Биографиясе

1932 елның 3 декабре, Казан – 2004 елның 1 декабре, шунда ук.

Казан сәнгать училищесендә С.С.Ахун җитәкчелегендә укый (1947–1951), Пенза сәнгать училищесенең скульптура бүлеген А.А.Фомин җитәкчелегендә тәмамлый (1957).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Гаделев Н.И. Ромашка. 1978

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Гаделев Н.И. Карчык портреты. 1969

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Портретлы, сюжетлы, анималистик скульптура һәм монументаль бизәлеш скульптурасы жанрларында бронза, мәрмәр, чуен һәм гипс кебек материаллар белән эшли. Агачтан композицияләр ую остасы, фактураларының байлыгы (агачның текстур сыйфатлары һәм төс үзенчәлекләре, аны эшкәртү һәм буяуның төрле алымнары) белән аерылып торучы зәвыклы пластик әсәрләр авторы.

Аеруча танылган әсәрләре – «Советлар Союзы Герое патриот-шагыйрь Муса Җәлил» (мәрмәр, 1963), «Г.Тукай» (гипс, 1967), «Математик Якушев» (агач, 1969), «Актер Г.Шамуков» (гипс, 1960 еллар) һәм башкалар.

Н.Гаделевнең иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе «Батыр» (агач, 1967) Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин образын гәүдәләндерә. Рәссам тарихи жанрга («Пугачёв», агач, 1966; «Үткәннәрдән», агач, 1967), композицион скульптурага мөрәҗәгать итә. Соңгысында нечкә зәвыклы, лирик хисләр белән өртелгән хатын-кыз образлары өстенлек итә: «Кояш чыгышы», «Яшьлек», «Картлык», «Ана» (агач, 1972), «Ромашка» аллегорик фигуралар сериясе (агач, 1978).

Гипстан һәм агачтан вак формалы әсәрләр иҗат итә («Үрдәкләр очышта», «Кыш», «Сакчылар», 1980 еллар).

Н.Гаделев хезмәтләренә хисләр байлыгы, декоративлык, образны гомумиләштереп бирү хас.

Монументаль бизәлеш һәм мемориаль скульптура үсешенә өлеш кертә, Юдино бистәсендәге Я.А.Юдин кабере ташы (мәрмәр, гранит, 1964), Җәлил поселогындагы Муса Җәлил һәйкәле (чуен, 1967), элеккеге Казан сәнгать мәктәбе диварында Н.И.Фешин һәм Б.И.Урманче истәлегенә куелган мемориаль такталар (1952) авторы.

Гаделев Н.И. Җиңүче. 1985

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенроссия («Совет Россиясе», 1967 елдан), төбәкара («Зур Идел», 1964 елдан) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда 1966 елда (Т.А.Зуева һәм Е.В.Зуев белән берлектә), 1982 елда (В.К.Федоров белән берлектә), 1998 елда уза.

Гаделев Н.И. Яшьлек. ХХ гасыр

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Гаделев Н.И. Очрашу. ХХ гасыр

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында саклана.

Гаделев Н.И. Батыр. 1997

Агач, уеп ясау. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Художники народов СССР: биобиблиографический словарь. М., 1970. Т. 1.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова