Биографиясе

1955 елның 25 гыйнвары, Эстония ССР, Выру шәһәре — 2021 елның 1 июне, Казан.

Рязань сынлы сәнгать училищесен (1975), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (профессор Д.К.Мочальский остаханәсе, 1983), Россия САнең Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге Иҗат остаханәсен (1986) тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

Иҗаты

Пейзаж остасы. Федотов картиналарына образларның монументальлеге, форманың кыска һәм ачык гомумиләштерелүе, графикага якын торган төгәл тел хас. Төп әсәрләре: «Авылда төн» (1988), «Капка», «Айлы төн» (икесе дә — 1990), «Көймәләр» (1993), «Ай калыкканда» (1995), «Кышкы кояш» (1996), «Су буендагы тирәкләр» (1997), «Иртә төшкән кар. Яр» (1999), «Томан» (2002), «Казан киче» (2005), «Болытлар. Кибәннәр» (2006), «Парк. Агачлар» (2010), «Зәңгәр кар» (2011).

Бөтенсоюз — «Ил яшьлеге» (1982), «Җиңүнең 45 еллыгы» (1990); бөтенроссия — «Ватан образы» (1989) пейзаж, Россиянең үзәк өлкәләре рәссамнары (1997), «Россия-9» (1999), «Россия-10» (2004), «Россия-11» (Мәскәү, 2009), «Синең исемеңә» (2000), «Яшел аваз» (Плёс шәһәре, 2002), зона — «Зур Идел» (1985–2011), халыкара — «Җиңү» (Мәскәү, 2005) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Түбән Кама шәһәрендә (1991), Казанда (2002, 2006) уздырыла. Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Россия, Германия, Норвегия, Англия һ.б. илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ильина М. Табигать белән күзгә-күз // Идел. 2002. № 7; 

Вәлиева-Сөләйма­нова Г.Ф. Табигатьтән илһам алып // Идел. 2014. № 6;

Семейная страсть — живопись // Татарстан. 1994. № 3–4; 

Иванов М. Превыше всякой лжи // Казань. 1998. № 5–6.