Биографиясе

1910 елның 2 феврале, Уфа губернасы Мәмәк авылы – 2001 елның 20 октябре, Уфа шәһәре.

Уфа сәнгать техникумын (хәзер Уфа сәнгать училищесе), Пролетар сынлы сәнгать институтын (1935, Ленинград) тәмамлый. Р.Р.Френц, М.П.Бобышев һәм Д.Н.Кардовский шәкерте.

Башкорт драма академия театры (1936–1938) һәм Башкорт опера һәм балет театры баш рәссамы (1938–1973). Уфа сәнгать училищесендә һәм Уфа сәнгать институтында укыта (1973–1975; 1986–1987). Арсланов шәкертләре арасында Г.Имашева, И.Саяпов, М.Копьев бар.

Башкортстан АССРның Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941 елдан) һәм рәисе (1955–1960).

Иҗаты

Башкортстанда театр декорациясе сәнгатенең беренче рәссамнарыннан. 200 дән артык спектакль, шул исәптән опера һәм балет спектакльләре (Н.Җиһановның «Качкын», 1943; «Алтынчәч», 1946; А.П.Бородинның «Князь Игорь», 1953; З.Г.Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев», 1955, 1977; А.Чугаев һәм Х.Заимовның «Кара йөзләр», 1965; Дж.Вердиның «Аида», 1953, 1967; Ф.Яруллинның «Шүрәле», 1969; М.Мусоргскийның «Борис Годунов», 1971 һ.б.), драма спектакльләренең (М.Фәйзинең «Галиябану», 1936; Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», 1943 һ.б.) сәхнәләрен бизи.

М.Н.Арсланов декорацияләренә сәхнәнең бизәлгән арткы өлеше яки пәрдәсе фонында ясалган күләмле композицияләр, монументаль образлылык, җете төсләр хас.

Башкортстанда беренче монументаль сәнгать рәссамнарыннан, Башкорт опера һәм балет театры фойесындагы нәкышьле панно авторы (1940 еллар).

М.Н.Арсланов. З.Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсына декорация эскизы. Картон, гуашь. 1955. М.В.Нестеров исемендәге сәнгать музее. Уфа шәһәре

Күргәзмәләре

1949 елдан халыкара театрлар күргәзмәсендә (Вена, 1955), Беренче бөтенроссия театр һәм кино рәссамнары күргәзмәсендә (Мәскәү, 1956,) «1917–1958 елларда Совет театры» (Мәскәү, 1958), «Театр һәм кино рәссамнары» (Ленинград, 1974) күргәзмәләрендә катнаша.

1979 елда Мәскәүдә шәхси күргәзмәсе күрсәтелә.

М.Н. Арсланов. М.Мусоргскийның «Борис Годунов» операсына декорация эскизы. Картон, гуашь, темпера. 1971. М.В.Нестеров исемендәге сәнгать музее. Уфа шәһәре

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Третьяков галереясе, А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музее (Мәскәү), М.И.Глинка исемендәге музей (Мәскәү), М.В.Нестеров исемендәге Сынлы сәнгать музеенда (Уфа шәһәре) саклана.

Бүләкләре

Башкортстан АССРның Салават Юлаев исемендәге Республика бүләге лауреаты (1973). Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Художники народов СССР: Биобиблиогр. словарь. М., 1970. Т. 1.

М.Арсланов: Каталог выставки. Уфа, 1971.

Пикунова Г.Р. Мухамед Арсланов. Л., 1978.

Мухамед Нуриахметович Арсланов. Театрально-декорационное искусство: Каталог выставки. М., 1979.

Художники Советской Башкирии: Справочник, Уфа, 1979.

Всеобщий словарь всех времён и народов. Лейпциг, 1983.

Оськина И.Н. Арсланов Мухамед Нуриахметович // Башкортостан: Краткая энцикл. Уфа, 1996.

Тютюгина Н. Мухамед Нуриахметович Арсланов. Сценография (персоналия). Уфа, 1998.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова