slide

Е.К.Частихина. «Натюрморт». 1921

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

С.В.Неустроев. «Узган еллардан». 1987

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

А.А.Гончаров. «Натюрморт». 1920 еллар уртасы

Линогравюра. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Р.М.Якупова. «Яңа самавыр». 2000

slide

О.А.Кульпин. «Көзге байлык». 1999

«Әбием мәшәкатьләре» сериясеннән. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

А.М.Артамонов. «Скрипка белән натюрморт». 1998

Агач җепселле плитә (ДВП). Акрил, алтын кәгазь

slide

Р.А.Гыйләҗев. «Натюрморт». 1990

slide

К.Е.Максимов. «Ак вазадагы йөзем». 1956

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Б.И.Урманче. «Салатлы натюрморт». 1945

slide

И.К.Зарипов. «Авыл натюрморты». 1982–1985

Картон. Майлы буяу. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Е.В.Зуев. «Катык». 1976

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Г.Г.Рахманкулова. «Казан сувенирлары». 1969

Акварель. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

М.М.Минһаҗев. «Дуга белән натюрморт». 2004

slide

Ваһапов М.Ә. Шәрык натюрморты. 1998

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

М.Ә.Ваһапов. «Чәчәк бәйләмнәре. Бүләккә». 1996

slide

Г.Р.Фәйзрахманова. «Үсемлек дөньясы анатомиясе: сарымсак һәм кабак». 2001

«Форма һәм образ» галереясы. Нидерланд. Зутфен шәһәре

1 / 16

Натюрморт жансыз предметларны: йорт кирәк-ярагы, җиләк-җимеш, чәчәкләр, атылган киек, диңгез байлыклары, нинди дә булса эшчәнлек атрибутларын һәм коралларын сурәтләүгә багышланган сынлы сәнгать жанры (башлыча станлы нәкышь, графика).

Натюрморт башка сынлы сәнгать жанрларыннан сюжетның тышкы күренеш өчен формаль рәвештә кулланылуы белән аерылып тора. Аның үзенчәлекле сыйфаты — ассоциативлык.

XIX йөз башында Л.Д.Крюков Казан сәнгатендә беренчеләрдән булып, «тәҗрибә өчен» натурадан «табигать тарихы әйберләрен»: минераллар, чәчәкләр, кош карачкыларын рәсемгә төшерә. Натюрморт — мәгънәне әйбер белән күрсәтүче эмблемалар атрибуты — Казан университеты басмаханәсенең китап продукциясен бизәүче политипажларда кулланыла. Натюрморт сәнгатен үзләштерү сынлы сәнгать өлкәсендә иҗатка өйрәнүнең мәҗбүри башлангыч этабы булып санала. Рәссамнар В.Г.Худяков, П.П.Рёмер һәм И.И.Шишкиннан нәкышь дәресләре алган А.Ф.Лихачёв натюрмортлары моңа ачык мисал.

Казан сынлы сәнгать мәктәбендә натюрморт классы уку программасының мөстәкыйль бүлеген тәшкил иткән. Көнкүреш әйберләреннән төзелгән натюрморт күпчелекне алып торган. З.Д.Агафонова, П.М.Дульский, О.П.Приклонская һ.б.ның әсәрләре шундыйлардан. Н.И.Фешин җитәкчелегендәге (1908 елдан) натюрморт классының укыту программасы эчтәлеге тамырдан үзгәрә: моңа кадәрге сюжетлы-тематик әсәрләр урынына колоритлы һәм фактуралы характердагы күренешләргә өстенлек бирелә. Натюрморт, мөстәкыйль жанр һәм портрет композицияләренең бер өлеше буларак, Фешин иҗатында югары үсешкә ирешә.

1920 еллар башында натюрморт «Подсолнечник» һәм «Всадник» берләшмәләре әгъзаларының нәкышь һәм графика әсәрләрендә форма иҗат итүдә кыю эзләнүләр чарасы булып санала. Казан ирекле сәнгать остаханәләренең тәҗрибә-әзерлек остаханәсе җитәкчесе рәссам К.К.Чеботарёв натюрмортны тәҗрибәләр өчен ачылган жанр буларак аңлавын аеруча ачык чагылдыра. Уку программасына формасы һәм төсе белән чикләнмәгән натюрморт иҗат итү биремнәре кертелә, 1930–1950 елларда натюрморт көнкүреш характерындагы этюдлардан тора (Н.М.Сокольский, В.К.Тимофеев, М.М.Васильева, Н.Н.Ливанова һ.б.ның әсәрләре). Натюрморт шундый ук сыйфатта жанрлы һәм тарихи картиналарда да урын ала, бизәк буларак, сюжетның төп фабуласын тагын да тулыландыра һәм ача.

