Биографиясе

1937 елның 10 феврале, Куйбышев өлкәсенең Похвистнев районы Яңа Мансур авылы – 2018 елның 21 мае, Самара шәһәре.

Сталинабад (Дүшәнбе) сәнгать училищесен (1961) һәм Харьков сәнгать институтының монументаль нәкышь бүлеген (1968) тәмамлый. Б.В.Косарев һәм В.С.Ермилов шәкерте.

1969 елдан Самара шәһәрендә яши. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1975).

Иҗаты

Бикколов жанрлы нәкышь, пейзаж һәм портрет остасы. «Чишмә янында» дигән беренче эше үк (1969, жанрлы нәкышь элементлары булган пейзаж) Бикколовның иҗат юнәлешен, аның татар авылы темасына, күләмле гомумиләштерүләргә тартылуын чагылдыра. Яшәешнең поэтик картинасы шулай ук авыл кешеләре тормышына багышланган әсәрләрендә гәүдәләнә («Ак атлар», 1969; «Көтү каршылау», «Бәйрәмгә әзерләнү», 1975; «Кырда», 1979; «Көтүче сайлау», 1986).

Бикколов халык сәнгате алымнарын, шартлы, шулай ук реалистик сурәтләү чараларын куллана. Хатын-кыз гүзәллеге темасы «Гүзәл кыз портреты» (1977), «Дөньяның бердәмлеге» (1989), «Сок елгасында» (1990), «Табигать чакыруы» (1990), «Диңгез буенда» (1992), «Кызым портреты» (2006–2007), «Нимфа» (2007), «Чегән кызы портреты» (2007) картиналарында ачыла. 1990 елларда Бикколов мифологиягә мөрәҗәгать итә – әкият образлары аның картиналарының геройларына әверелә («Моң», 1989; «Шүрәле һәм алиһәләр», 1990; «Яз җитте», 1993; «Су анасы», «Убырлы», 1990 еллар, «Төн», 2007).

Бикколов монументаль нәкышь өлкәсендә дә актив эшли – җәмәгать биналарын бизи. Бу юнәлештә «Гаилә бәхете», «Яшьлек» (1984, Өйләнешүчеләр салоны), «Омтылыш» (1987, Никахлашу сарае) – барысы да Самара шәһәрендә; «Сәламәтлек», «Гүзәллек», «Җыр» (1987, Куйбышев медицина институты интерьеры) әсәрләрен иҗат итә.

Күргәзмәләре

1969 елдан бөтенсоюз, бөтенроссия күргәзмәләрендә, төбәкара күргәзмәләрдә («Зур Идел») катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Самарада (1972, 1974, 1986, 1996, 2003), Казанда (2002) Похвистневода (2004) уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Самара сәнгать музеенда, Татарстан сынлы сәнгать музеенда, Пахвистнев районы музеенда, «Комацо» (Япония) галереясында һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әдәбият

Нурхатим Бикулов: Каталог персональной выставки. М., 1984.

Историко-культурная энциклопедия Самарского края: Персоналии. Самара, 1993.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова