1935 елда ТАССР ХКС карары нигезендә төзелә. 1953 елга кадәр «Татхудожник» — рәссамнарның Бөтенсоюз кооперативы берлеге Татарстан бүлеге карамагында; 1953–1979 елларда РСФСР Сәнгать фондының Татарстан бүлеге, 1979–1995 елларда РСФСР Сәнгать фондының Татарстан иҗади-җитештерү комбинаты, 1995 елдан хәзерге исемдә.

Татарстан Республикасының Рәссамнар берлегенә матди-җитештерү базасы булып хезмәт итә. Остаханәләре Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга шәһәрләрендә эшли.

Иҗади эшчәнлегенең төп төрләре: сәнгать-бизәлеш эшләре, станлы нәкышь һәм скульптура, монументаль бизәлеш һәм гамәли бизәлеш сәнгате, тиражлы графика, интерьерлар дизайны.

2008 елда Татарстан Республикасының Сәнгать фонды үзенең эшчәнлеген туктата.