Биографиясе

1956 елның 24 декабрендә Башкортстан АССРның Чишмә районы Бикәй авылында туган.

Башкорт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1981). 1991–1992 елларда АКШта.

Рәссамнарның «Чыңгызхан» иҗат берләшмәсе әгъзасы (1990 елдан), Рәссамнар берлеге әгъзасы (1993).

2002 елдан Франциядә яши.

Иҗаты

Аның «Бикәй киче» (1990), «Уралга кошлар кайта» (1990), «Малайлар» (1991), «Идел буйлап сәяхәт» (1992) картиналары образларның ассоциативлыгы, абстракт сәнгать тәэсире, нәкышь фактурасының катлаулылыгы белән аерылып тора. Төп әсәрләрен («Июнь, 1993»; «Үтеп баручы кызлар», «Малай һәм хатын», 1994; «Якты кич», 1996; «Рәссам һәм муза», «Классикага иярү», 1996) Шәрык ислам мәдәниятенә хас декоративлык принциплары белән ХХ йөз башы Көнбатыш нәкышь казанышлары, аерым алганда, аның авангард юнәлеше (В.В.Кандинский, Пауль Клее) традицияләрендә иҗат итә.

Әхмәтвәлиев иҗатының лейтмотивы – төрки Җайдак – Евразия хәтер сакчысының серле образы («Җайдак», «Күккә очучы җайдак», икесе дә – 1994; «Онытылган төрки җайдак» (1995); «Карт җайдак, яшь җайдак», 1997).

1990 еллар ахырында Әхмәтвәлиев төсләрнең үзенчәлекле төсмерләр ритмикасы белән киңлек һәм вакыт иркенлеге аша ачылган әсәрләр иҗат итә («Актан киенгән кыз», 1999; «Зөяктән хат», 1999; «Фонтан янындагы ике кыз рәсемен ясаучы рәссам», 2000).

Күргәзмәләре

Халыкара (Австрия, 1992, 1993; Будапешт, 1994; Истанбул, 1996), төбәкара (ТАТАРТ – Санкт-Петербург, 1991; Казан, 1991) күргәзмәләрдә, Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган халыкара сәнгать салоннары күргәзмәләрендә (1996 елдан) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфа (1997), Мәскәү (1998) шәһәрләрендә күрсәтелә.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Дәүләт Третьяков галереясында, М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда (Уфа), «Туран» фондында (Казан), Россиядәге һәм чит илләрдәге аерым шәхесләр коллекцияләрендә саклана.

Әдәбият

Восток и Запад: Каталог выставки. Уфа, 1994.

Современное изобразительное искусство Башкирии: Каталог выставки. Уфа, 1997.

Мусина Р. Всадник, уходящий в небо // Культура. 1998. 16 апр.

Расих Ахметвалиев. Живопись: Каталог выставки. М., 1998.

«Чингисхан»: Альбом. СПб., 1999.

Авторлар – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова, Р.Г.Шаһиева