Натюрморт жанрына Б.И.Урманче да күп тапкырлар мөрәҗәгать итә. Акварель техникасында зур осталык белән төрле чәчәкләр һәм җиләк-җимешләрне рәсемгә төшерә. 1960 еллардан башлап, сюжетлы-тематик картиналар жанры үсеш алу һәм «кырыс стильдәге» идея эчтәлегенең әһәмияте көчәю сәбәпле, натюрморт, композициядәге мохитне тасвирлавы белән бергә, кинаяле мәгънәләр салынган рольне дә башкара (З.Ф.Гыймаев, И.К.Зарипов, В.Н.Скобеев, Ш.М.Шәйдуллин, В.К.Фёдоров һ.б.ның әсәрләре). Татарстан сәнгатендә әйдәп баручы натюрморт остасы Е.В.Зуев аны сюжетлы-тематик жанрлар белән тигез хокуклы дәрәҗәгә күтәрә. Рәссамның иҗади уй-фикерләре аның триптихларында, серияләрендә, циклларында гәүдәләнеш таба. Рәссамнар С.В.Неустроев, Б.И.Майоров, Ә.С.Фәтхетдиновлар натюрмортны халык иҗаты әсәрләре, крәстиян көнкүреше әйберләре белән тулыландыра, Р.М.Якупов чәчәкләрне сурәтли.

Натюрморт 1970–1980 еллар рәссамнары: Г.Архиреев, З.П.Аршинов, Н.П.Индюхов, В.И.Кочунов һ.б. иҗатында Натюрморт дәвамлы үсеш ала. И.К.Зарипов, Р.Ә.Килдебәков, Г.Г.Рахманкулова, Ә.Б.Саттаров иҗатларында халык гамәли-бизәлеш сәнгате әйберләре белән тулыландырылган татар милли көнкүреше һәм интерьерының матурлыгы раслана. 1990–2000 еллар рәссамнарының иҗатында натюрмортның әһәмияте арта. Тирән эчтәлекле символика һәм композиция төзелеше, үз карашыңны сайлау, формалашкан нәкышь традицияләренең үсеш алуы яки яңа, авангард һәм модернистик формалар сайлау җентекле анализ предметына әверелә.

Татар орнаменты һәм гамәли сәнгать өлгеләреннән борынгы көнкүреш әйберләре натюрморты, рәссам иҗатының программ характерына басым ясарга өндәгән «авыл натюрморт»ы аеруча популярлык казана (З.А.Бикбов, Б.Ш.Мәрданов, М.М.Минһаҗев, В.С.Низаметдинов, Д.Р.Рәхмәтуллин, Ә.Б.Саттаров, Ф.Ш.Хәсьянова, Р.М.Хөснетдинов һ.б.). В.Я.Акимов, Э.Б.Бусова, Ә.Т.Вәлиуллина, Р.Ф.Галиуллина, А.В.Карпенко, М.И.Кузнецов, О.А.Кульпин һ.б. әсәрләрендә кеше белән табигать бердәмлеге һәм пейзаждагы Натюрморт шигърияте ачыла. М.А.Ваһапов, Е.Ф.Грабенко, А.И.Дорофеева, Г.М.Недовизий, А.В.Новикова, А.В.Тугаринова, А.Т.Хәмидуллин натюрмортлары төзелешләренең классик ачыклыкка тартылуы, көнкүреш детальлә­ренең махсус төшереп калдырылуы, монохром, еш кына якын тоннарда төзелгән төсләрнең гармониясе белән аерылып тора. В.И.Сынков графикада үзенчәлекле натюрморт — уйланулар жанрын тудыра. А.А.Артамонов, А.В.Бусыгин, Е.Г.Голубцов, В.А.Нестеренко, Г.Р.Фәйзрахманова, В.Харисов, И.Ә.Хәсәнов иҗатында натюрморт жанрындагы постмодернистик эзләнүләр сизелә.

Әдәбият          

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978.

Автор — Е.П.Ключевская