Гыйләҗев – пейзаж, натюрморт, тематик картиналар өлкәсендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе, шулай ук портрет жанрында иҗат итә.

Р.А.Гыйләҗевның кабатланмас иҗади язу рәвеше һәм үзенчәлекле нәкышь стиле Көнбатыш Европа (импрессионистлар) һәм Шәрекъ сәнгате йогынтысында үсеш алган XIX–XX йөзләр рус нәкышь сәнгате («Мир искусства» берләшмәсе) традицияләренә, шулай ук татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате алымнарына нигезләнә.

Аңа күләм һәм ритмнарның басым ясалган капма-каршылыгы, гадәттән тыш ракурслар хас: «Павлов паркы» (1979); «Җәйге чәчәк бәйләме» (1986); «Гурзуф» һәм «Паланга» пейзажлар сериясе (1990); «Язгы көн» (1990); «Сирень» (1990); «Италия буйлап» (1991); «Мәрҗани мәчете» (1991); «Франция» пейзажлар һәм натюрмортлар сериясе (1992–1993) һ.б., Казан шәһәре һәм татар авыллары күренешләре, Баулы, Азнакай, Лениногорск районнары табигатен чагылдырылган пейзажлары романтик хисләр белән сугарылган: «Баулы әкияте» (1992); «Алтын кич. Баулы» (1994); «Казан. Кремль» (1997); «Солтан җамигъ мәчете» (1999). «Чәй табыны» (1971), «Балыкчы» һәм «Төзүчеләр» (икесе дә - 1986), «Печән өсте» (1985), «КамАЗ төзүчеләр» (1991), «Тукайны озату» (1990 еллар) кебек тематик картиналары Татарстанның үткәненә һәм бүгенге тормышына багышланган.

Р.А.Гыйләҗев замандашлары портретларының тулы бер галереясын булдыра: «Автопортрет» һәм «Яшьлек. Көтү» (икесе дә – 1983), «Зөлфия портреты» (1985), «Муза. Хатыным портреты» (1989); татар мәдәнияте һәм фән эшлеклеләре арасыннан – язучылар Ә.Еники, Н.Фәттах, шагыйрь Зөлфәт, профессор Ә.Халидов, ТР ФА академигы И.Таһиров портретлары (барысы да – 1999).

Татарстанда Р.А.Гыйләҗев үзен монументаль жанрда эшләүче рәссам буларак таныта. Ул диварга тарттырылган тукымага бизәк төшерү техникасын булдыра, сынлы һәйкәлләр, дивар рәсемнәре, мозаика, витражлар авторы: район мәдәният йортындагы «Сабантуй» дивар рәсеме (1977) һәм «Октябрь» мәдәният сараенда эретеп ябыштырылган витраж һәм керәч мозаика (Зәй шәһәре, 1979–1982), Зәй ГРЭСы биналары эчендәге дивар рәсемнәре, чүкеп ясалган рәсемнәр һәм станлы әсәрләр (1978–1987); Баулы шәһәрендәге «Гали» мәчете архитектура проектының автордашы, аның экстерьерлары һәм интерьерлары бизәлеше авторы (1996); Олы Әтнә авылы җамигъ мәчете интерьерларында витражлар һәм бронза шәмдәлләр бизәлеше (1997); Урыссу бистәсендә Бөек Ватан сугышы корбаннарына куелган һәйкәл (архитекторлары Э.А.Тяхт, И.А.Шахов, 1986).

Күргәзмәләре

1971 елдан республика һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә, «Татарт» бөтентатар төбәкара күргәзмәсендә (Санкт-Петербург – Казан, 1991), шулай ук рәссамнар С.Бицираев, С.Обухов белән бергәләп «ССР Союзы» уртак күргәзмәсендә (1998, Санкт-Петербург) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1986 (Ленинград, Баулы шәһәре), 1988 (Мамадыш шәһәре), 1990 (Латвия ССР, Паланга шәһәре), 1991 (Санкт-Петербург; Италия, Неаполь шәһәре), 1992 (Неаполь шәһәре), 1993 (Франция шәһәрләре), 1994 (Германиянең Любек, Берлин шәһәрләре), 1995–1996 (Санкт-Петербург), 1997 (Мәскәү), 1998 (Санкт-Петербург, Мәскәү), 1999 (Казан, Мәскәү) елларда уза.

Әсәрләре тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Чаллы шәһәре картиналар галереясында, Баулы туган якны өйрәнү музеенда, Россия, Франция, Германия, Голландия, Италия һ.б. илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әдәбият

Дмитренко А. Иҗатчы юллары // Сөембикә. 1999. №7;

Сибгатуллина Т. Күңелгә нур иңдерүче // Казан утлары. 1999. №5;

Рашид Гилазов: Буклет. К., 1999;

Кекушева Г. Р.Гилязов. Живопись. СПб. 2003.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова