- РУС
- ТАТ
нәкышьче, график, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957, 1957), РСФСРның халык рәссамы (1980)
Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Лотфулла Фаттахов. 2024
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
1918 елның 27 сентябре, Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе Анда авылы — 1981 елның 17 июне, Казан.
Беренче рәсемнәре һәм хикәяләре «Пионер каләме» журналында басыла (1930 еллар).
1931 елдан Казанда.
Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (1939).
Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша: немец әсирлегенә эләгә, Линген үлем лагереннан кача, Франциядә Каршылык хәрәкәтендә катнаша.
1946 елда Казанга кайта.
СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1946), «Татхудожник» иҗат-җитештерү остаханәләрендә эшли (1953 елдан Татарстан сәнгать фондында), Татарстан китап нәшрияты, «Чаян» журналы (1951 елдан) белән хезмәттәшлек итә.
Л.А. Фәттахов. «Татар халык әкиятләре» китабына иллюстрация. 1956–1958
Әнвәр
Л.А. Фәттахов. Сабантуй. 1957
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
1950–1980 елларда Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе, тематик картина остасы.
Фәттаховның татар авылларына, тарихи-революцион темага багышланган әсәрләре совет сәнгате классикасына әверелә: «Сабан туе» (1957), «Яңа буралар» (1959), «Революция комиссары Мулланур Вахитов» (1964), «Совет хакимиятенең беренче елларында» (1967). Фәттахов социалистик реализм кысаларында авылның милли-романтик образын, анда яшәүчеләрнең характерын чагылдыруга ирешә: «Татар авылында 9 нчы май иртәсе» (1947), «Ватан турында җыр» (1948), «Игеннәр өлгерде», «Рауза», «Рәхимҗан бабай» (барысы да — 1952), «Авыл почтальоны» (1954), «Галимулла абый» (1956), «Авыл» (1960) һ.б.
Рәссамның күп картиналарында лирик тема чагылдырыла: «Тынгысыз яшьлек», «Яз көне» (икесе дә — 1958). Портрет жанрына да мөрәҗәгать итә, В.Ульянов, А.С.Пушкин, М.Горький, Г.Тукай, М.Җәлил, замандашлары, дуслары — рәссамнар Х.Якупов, К.Максимов, В.Лаптев һ.б.ны тасвирланган картиналар сериясе яза. Балалар юморы жанрында («Булышчы», 1954; «Җанатарлар», 1955; «Әни күрмәгәндә», 1956), сатирик темага («Озакка сузылган утырыш», «Яла ягучы», икесе дә — 1953) да иҗат итә.
Фәттаховның киң графика мирасы татар язучыларыннан К.Нәҗминең «Язгы җилләр» (1952), Г.Бәшировның «Намус» (1954), Г.Әпсәләмовның «Ак төннәр» (1965), Г.Ахуновның «Хәзинә» (1966) һ.б., шулай ук Г.Нәваиның «Фәрһад вә Ширин» (1948), Л.Толстойның «Хаҗиморат» (1953) әсәрләренә, «Мең дә бер мәзәк» (1966) җыентыгына ясалган иллюстрацияләрне, сатирик темага «Безнең хакта...» циклын (тушь, акварель) (1958); портретлар, карикатуралар, шаржлар, «Чаян» журналы рәсемнәрен үз эченә ала.
Л.А. Фәттахов. Шәһәрдән. 1963
Картон. Май
Л.А. Фәттахов. «Турай батыр» татар халык әкиятенә иллюстрация. 1956-1958
Кәгазь. Әнвәр. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
1947 елдан республика, «Зур Идел» (1964–80), РСФСР рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1949–65), «Совет Россиясе» (1965), Бөтенсоюз сәнгать (1950–1965) күргәзмәләрендә катнаша. 1968, 1978, 1983, 2008, 2018 елларда (100 еллыгына багышлап) Казанда шәхси күргәзмәләре үткәрелә.
Л.А. Фәттахов. Яңа буралар. 1959
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Дәүләт Шәрекъ халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Чуаш сәнгать галереясында (Чабаксар) һ.б. саклана.
«В.И.Ленинның Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куюы» (1951; Х.Г.Якупов белән берлектә) картинасы өчен Сталин бүләгенә, «Татар халык әкиятләре» (1–2 т., 1957) китабына иллюстрациясе (1958; Х.Г.Якупов белән) өчен Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Л.А. Фәттахов. Г. Губайның «Заман балалары» китабына иллюстрация. 1948
Кәгазь. Кара акварель
2008 елда Казанның бер урамына аның исеме бирелә.
Елькович Л. Лотфулла Фаттахов. М., 1960;
Лотфулла Фаттахов // Искусство Советской Татарии. Народные художники. К., 1981;
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984;
Файнберг А.Б. Лотфулла Фаттахов. К., 1990.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.