Биографиясе

1931 елның 10 августында Казан шәһәрендә туган.

Казан сәнгать училищесен (1957), Киев сәнгать институтының графика факультетын (1963) тәмамлый.

Киевта яши. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968).

Иҗаты

Китап графикасы һәм станлы графика өлкәсендә эшли, 200 дән артык китапны бизи һәм аларда рәсемнәрен урнаштыра. Алар арасында 50 томлы «Тарих укытучысы китапханәсе» («Библиотека учителя истории», тушь һәм каләм белән ясалган рәсемнәр, Киев, 1965–1973), М.Ауэзовның «Абай» («Абай», линогравюралар, Киев, 1972), Г.Скарлатоның «Мавыктыргыч география» («Занимательная география», тушь һәм каләм, Киев, 1974); С.Айниның «Партизанның үлеме» («Смерть партизана», акварель, Киев, 1978) китаплары бар.

Баһаветдинов – төсле һәм аклы-каралы линогравюра өлкәсендә танылган оста («Татар шагыйре Муса Җәлил», 1965; «Бөек юл этаплары», 1967; «Сабан туе», 1977, серияләре), офортны коры энә белән («Т.Лось портреты», 1963), рәсемнәрне каләм һәм тушь белән («КамАЗ төзелешендә яшьләр», 1976; «Латвия буйлап», 1978) башкара. 1973 елдан акварель техникасына мөрәҗәгать итә һәм тематик серияләр («КамАЗ төзелә», 1973, 1976; «Борынгы елъязмалар», 1982), триптихлар («Безнең аналар», 1974; «Хәтер», 1977), портретлар һәм символик – аллегорик эчтәлекле натюрмортлар иҗат итә.

Баһаветдинов – Украинада күренекле рәссамнарның берсе; майлы буяу техникасы белән эшли. Төп әсәрләре: «Муса Җәлил» (1980), «Шагыйрә С.Йовенко портреты» (1981), «Рәссам М.Врубельгә багышлау» (1982), «Спринт (Сабан туенда ярышу)» (1983), «Т.Шевченконың соңгы автопортреты» (1985), «Шагыйрә М.Цветаева» (1984), «Татар рәссамы Бакый Урманче» (1986), «Татар эпосыннан» (триптих: «Төрки амазонкалары», «Ак бүре эзләре буйлап», «Ябырылу», 1989; «Диканька янындагы хутор кичләре» сериясе, 1992–1995) һ.б. Аларга эпик, монументаль образлылык, ачык характерлы типажлар, гадәти булмаган ракурслар, төсләр куллануда нәзакәтлелек хас. Нәкышь картиналарының пространство-пластик һәм композицион чишелешендә, Баһаветдиновка үзенә генә хас стилистика белән беррәттән, киндердәге буяуны тырнап, фактуралы өслек хасил итү ысулы кулланылган графика һәм акварель эшләре белән уртаклык күзәтелә.

Күргәзмәләре

Халыкара, Бөтенсоюз («Эстамп күргәзмәсе», Мәскәү, 1967; «Акварель күргәзмәсе», Мәскәү, 1978, 1981; «Туган илнең зәңгәр юллары», Мәскәү, 1979) һәм Украина Республикасы (1963 елдан) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре: Казанда (1986), Киевта (1985, 1991, 2007), С.-Петербургта (1996) була.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Дәүләт Рус (Санкт-Петербург), Киевтагы Т.Г.Шевченко, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музейларында, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Бүләкләре

«Татнефть» ААҖ тарафыннан Украинаның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен оештырылган М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты (2007).

Әдәбият

КапелюшнаяТ. Украинский Рафаэль // Дуслык. 2006, № 11.

Рафаель Багаутдiнов. Графiка. Акварель. Живопись: Каталог виставки творiв. Киiв, 1985.

Rafael Bagautdinov. Kiev, 1996.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова