- РУС
- ТАТ
Диңгезче офицер, рәссам, җәмәгать эшлеклесе, Сынлы сәнгать академигы (1858)
1824 елның 16 марты, Новгород губернасы, хәзерге Ленинград өлкәсе Померанье авылы – 1896 елның 7 ноябре, Париж, Санкт-Петербургта җирләнгән.
А.Н.Радищевның оныгы.
Диңгезче кадетлар корпусын тәмамлый (1840), флотта хезмәт итә.
1853 елда Баш диңгез штабы рәссамы сыйфатында хәрби хезмәттән азат ителә. Петербург Сәнгать академиясе педагоглары М.Н.Воробьев һәм Б.П.Виллевальдедә белем ала (1850–1853).
Сәнгать академиясе пенсионеры (1854–1860), Сәнгать академиясе профессоры (1861).
Рус хәрби диңгез флотының XVIII–XIX йөзләрдәге җиңүләренә багышлап, зур тарихи-сәнгати әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итә. Европа сәнгатендә XIX йөзнең икенче яртысында формалашкан реалистик пленэр пейзаж принципларын үстерә.
1861, 1863, 1866, 1869 елларда патша тәхете варислары даирәсендә Идел һәм Кама буйлап Чистай шәһәренә кадәр сәяхәтләрдә катнаша. Абыйсы Н.П.Боголюбов тарафыннан төзелгән «Волга от Твери до Астрахани» (СПб., 1862) дип аталган юлкүрсәткечкә иллюстрацияләр ясый. Мәскәү коллекционеры В.А.Кокорев заказы белән Идел буе шәһәрләре күренешләре чагылган берничә картина, шул исәптән «Казан күренеше» (1861), «Казансу ташыганда» (1862) әсәрләрен яза, шулай ук сәфәр вакытында «Варисның Россия буйлап сәяхәте альбомы» өчен берничә йөз данә рәсем, шул исәптән Казан губернасы чикләрендә Идел һәм Кама елгалары күренешләрен чагылдырган рәсемнәр ясый. XVIII–XIX йөзләрдә рус сәнгатендә формалашкан Идел-Кама пейзажлары иконографиясен шактый баета.
1873 елдвнв күбесенчә Франциядә яши. Венада (1873), Парижда (1878) узган бөтендөнья күргәзмәләренең рус сәнгате бүлеге комиссары һәм жюри әгъзасы. Рус рәссамнарының Парижда Үзара ярдәмләшү җәмгыятен оештыруда (1878) башлап йөри һәм әлеге җәмгыятьнең рәисе була.
Сәнгать академиясен демократик һәм реалистик принципларда үзгәртеп коруда, Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте эшчәнлегендә хәлиткеч роль уйный (1873 елдан әгъза). Саратов шәһәрендә сәнгать музеена (1885) һәм сәнгать училищесенә (1897) нигез салучы.
Боголюбовның портретлары М.А.Чижов, И.Е.Репин, И.Н.Крамской, Л.А.Бернштам, А.О.Шарлемань, В.В.Матэ тарафыннан языла.
Боголюбов әсәрләре Третьяков галереясында, Рус музеенда, Үзәк хәрби-диңгез музеенда, шулай ук Россиянең һәм якын чит илләрнең 40 тан артык сәнгать музеенда, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм Татарстан Милли музеенда саклана.
Данеброк кавалерлык ордены (Дания, 1867), «Франц-Иосиф йолдызы» ордены (Австрия, 1873), Шәрәфле легион орденының командор хачы (Франция, 1878) белән бүләкләнә.
Воспоминания. СПб., 1895.
Записки моряка-художника. Саратов, 1996.
Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1970. Т. 1.
Огарёва Н.А. Летопись жизни и деятельности художника А.П.Боголюбова. Саратов, 1988.
Автор – Е.П.Ключевская
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.