Тарихы

XIX йөз башыннан рәсемнәрне репродукцияләү өчен кулланыла һәм автор техникасы буларак үсеш ала. Франциядә киң тарала, пейзаж һәм карикатура, графика сәнгатенең иллюстрация һәм плакат төрләре үсешендә зур роль уйный.

Россиядә ташбасма 1820–1840 елларда күренеш пейзажында, көнкүреш жанрында, портретта, иллюстрациядә киң тарала; XX йөздә агитация плакатында актив файдаланыла, сәнгатьнең иң демократик һәм гаммәви төре буларак, натюрмортта, пейзажда, көнкүреш һәм портрет жанрларында, анималистик һәм тарихи жанрларда үсеш ала, китап графикасында киң кулланыла.

Ташбасмада Казан күренешләре

1830 елларда көнкүреш пейзажы жанрындагы ташбасмага Казан рәссамнары да мөрәҗәгать итә. Казан күренешләреннән торган альбомнар өчен биредә иҗат ителгән рәсемнәр, ташбасма җиһазлар булмау сәбәпле, башка шәһәрләрдә бастырыла; мәсәлән, Казанга багышланган беренче альбом — В.С.Туринның «Губерна шәһәре Казанның натурадан ясалган күренешләре» («Перспективные виды губернского города Казани, рисованные с натуры...» — Мәскәүдә басыла (1834); чираттагы альбом — Э.Т.Турнереллиның «Казанның натурадан ясалган күренешләре...» («Виды Казани, рисованные с натуры...», Лондонда дөнья күрә (1839–1840). Казан күренешләрен тасвирлау тәҗрибәсенә шулай ук А.Н.Ракович та мөрәҗәгать итә — шәһәрнең берничә һәйкәлен бер биттә сурәтли һәм аны 1853 елда Мәскәүдә бастырып чыгара.

Казанда кулланышы

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында ташбасма Казанда, башлыча, репродукция техникасы буларак, китап һәм газета-журнал графикасында кулланыла. Озак вакытлар буена традицион кулъязма китап формаларын саклаган татар китабын бастыру эшендә ташбасма аеруча киң кулланыла. Ул текстларны да, еш кына типографик алымда җыелган текстка туры килгән орнамент бизәкләрен дә бастыруда файдаланыла. XIX йөз ахырында — XX йөз башында текстлардагы гарәп язуы мәчет күренешләре, геометрик һәм үсемлек бизәкләре белән бербөтен гармония тудырган ташбасма шәмаилләр киң тарала.

Сәнгати автор ташбасмасы (автоташбасма) үсеше XX йөздә Казанда «Всадник» графика коллективы (1920–1924) һәм аның җитәкчесе И.Н.Плещинский эшчәнлеге белән бәйле. Ул пейзажлар, портретлар, немец экспрессионизмы стилендәге жанрлы композицияләрдән торган «Ташбасмалар (6 рәсем)» («Литографии (6 рисунков)», 1920) һәм «18 автоташбасма (рәсемнәрнең 2 нче циклы)» («18 автолитографий (2-й цикл рисунков», 1921) аз тиражлы ташбасма альбомнарын чыгара һәм ташбасманы китап бизәлешендә куллана. И.Н.Плещинский һәм Д.М.Фёдоров тарафыннан «Н.Шикалов һәм М.Андреевскаяның күргәзмә каталогы» («Каталог выставки Н.Шикалова и М.Андреевской», 1921) тулы ташбасма китабы дөнья күрә. Ташбасмага В.Э.Вильковиская, К.К.Чеботарёв, П.М.Байбарышев, С.С.Федотов та мөрәҗәгать итә. М.В.Барашов ташбасмада театр актёрларына дусларча шаржлар: «Казан рампасы янында» («Около Казанской рампы»), «Мастфор» альбомнары иҗат итә (икесе дә — 1923).

