Таш һәм смальта мозаикасы антик чорлардан ук билгеле, ул биналар бизәү өчен кулланылган. Урта гасырларда Европадагы һәм Шәрекътәге дини корылмаларда алтын йөгертелгән төсле смальта мозаикасы белән диварлар һәм гөмбәзләр бизәлгән. XVII йөздән башлап, нәкышь әсәрләре нөсхәләреннән мозаик картиналар һәм миниатюралар күчереп ясау киң тарала.

Монголларга кадәрге чор

Аерым алганда, Биләр мәчетенең эчке диварларының сакланып калган зәңгәр һәм яшел төстәге чынаяк кирпеч фрагментлары Идел буе Болгар дәүләтендә монголларга кадәрге чорда ук тышлау керәче булуы турында сөйли (кара Болгар бизәлеш сәнгате). Ләкин мозаик чынаяк кирпечнең археол. табылдыклары бары тик Алтын Урда чорына гына карый. Мозаика бина диварларының эчке һәм тышкы якларын бизәүдә файдаланыла. Сары, күк, зәңгәр төстәге өч һәм биш почмаклы керәч плитәләр, шулай ук куе зәңгәр, күк, яшел, ак, сирәк кенә кызыл төстәге үзле тыгыз балчыктан эшләнгән тишекле һәм ялтыравыклы чынаяк кирпечләр табыла (кара Алтын Урда сәнгате).

Болгар шәһәрлегендә Хан төрбәсенең эчке диварларында уеп бизәлгән майолик мозаика кулланылган. Ул квадрат плитәләр (20×20 см һәм аннан да кечерәк) белән түшәлгән, үсемлек, геометрик һәм эпиграфик орнаментлар белән бизәлгән. Бөтен фрагментлар һәм ялтыравык белән капланган полихром плитәләрнең аерым өлешләреннән җыелган композиция детальләре (туры, өч, биш почмаклы, трапеция рәвешле, кыек сызыклы геометрик фигуралар), шулай ук керәч остаханәләренең урыннары Сарай-Бату, Сарай-Бәркә, Үвәк һәм Түбән Идел буеның башка шәһәрләрендә алып барылган археологик казу эшләре вакытында табыла.

Мозаика җирле осталар тарафыннан һәм үзенчәлекле сәнгать традицияләрен саклап башкарылучы технология үзенчәлекләрен (ак төсле кашиннан файдалану), колорит үзенчәлеген (күк, фирәзә, сары һәм кызыл төс бирелгән зәңгәр төс) һәм орнамент стилен (гарәп рәсеме тибындагы үсемлек бизәкләре һәм каллиграфик гарәп язуларыннан төзелгән купшы композицияләр) чагылдыра.

Казан ханлыгы чоры

Казан ханлыгы чорына бары тик Н.Ф.Калинин тарафыннан Казан Кремлендә алып барылган археологик казу эшләре вакытында табылган берничә архитектур мозаика үрнәкләре генә карый (күк ялтыравыклы ак төстә). Казан яуланганнан соң, мозаика монументаль татар архитектурасы белән бәйле сәнгать төре буларак юкка чыга. Аның шушы төбәктә рус сәнгатенә күчеп дәвам итүе турында дәлилләр юк.

ХХ йөз башы

ХХ йөз башында Казанда Овсянойның ялтыравык плитәләр җитештерүче мозаика-цемент заводы эшли, әмма бу плитәләр мозаика сыйфатында кулланылыш тапмый. 1920 елларда, совет дәүләте тарафыннан җәелдерелгән «монументаль пропаганда планы» кысаларында, Казан рәссамнары Н.В.Пузанков һәм С.С.Федотов, бина фасадларын бизәү өчен, коелган төсле гипстан мозаика үрнәкләрен эшлиләр.

Монументаль-бизәлеш сәнгате төре буларак, мозаика 1939 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә ТАССР павильонының алгы ишеген бизәгәндә кулланыла (архитектор И.Г.Гайнетдинов, рәссамы П.Т.Сперанский). Анда, Ленин ордены скульптур сурәтенең гипс барельефына фон буларак, татар үсемлек бизәкле майолик чынаяк кирпеч кулланыла. Стильләшкән намазлык бизәкләрендә мозаик панно композицияләре яңадан торгызыла. 1930 еллар ахырында Казан мех комбинатында В.И.Ленин һәм И.В.Сталин портретларының мех мозаикасы иҗат ителә, 1940 еллар ахырында — 1950 еллар башында төсле мех мозаика композициясенә тамбур техникасында чигелгән бизәкләр кушылган (к. Чигү) келәм үрнәкләре барлыкка килә. Алар Мәскәүгә — шәһәрнең 800 еллыгына һәм ТАССРның 30 еллыгы уңаеннан Сталинга җибәрелә.

Хәзерге заман мозаикасы

1960–1980 еллар мозаика сәнгате җәмәгать корылмалары төзелешләренең киң җәелүе һәм архитектура белән монументаль бизәлеш сәнгате синтезы нәтиҗәсендә көчле үсеш кичерә. Смальта һәм керәч мозаикасы (иҗат техникасы советлар мозаика сәнгате мәктәбе казанышларына таяна) киң кулланылыш таба.

