- РУС
- ТАТ
(ислам сәнгате), ислам эстетикасы кануннары буенча тудырылган декоратив һәм гамәли сәнгать, әдәбият, музыка, шулай ук архитектура, нәфис иҗатның башка төрләре әсәрләренең җыелмасы
Тар мәгънәдә сынлы (хәзерге заман нәкыше, графика, скульптура һ.б.), декоратив (архитектура бизәге) һәм гамәли сәнгатькә, каллиграфия сәнгатенә карый.
1930 еллар башында СССРның мөселман, нигездә, төрки телле халыкларының мәдәниятенә дини төсмер алып керүче термин буларак фәнни кулланыштан төшереп калдырыла. Мөселман сәнгате төшенчәсе сәнгать формаларында һәм төрләрендә, аның телендә, бизәлеш-декоратив принципларында чагылыш тапкан ислам эстетикасына, шәригать нормаларына, мөселман гореф-гадәтләренә һәм йолаларына нигезләнгән нәфис иҗатның үзенә бер төрле тибына хас булган гомуми, күпкырлы сыйфатларны күз алдында тота. Мөселман сәнгатендә сурәтләү чараларын чикләү дини традицияләр, кануни риваятьләр (хәдисләр), шулай ук эстетик-фәлсәфи концепцияләр (әл-Фараби, Ибне Сина, Әбү-Хәмид әл-Газәли) белән бәйле.
Болгар кабер ташы фрагменты. Таш. Яссы рельефлы уеп кисү. XIV йөз башы. Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы
Татар сәнгате, башка мөселман халыкларының сәнгате кебек үк, декоратив-гамәли бизәк төшерү һәм монументаль-декоратив иҗат формаларында үсә. Татарларның төбәк һәм җирле төркемнәрендәге этник традицияләрнең үзара йогынтысы «мөселманлык» асылы булган милли сәнгать барлыкка килүгә булышлык итә. Мөселман сәнгатенең Идел буе халыклары мәдәниятенә йогынты ясавында беренче дәлил булып иң элгәреге үрнәкләре VIII йөзгә нисбәтле болгар гамәли сәнгате эшләнмәләренә төшерелгән гарәп язулары санала.
Гарәп язма графикасының таралуы төбәктә мөселман сәнгате формалашуда әһәмиятле роль уйный. Соңрак аның нигезендә хаттатчылык сәнгате (татар кулъязма китабы, шәмаилләр, кабер ташлары) һәм эпиграфик бизәк төшерү (архитектур бизәлеш, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре) югары үсешкә ирешә.
X–XII йөзләрдәге болгар бизәлеш сәнгатендә дөньяны сәнгатьчә гәүдәләндерү принципларының үсеше исламгача чорның мифологик фикерләүгә хас сурәтләвеннән мөселман сәнгатенең шартлы декоративлыгына һәм бизәк төшерүгә күчүендә чагыла. Геометрик һәм үсемлек бизәкләренең катлаулы композицияләре (гирих, арабескалар) пәйда була, «чәчәк стиле» сәнгать теленең образлы төзелешен билгели.
Идел буенда мөселман сәнгатенең чәчәк атуы XIII–XV йөзләргә туры килә (Алтын Урда чоры). Алтын Урда сәнгате стиле хәлифәлек кануннары буенча үскән нәфис һөнәрчелекнең каллиграфия һәм бизәк төшерү кагыйдәләрен өлге итеп ала.
Сәлҗүкләр Кече Азиясе, мәмлүкләр Мисыры, Сүрия, Иран кебек мөселман илләре белән сәяси-сәүдә һәм мәдәни өлкәләрдә тыгыз элемтә урнаштыру мөселман сәнгатенә хас сәнгать үрнәкләрен үзләштерүгә булышлык итә. Бу Алтын Урданың Болгар, Солхат, Кырык-Ер (Чуфут Кала), Иске-Йорт (Бакчасарай), Үргәнеч кебек шәһәрләрендә сакланып калган биналардагы декоратив бизәкләрдә һәм киресенчә, төрки-татар (болгар һәм кыпчак) мәдәнияте сыйфатлары, мәсәлән, мәмлүкләр Мисыры сәнгатендә чагылыш таба.
Алтын Урда таркалганнан соң татар дәүләтләре барлыкка килү чорында Идел буе, Урал алды, Кырым һәм Көнбатыш Себер татарларының ислам мәдәнияте сыйфатлары формалаша. XV–XVI йөзләрдә Идел буенда мөселман сәнгатенең үзәге Казанда — Казан ханлыгы башкаласында була. Мөселман сәнгатенең чәчәк атуы ислам яки «сәлҗүкләр бароккосы» дип аталган стильнең үсеше белән бәйле. Казан ханлыгы һ.б. татар дәүләтләре яулап алынып, Рус дәүләте составына кушылганнан соң, мөселман сәнгате дәүләт мәдәнияте буларак тулысынча диярлек юкка чыга. Ул урта гасырлардан сакланып калган традицияләре булган халык иҗаты формалары рәвешенә керә. XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан Шәрекъ товарларының киң таралуы мөселман сәнгатенә хас булган яңа идея-сәнгать тенденцияләрен үзләштерүгә булышлык итә. Аның образлылыгы исламның сөнни агымындагы катгый хасиятләре белән билгеләнә. Әлеге чорда көнкүреш һәм зәркән әйберләрен бизәүдә, мөстәкыйль элементлар буларак, гарәп язуларының, Коръән гыйбарәләренең роле көчәя (Коръән тартмачыклары, беләзекләр, аеллар). Коръән аятьләре язылган, мөселманнарның изге урыннары сурәтләнгән, пыялада бизәкләр төшереп башкарылган (шәмаилләр), тукымада чигелгән (ләүхә) махсус дивар паннолары, график картиналар («аятел-көрси») барлыкка килә, китап япмалары тукыла.
Бизәкләрдәге «чәчәк стиле», ачык күптөслелек татарларның мөселман сәнгатендә әйдәп баручы сәнгать чаралары булып кала.
XIX йөз ахырында — XX йөз башында Европа сынлы сәнгатенең станлы нәкышь, графика, скульптура, сценография жанрлары үсеш ала. Иҗатларында (образлылыкта, композицияләр системасында, төсләр белән эш итүдә, гарәп каллиграфиясен куллануда) мөселман сәнгате традицияләре чагылыш тапкан беренче татар профессиональ рәссамнары (М.Дәүләткилдиев, Х.Акчурина, Ф.Таһиров, Б.Урманче һ.б.) үсеп чыга.
XX йөз ахырына кадәр мөселман сәнгате кире кагыла.
XX йөз ахырында — XXI йөз башында татар мәдәниятендә әсәрләрнең милли формаларын эзләүгә бәйле һәм мөселманлык традицияләренең дәвамчанлыгына таянган стиль тенденцияләре: образларның символик мәгънәсе, сәнгать теленең шартлылыгы, орнаменталь-декоратив һәм колористик системалар, кешене сурәтләмәү концепциясе, дөньяны предметлы-натуралистик чагылдырудан баш тарту өстенлек итә башлый. Аерым әсәрләрдә мөселманлык мистицизмы, суфичылык карашлары чагыла, аларда Шәрекъ миниатюралары, каллиграфия сәнгате традицияләре яңара (С.Гыйләҗетдинов, Ф.Гыйрфанов, Ә.Ильясова, Н.Исмәгыйлев, Д.Мусин, Л.Мусина, В.Попов, Р.Сәлахетдинов, В.Шәйхетдинов, Р.Шәмсутов, Х.Шәрипов һ.б.). Мөселман сәнгатендәге заманча сыйфатлар Идел буенда һәм Урал алдында, Көнбатыш Себердә, Россиянең эре шәһәрләрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б.) яшәүче татар рәссамнарының иҗатында берләштерүче башлангыч булып тора.
Большаков О.Г. Ислам и изобразительное искусство // Тр. Гос. Эрмитажа. 1969. Т. 10;
Яковлев Е.Г. Искусство и мировые религии. М., 1985;
Валеева-Сулейманова Г.Ф. Мусульманская культура Среднего Поволжья и Приуралья: Истоки и перспективы // Ислам и проблемы межцивилизационных взаимодействий. М., 1994;
шул ук. Татарское декоративное искусство в системе мусульманской культуры // Ислам в Поволжье: История и проблемы изучения. К., 2000;
шул ук. Мусульманское искусство татар Среднего Поволжья // Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье. К., 2001.
Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.