Биографиясе

1939 елның 7 июне, Чирмешән районы Вагаповка поселогы — 2012 елның 15 июле, Түбән Кама шәһәре.

Түбән Тагил педучилищесенең сәнгать-графика бүлеген тәмамлагач (1966), шунда ук рәсем буенча укыта.

1969 елдан Түбән Камада, Татарстан сәнгать фондында эшли (2000 елга кадәр).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Иҗаты

Ә.С. Фәтхетдинов. «Кыр батыры». 1990-нчы еллар

Агач. Уеп бизәк төшерү

Иҗат эшчәнлеген рәссам-бизәүче, монументалист буларак башлый. «Күл» (1973), «Шүрәле» (1974, Түбән Кама шәһәре 21 нче балалар бакчасы), «Урман әкияте» (1975, «Бигеш» аэропорты) агач декоратив паннолары, «Татар моңнары» (1971, ТРның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы), «Яз» (1974, Түбән Кама шәһәре 2 нче хастаханә) темпера бизәлеше һ.б. авторы.

Бер үк вакытта индустриаль («Түбән Кама җирендә», 1973; «Кичке химкомбинат», 1974; «Шәһәр үсә», 1975) һәм лирик («Аяз көн», 1973; «Язгы яңгыр», 1975) пейзажлар, жанрлы картиналар — «Тукай шигырьләре» (1976), «Балачак хыялы» (1977) романтик серияләре иҗат итә. Соңрак «Шүрәле» поэмасы сюжетына («Шүрәлеләрем», «Шүрәле бусагада», «Посып торучы» һ.б., 1983–86) картиналар циклы, портретлар — «Кош белән автопортрет» (1982), «Үз-үзем белән сөйләшү» (1997), «Яшь Хәсән Туфан» (1982), «Рәссам Бакый Урманче», «М.Әгъләмов шигърияте рухы» (икесе дә — 1997) барлыкка китерә.

Фәтхетдиновның сәнгатьчә тасвирлауда үзенә генә хас алымы чагылыш таба. Агачка уеп эшләнгән кысаларга урнаштырылган 60 картинадан торган «Ияләр» (1987–1989) циклы ТР сәнгать үсешендә үзенчәлекле күренеш булып тора. Сурәтләү тәртибе борынгы төрки һәм татар фольклоры архетип образларына нигезләнгән («Өй иясе», «Капка иясе», «Юл иясе», «Йорт иясе», «Бичура», «Кычкыручы», «Алмагач бакчасы иясе», «Рух моңы» һ.б.).

Фәтхетдинов иҗатында агачка уеп кисү сәнгате аерым урын били: Г.Тукай әкиятләре һәм поэмалары темаларына рельефлар («Шүрәле», «Су анасы»), сәяси репрессия корбаннары истәлегенә «Җәбер ителгәннәр» (1989–1991) скульптур композицияләр циклы. Эпитафия рәвешендә иҗат ителгән 60 эштән гыйбарәт «Кабер ташлары» (1988–1999) циклында Р.Фәйзуллин шигырьләре файдаланыла.

Ә.С. Фәтхетдинов. Яшүсмерләр. Тукай оныклары. 1971–1973 еллар

Күргәзмәләре

Ә.С. Фәтхетдинов. Әти портреты. 1974 ел

Шәһәр (Түбән Кама, 1970–2011), республика (1969 елдан), төбәк «Зур Идел», 1980, 1985), бөтенроссия (монументалистларның 3 нче Бөтенроссия күргәзмәсе, Казан, 1977; РСФСР автономияле республикалары рәссамнары күргәзмәсе, Мәскәү, 1989), төбәкара «Татарт» бөтентатар, Санкт-Петербург-Казан, 1990) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Түбән Камада (1976, 1993, 2011), Казанда (1978, 1989, 1992, 1999, 2009), Будапештта (Венгрия, 1993) үткәрелә.

Ә.С. Фәтхетдинов. «Кырым татарларына багышлау». 1990 ел

Картон. Майлы буяу. Агач

Әсәрләре тупланмалары

Ә.С. Фәтхетдинов. «Бакча хуҗасы». 1991 ел

Киндер. Майлы буяу. Агач. ТР Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм фондында

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Түбән Кама шәһәр тарихы музеенда, Габдулла Тукай музей комплексында (Яңа Кырлай авыл), Россия һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

1997 елдан Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә әсәрләренең даими күргәзмәсе эшли.

1998 елда Санкт-Петербургта Фәтхетдинов иҗаты турында докуманталь фильм төшерелә.

«Ияләр» циклы өчен ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә (1993). Истәлеге

2016 елда Түбән Кама шәһәрендә Фәтхетдинов музее ачыла. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.

Ә.С. Фәтхетдинов. «Тукай шигырьләре». 1976 г

Әдәбият

Фәйзуллин Р. Нарасый хаким // Казан утлары. 1999. № 6; 

Шаһиева Р.Г. Әхсән Фәтхетдинов. Ахсан Фатхутдинов. Akhsan Fatkhut­din. К., 2002;

Фатхутдинов Ахсан Саримович: Каталог выставки. Нижнекамск, 1976; 

Ахсан Фатхутдинов: Каталог выставки. Наб. Челны, 1993; 

Кутуй Р. В обнимку с Шурале // Казань. 2000. № 7.

Автор — Р.Г.Шаһиева