Биографиясе

1950 елның 27 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Сергеев районы Ендурайкино авылында туган.

Чабаксар сәнгать училищесен (1971), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (1980) тәмамлый. 1980–1983 елларда Казанда Х.Г.Якупов җитәкчелегендә СССР Сәнгать академиясенең нәкышь иҗат остаханәсендә укый.

1983 елдан Чаллы шәһәрендә яши.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1983).

Иҗаты

Тематик картина («Ваня дәдәйнең тормышы» циклы, 1987–1992; «Марина әби такмаклары», 1992), пейзаж («Ендурайкино авылы» сериясе, 1985–1993; «Алабуга мотивлары», 1991; «Көз», 1995), портрет («Атам портреты», 1987; «Кузьмич», 1987; «Яшка-Кино», 1988; «Ваня дәдәй», 1989) һәм натюрморт («Шешә белән тавык», 1994) остасы.

В.Я.Акимов иҗатына төрле стиль алымнарының бергә кушылуы хас. Беренче әсәрләре 1970 еллар совет сәнгатенең реалистик стиле тәэсирендә иҗат ителә («Зәңгәр иртә» һәм «Озату», 1986; «Сугыш елы», 1989), соңрак сюрреализм («Кентавр мәхәббәте», 1990; «Пандора исәнлеге өчен», 1993) һәм И.Босх, Ф.Гойя иҗатлары («Ваня дәдәй төше», 1989; «Очыш ихтималы», «Ваня дәдәйне җирләү», 1990; «Очучы сыерга һәйкәл салу», 1996) йогынтысы өстенлек ала.

Күп кенә монументаль әсәрләр иҗат итә: Казанның Киров районындагы бензин салу станциясендә мозаикалы рельеф (1981), Лениногорск шәһәрендә «Хезмәт һәм сәнгать берлеге» мозаикасы (1983), Татар ашлары йорты бизәлеше (1989), Чаллы шәһәрендә Козьма һәм Дамиан чиркәве интерьеры бизәлеше (1991–1992, В.Анютин, Ю.Свинин белән автордашлыкта).

Күргәзмәләре

«Зур Идел» төбәкара күргәзмәләрендә катнаша (1985, 1998).

Шәхси күргәзмәләре Мәскәү (1993), Казан (1994, 1996, 1998, 2000), шулай ук Чаллы (1990), Чабаксар (1995), Әлмәт (1990), Алабуга (1996) һәм Вена (2000), Берлин (1998–2001), Ролли (АКШ, 2005), Нью-Йорк (2007) шәһәрләрендә күрсәтелә.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Чаллы картиналар галереясында, Чуаш Республикасы Дәүләт сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Каталог выставки в Москве. М., 1993.

Цой В. Житие художника Акимова // Татарстан. 1995. № 1-2.

Пашкова Л. Мастерская Акимова // Аргамак. 1998. № 12.

Автор – Р.Р.Солтанова