Татарстанда смальта җыелмалы мозаика беренче тапкыр Казандагы «Татарстан» кунакханәсе интерьерын бизәгәндә кулланыла (архитектор М.Х.Агишев). Вестибюльнең ян диварында рәссам С.М.Бубеннов тарафыннан «Кунакларны болгарларча каршылау» мозаикасы иҗат ителә. Нәфис колоритлы (алтынсу-сары, ак, фирәзә-яшел, якты-канәфер һәм йомшак-җирән төсләр өстенлек итә) мозаика темасы һәм композициясе белән татар халкы тарихына, болгар орнаментына бәйле сюжетларны яңарта. Рәссам В.К.Фёдоровның «Татарча чәй эчү» мозаикасы (мәйданы 70 м2) кунакханә ресторанының зур залы диварын бизи. Җылы монохром колоритлы мозаика келәм композициясендәге бөтеркә бизәк фонындагы фигуралы рәсемнәрдә татар сәнгатенең орнамент-бизәкләр системасы файдаланыла. Ресторан, аерым алганда, банкетлар залы бизәлешендә төсле бизәкле күн кисәкләреннән төзелгән күн мозаикасы техникасындагы тиңдәшсез дивар панносы аерылып тора. Аның фонында металлга чүкеп ясалган Шүрәле сурәте урнаштырылган (эскиз авторы Р.Ә.Килдебәков).

Смальта мозаикасы республикадагы байтак эре архитектура корылмаларын бизи: Казанда Яшьләр үзәгендәге (хәзерге «Ак Барс» банкы урнашкан бина) йөзү бассейны интерьеры (рәссам В.К.Фёдоров, 1972–1973); Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йорты экстерьеры (рәссам Р.Ә.Килдебәков, 1973); Яшел Үзән шәһәрендәге мәдәният йорты интерьеры (рәссамнар Р.Ә.Килдебәков, В.В.Карамышев, Н.Д.Кузнецов, 1971).

Кайвакыт мозаика аерым дивар панносы рәвешендә урнаштырыла — Бөгелмәдәге Техниклар йорты фасады (рәссамнар А.Ә.Абызгилдин, В.И.Охотин, 1971). Керәч мозаика 1980–1990 елларда, башлыча, интерьерлар бизәгәндә (вестибюльләр, рекреацияләр, биналар һ.б.) яки интерьерның бер өлешен (су бассейннарын), сирәк кенә — бина фасадларын, мәгариф, балалар учреждениеләрен, шулай ук монументаль-бизәк сыннар иҗат иткәндә Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә һ.б. шәһәрләрдә киң кулланылыш таба. М.ның әлеге төрен үстерүгә рәссамнар К.М.Сафиуллин (шулай ук таш М.сында иҗат итә), Р.М.Вахитов, Х.М.Гыймазетдинов, В.Н.Николаев, И.М.Ханов (скульптур композицияләр), Л.Ф.Шаһиев, А.Ә.Абызгилдин һ.б. өлеш кертә.

2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан мозаикада тиңдәшсез әсәрләр иҗат ителә. Смальта мозаикасы Казан Кремлендәге «Кол Шәриф» комплексы интерьерларында михраб өстендәге гөмбәзне бизи; намаз уку залы һәм хатын-кызлар галереясы панно һәм ялгаулар рәвешендәге керәч мозаика белән бизәлә (архитектор А.Г.Саттаров, рәссамнар Р.Ә.Килдебәков, Р.В.Сәлахетдинов, Р.С.Саттаров, Н.Т.Хаҗиәхмәтов һ.б.). Шунда ук, беренче буларак, «Болгар» һәм «Мәккә» шәмаилләре рәвешендә мозаикадан дивар панносы урнаштырылган (рәссам Р.В.Сәлахетдинов). Казан метросының «Тукай», «Кремль» җир асты станцияләре интерьерларын бизәүдә дә мозаика киң кулланыла (дизайнерлар С.Ә.Мамлиева, Р.М.Нургалиева, рәссам Н.Т.Хаҗиәхмәтов; А.Г.Хәбибуллин һәм А.С.Хөснетдинов җитәкчелегендәге иҗат төркеме).

2000 еллардан башлап, мозаика (смальта, пыяла плитә файдаланыла) мәчетләр бизәгәндә еш кулланыла: Түбән Кама районының Зур Афанас авылы (фасад өлеше, 2003), Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы (михраб өлешенең тышкы ягы, интерьерда — гөмбәз, барабан, колонналар, 2006) мәчетләре; Түбән Кама (манараларның тышкы ягы һәм үзәк портал, 2005), Лениногорск (интерьердагы гөмбәз һәм михраб, 2006) шәһәрләрендә җамигъ мәчетләр. Әлеге мәчетләрдәге мозаика авторлары — В.И.Суриков исемендәге Мәскәү әвәләү, нәкышь һәм скульптура институтын тәмамлаган Д.Р. һәм Л.В.Мусиннар.

Хәзерге заман мозаикасы рәссамнары купшы, шул исәптән гарәп рәсеме характерындагы, үсемлек һәм эпиграфик бизәкле орнаменталь һәм колористик татар бизәлеш сәнгате традицияләрен яңарталар, яңа милли һәм мөселман символларын өстиләр.

Әдәбият           

Сперанский П.Т. Татарский народный орнамент: Альбом. К., 1948;

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951;

Калинин Н.Ф. Раскопки в Казанском Кремле в 1953 г. // Изв. КФАН СССР. Сер. гуманитар. наук. 1955. Вып. 1;

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Искусство кочевников и Золотой Орды. М., 1976;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. К., 1984;

шул ук. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х гг.). К., 1995.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова