Биографиясе

1871 елның ноябре, Тверь губернасы Максимовка авылы – 1941 елның 28 гыйнвары, Ленинград.

В.С.Богатыревның сәләтен сынчы М.М.Антокольский күреп ала. Аның үтенече белән В.С.Богатырев Сәнгать академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесенә кабул ителә (1893), аны В.А.Бикләмишев остаханәсе буенча чит илгә пенсионерлык командировкасы алу (1900–1902) хокукы белән тәмамлый (1899).

«Әкият» сыны өчен сынчы рәссам дәрәҗәсе ала.

Сынчы М.Я.Харламов белән берлектә Санкт-Петербург Этнография музее өчен «Россия халыклары» фризын иҗат итә (1902–1908).

1909–1926 елларда Казан сәнгать мәктәбенең скульптура бүлеген җитәкли. 1919 елдан Казан архитектура-сәнгать остаханәләре коллегиясе әгъзасы, 1924 елдан уку-укыту бүлеге мөдире. ТатАХРР әгъзасы (1923).

1926 елдан В.С.Богатырев Ленинградта яши, 1934 елдан И.Е.Репин исемендәге нәкышь, скульптура һәм архитектура институтында укыта.

В.С.Богатыревның иҗади һәм педагогик эшчәнлеге Татарстанда сынлы сәнгатьнең формалашуына һәм үсешенә, республикада һәм аннан читтә сынчы рәссамнар әзерләүгә сизелерлек йогынты ясый.

Күренекле сынчылар О.В.Арбузова, Г.А.Козлов, К.Зале, В.В.Кудряшов һәм башкалар – В.С.Богатырев шәкертләре.

Н.И.Фешин тарафыннан В.С.Богатыревның портреты эшләнә.

Богатырев В.С. Фешин Николай Иванович. ХХ гасыр

Гипс, тон. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

В.С.Богатырев Казанда монументаль сәнгатьне пропагандалау планын тормышка ашыруда катнаша: Александр II һәйкәле пьедесталына вакытлыча урнаштырылган «Металл коючы» (1921, 1 Май мәйданында), М.Вахитов (элеккеге Юнысов мәйданында) һәйкәлләре, «Иоанн Креститель» (1897), «Автопортрет» (1900), «Катенька портреты» (1912), «Римский-Корсаков портреты» (1912), «Л.Н.Толстой портреты» (1913), «Н.И.Фешин портреты» (1913), «Байракны тартып алу», «Әсирләр» (1914), «Бүре» (1915), «Шахтада» (1920 еллар), «П.И.Чайковский бюсты» (1920), «В.И.Ленин портреты» (1924) һәм башка әсәрләр авторы.

Күргәзмәләре

1897 елдан Сәнгать академисе, Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәте, җирле һәм башка шәһәрләр рәссамнарының даими күргәзмәләрендә, Казанда уздырылган Беренче һәм Икенче дәүләт күргәзмәләрендә, Ленинградта уздырылган «Юбилей күргәзмәсе»ндә (1917–1927) һәм башкаларда катнаша.

Богатырев В.С. Катенька портреты. 1912

Гипс. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

В.С.Богатырев әсәрләре Сәнгать академиясе музеенда (Санкт-Петербург), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Станислав, 3 нче дәрәҗә Изге Анна орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Художники народов СССР: биобиблиографический словарь. М., 1970. Т. 1.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Ключевская Е.П. Из истории скульптурного отделения Казанской художественной школы // Вопросы художественного образования. Л., 1985. Вып. XXXIX.

Автор – Е.П.Ключевская