Биографиясе

1956 елның 6 гыйнвары, БАССРның Октябрьский шәһәре – 2017 елның 7 мае, Уфа.

Башкорт педагогик институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1986 ел). Уфа сервис технологик институтының сәнгатьчә проектлау кафедрасында укыта (1995-2000 еллар).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991 ел).

Иҗаты

Р.Х.Гаитов әсәрләре стилистик яктан модернизм принципларына һәм Шәрекъ мөселман сәнгатенә, аның шартлы сурәтләү хасиятенә таяна.

Әсәрләре бизәкләр байлыгы һәм төсләр композициясенең полихромлыгы ягыннан татар халык иҗаты әсәрләре белән охшаш. Аларның тематикасы рәссамның милли хиссиятен, татар мәдәниятенең борынгы тамырлары һәм аның ислам мәдәнияте эстетик мохитендә тоткан урыны турында уйлануларын чагылдыра.

Р.Х.Гаитов иҗатында үзәк урында гает намазына баскан Мөселман образы («Намаз укучы мөселман», 1992 ел) һәм татар халкының бабалары – борынгы төркиләр, болгарлар заманнарыннан ук килгән, урта гасырлар башында кыяга уеп ясалган болгар җайдаклары сурәте стилендә эшләнгән Җайдак образы тора («Чак-дала», 1993 ел).

Р.Х.Гаитов әсәрләре композициясендә космологик символлар, гарәп хаттат язуы, җан ияләренең, шул исәптән кешенең шартлы сурәтләре, шулай ук модерн сәнгате сурәтләү системасына хас абстракт формалар һәм ритмика мөһим роль уйный.

Төп әсәрләре: нәкышь – «Мисырга һиҗрәт» (1990 ел; шул ук – литографиядә, 1997 ел), «Беренче кар» (1996 ел), «Сириус» (1997 ел), «Дәвамчанлык» (1997 ел), «Чирәмдә бәйрәм», «Композиция. Очыш» (икесе дә – 1998 ел), «Рок-н-ролл», «Иске фрескалар», «Шәһәр. Натюрморт», «Ике юл» (барысы да – 1999 ел); графика – уникаль офорт һәм литография: «Будда кендеге» (1997 ел), «Үткәннәр күләгәсе», «Далада эңгер», «Эчке Монголия», «Аркаим төннәре» серияләре (барысы да – 2001–2002 еллар) һ.б.

Күргәзмәләре

Республика, төбәк, бөтенроссия, бөтенсоюз күргәзмәләрендә (1980 елдан), «Татарт» бөтентатар төбәкара күргәзмәсендә (С.-Петербург-Казан, 1991 ел), «Инзер» иҗат төркеме составында Уфада (1989, 1993 еллар), Мәскәүдә (1992 ел) узган күргәзмәләрдә, Урал станлы басма графика триенналесында, татар рәссамнарының «Башкортстан Республикасының хәзерге заман рәссамнары» күргәзмәсендә (С.-Петербург, 2000 ел), төрле төркемнәр составында Израильдә (Хайфа шәһәре, 1990 ел), Австриядә (Зальцбург, Вена шәһәре, 1992–1993 еллар), халыкара «Туран» фонды тарафыннан Төркиядә уздырылган (Истанбул шәһәре, 1994 ел) күргәзмәдә, АКШта узган «Уралдагы хәзерге заман басма графикасы» (Фресно, Калифорния шәһәре, 2000 ел), Испаниядә үткән халыкара басма һәм кече басма графика (Барселона шәһәре, 2002 ел), Польшада уздырылган экслибрис (Краков шәһәре, 2001 ел) күргәзмәләрендә һәм башкаларда катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфада 1988, 1989, 1991, 1993, 1994, 1997, 1999, 2001 елларда уза.

 

Әсәрләре тупланмасы

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда (Уфа), «Шәрекъ» фонды АҖнең Традицион һәм заманча сәнгать галереясында (Уфа), «Урал» хәзерге заман сәнгате галереясында (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Екатеринбург шәһәрендәге һәм Төмән өлкәсенең Яңа Уренгой посёлогындагы хәзерге заман сәнгате музейларында, Чиләбе шәһәренең Дизайн үзәгендә, чит илләрдәге (АКШ, Германия, Англия, Франция, Голландия, Италия, Австрия һ.б.) шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әдәбият

Гарбуз А. Восток и Запад в живописном простанстве Урала // Востокозапад. Живопись. Уфа., 1994;

Галерея традиционного и современного искусства фонда «Восток»: Каталог. Уфа, 1997;

Современные художники Республики Башкортстан. Живопись, графика: Каталог выставки. СПб., 2000;

Гаитов Раис Хамидуллович // Сияние лун. Уфа, 2001.

Автор – Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова