Биографиясе

1941 елның 14 мае, БАССРның Балтач районы Сәйтәк авылы – 2015 елның 7 марты.

1905 ел истәлеге исемендәге Мәскәү өлкә сынлы сәнгать училищесының нәкышь бүлеген (1968) һәм Уфа сәнгать институтын (1981) тәмамлый.

А.М.Дубинчик, Р.Б.Нурмөхәммәтов, М.М.Булгаков, О.А.Авсиян шәкерте.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1975).

1981–1987 елларда Уфа шәһәрендә М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать музее директоры булып эшли.

1997–2000 елларда Башкортстан Республикасының Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, 2001–2004 елларда рәисе. 1996 елдан Уфа сәнгать институтының нәкышь кафедрасы укытучысы.

Иҗаты

З.Г.Гаянов — ефәккә язу, акварель һәм пастель остасы, графиканың офорт, линогравюра, гуашь кебек төрләрендә уңышлы эшли. Аның әсәрләренә кеше яшәешенең, әйләнә-тирә дөньяның асылын фәлсәфи кабул итү («Балачагым лампасы белән вакыт буйлап сәяхәт» тематик пастельләр сериясе, 1998–1999; ефәккә төшерелгән «Кубаир. Урал батыр» триптихы, 1999) яисә ислам йогынтысында туган рухи ачылуны хисси чагылдыру («Минем ачышларым. Дин турында уйланулар» акварель һәм пастель эшләре сериясе, 1994–1997) хас. Бу сыйфат борынгы истәлекләрне («Хәтер парәләре», пастель, 1995), дөнья мәдәнияте символларын («Вакыт буйлап сәяхәт» тематик сериясе, ефәк, катнаш техника, 1995–2001), шулай ук Габдулла Тукай («Илһам. Г. Тукай» сериясе, ефәк, 1990–1993), Уфада яшәп, дөньядан иртә киткән татар рәссамы Наил Лотфуллин («Наил йолдызлыгы (Н. Лотфуллинга багышлау)» триптихы, ефәк, катнаш техника, 2000–2001) кебек күренекле шәхесләрнең образларын сурәтләгәндә дә өстенлек итә.

Табигать күренешләрен чагылдыруда Кытайның «го-хуа» нәкышь традицияләре («чәчәкләр, кошлар, үләннәр» нәкыше) һәм форманы музыкаль ритмлы итеп модельләү, сурәтләрнең контурларын аерымлаудан гыйбарәт татар бизәлеш сәнгате үзенчәлекләре бергә кушыла («Көзне тоемлау», 1983 һәм «Томанлы иртә», 1986 пейзажлары; «Тукай шигъриятенең хиссияте», 1992; «Таулар һәм сулар», 1997–1998; «Табигатьне кабатламакчы булып», 1998; «Инзәрдә көзге иртә», 1997; «Карлы симфония», 2000 серияләре).

З.Г.Гаяновның акварель пейзажларына хас булган төс һәм тоннар нисбәтенең нәфислеге, ап-ак битнең үтә күренмәле яссылыгы тудырган күк-һава хисе пастель эшләрендәге җете төсләр муллыгы, бизәк композициясенең яссылыкта геометрик җисемнәрне капма-каршы кую юлы белән төзелгән динамикасы белән контрастлаша («Балачагым лампасы», «Хөрмә һәм алтын чәчәкләр» натюрмортлары, икесе дә — 1995 һәм башкалар).

Сурәтләү чараларының стилистикасы үзенең тамырлары белән Ерак һәм Якын Көнчыгыш эстетикасына, аның эчтәлекне шартлы символлар, күп планлы яссылык композициясе тасвирлау хасиятенә тоташа.

З.Г.Гаянов композицияләрендә кытай иероглифлары һәм гарәп язуы кулланыла.

Иҗаты: ефәккә язылган нәкышь әсәрләре — «Күлнең тууы» (1989), «Ибн-Фазлан Агыйдел буенда» (1990), «Кече Инзәр» (1992), «Су анасы» (1992), «Айгир. Ел фасыллары» (1997–2000); акварель — «Кышкы мәшәкатьләр» (1975), «Печән өсте» (1980), «Кинологлар» сериясе (1981), «Үзән» (1987), «Күңелем ачылу. Бабалар» (1998); офортлар — «Беренче тургай», «Урак өсте», «Җылы көн» (барысы да — 1984); пастель — «Саклык» (1994), «Остаханәдә» (1995); шәмаилләр сериясе (1992–1993).

Гамәли-бизәлеш сәнгате өлкәсендә Гаянов — агачтан, металлдан, күннән ясалган эшләнмәләр (традицион сугыш, ау кораллары һәм кирәк-яраклары), рельефлы паннолар авторы.

Күргәзмәләре

Республика (1972 елдан), төбәк (1975 елдан), бөтенроссия һәм бөтенсоюз (1974 елдан) күргәзмәләрендә, шулай ук графика һәм акварель эшләренең махсус күргәзмәләрендә, «Татарт» бөтентатар төбәкара күргәзмәсендә (Санкт-Петербург — Казан, 1991), «Артыш» иҗат төркеме күргәзмәсендә (Уфа, Магнитогорск, 1996; Казан, Чаллы, 1997), Төркиядә 3 нче «Төрксой» иҗат лабораториясендә катнашучыларның халыкара күргәзмәсендә (Анталия шәһәре, 2000) катнаша.

Габдулла Тукайның 110 еллыгына багышланган республика конкурс-күргәзмәсендә (Уфа, 1996) һәм «Сәнгатьтә тарих чагылышы» конкурс-күргәзмәсендә (Уфа, 1999) 3 нче премия белән бүләкләнә.

Шәхси күргәзмәләре 1974, 1995 (И. Гаянов белән берлектә), 1996, 1997, 1998, 2001 елларда Уфада, 2000 елда Иске Балтач авылында уза.

Истәлек

Әсәрләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Сынлы сәнгать музеенда, «Урал» хәзерге заман сәнгате галереясында, «Шәрекъ фонды» акционерлык җәмгыятендә; Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Габдулла Тукайның әдәби музеенда; Удмуртиянең Сынлы сәнгать музеенда (Ижевск шәһәре); Ирбит сынлы сәнгать музеенда (Свердловск өлкәсе); «Төрксой» Генераль дирекциясендә (Анкара); шулай ук Кытай, Германия, Америка Кушма Штатлары, Төркия, Франция һәм башка чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әдәбият

Галерея традиционного и современного искусства фонда «Восток»: Каталог. Уфа, 1997;

Зуфар Гаянов. «Путь познания». Графика, акварель, живопись на шёлке: Каталог. Уфа, 2001;

Гаянов Зуфар Гаянович // Сияние лун. Уфа, 2001.

Автор – Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова