- РУС
- ТАТ
Үзбәкстан Республикасындагы татар рәссамнарының иҗади берләшмәсе
1966 елның 10 октябрендә Ташкентта оеша. 2000 елда элегрәк төзелгән (1993 тән) «Нәфис» иҗат коллективы базасында тупланган 17 рәссамны берләштерә. Алар арасында – М.Ф.Садыйков (1996 елдан – рәис), Д.М.Мөрсәлимов, Д.А.Уразаев, О.Г.Хәбибуллин, С.Рахмонов һ.б.
«Ил»нең максаты – Үзбәкстанда яшәүче татар рәссамнарын берләштерү, милли традицияләр, сәнгать теленең ачыклыгы нигезендә аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү; Татарстандагы мәдәният эшлеклеләре һәм учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү; чит ил тамашачыларын татар сәнгате белән таныштыру һәм күргәзмәләр уздыру.
Ташкентта һәм Үзбәкстандагы башка шәһәрләрдә «Ил» рәссамнар күргәзмәләрен оештыра. Чит илләрдә Финляндиядә (1997), Германиядә (1998), шулай ук Татарстанда (Казан, 1999) күргәзмәләр үткәрелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.