Гражданнар сугышы чорында һәм тыныч төзелешнең башлангыч елларында зур әһәмияткә ия булган Казан агитация плакаты күбесенчә ташбасмада башкарыла. Бу өлкәдә «Всадник» берләшмәсе зур роль уйный, аның әгъзалары (И.Н.Плещинский, Н.М.Сокольский, М.В.Барашов) плакат иҗат итүдә эскиздан алып басмага кадәрге барлык циклны графика остаханәсендә үзләре тормышка ашыралар. Казан хәрби плакатларының югары дәрәҗәсе Республиканың Запас армиясе штабы ташбасмаханәсендә, атаклы рус совет сатирик плакаты һәм карикатура остасы В.Н.Дениның хезмәте белән тәэмин ителә. Казан плакатларының күпчелеге дәүләт ташбасмаханәләрендә басыла, һәм биредә рәсемнәрне ташка күчерүче ташбасмачы осталыгы зур әһәмияткә ия була. Литографлар П.А.Зверев һәм А.В.Бутин әлеге өлкәгә зур өлеш керткән осталардан санала.

1920 еллар уртасында ташбасма Казан архитеатра-техника институтының графика остаханәсе (1935 елдан — Казан сәнгать училищесе) көчләре белән, башлыча, басма рәсем жанрында (Г.И.Сотонина, В.А.Бадюль, А.И.Иорданский һ.б.) һәм 1920 елларның 2 нче яртысы татар рәссамнары (М.З.Кәримов, М.Б.Рәхмәтуллин, Х.А.Алмаев) иҗатында үсеш ала. 1930 еллар башында, ташбасма җиһазлар юкка чыгарылгач, Казандагы автор ташбасмасы үсеше берничә дистә елга өзелә.

Соңрак, 1970–1980 елларда, Казан графиклары СССР Рәссамнар берлегенең «Челюскинская» иҗат йортында ташбасма әсәрләр иҗат итәләр. Казан автоташбасма осталары М.К.Мавровскаяның («Горький Казанда» («Горький в Казани», 1982), «Идел ярлары буйлап» («По берегам Волги», 1987), «Студент Володя Ульянов Казанда һәм Кокушкинода» («Студент Володя Ульянов в Казани», 1988) серияләре), И.К.Колмогорцеваның («Рус халык мәкальләре» («Русские народные пословицы», 1971), «Балачак бәйрәмнәре» («Детские праздники», 1984) серияләре; Г.Тукайга, А.Пушкинга, М.Цветаевага багышланган цикллар, 1980 еллар) Т. битләре нәкъ менә шунда басыла. Н.Д.Кузнецов («Гигант-могҗиза» — «Чудо-гигант», 1971), А.Р.Туманов («Улым портреты» — «Портрет сына», 1970), М.И.Кузнецов («Балачак» — «Детство» сериясе), 1985), Ә.Р.Ильясова («Тәмле йокы», 1992; «Пегас», 1992), Р.Ш.Зиннәтова («Туган як җыры» сериясе, 1980) автоташбасма һәм төсле ташбасма әсәрләр иҗат итәләр.

Ташбасма ысулы белән төрле продукция: китаплар, эстамп, плакат, игъланнар, чакыру билетлары һ.б. басуга җайлашкан предприятиеләр яки цехлар елларда ташбасмаханә дип атала. Казанда беренче ташбасмаханә (яки тиешле җиһазлары булган басмаханә) 1843 елда Ш.Яхин тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның ташбасмаханәсендә шәмаилләр, календарьлар, дини әдәбият бастырыла. 1870 елларда Казан басмаханәләре ташбасма ташлары һәм станоклары белән җиһазлана.

Казан ташбасмаханәләре

XIX йөз ахырында — XX йөз башында Казандагы китап басу эшендә һәм гамәли графикада Казан университеты ташбасмаханәсе, шулай ук хосусый ташбасмаханәләр (И.Перов, Тилли, М.Семёнов, В.Еремеев, А.Шашабрин, «Кокорев һәм Ко») сизелерлек эз калдыра. Бертуган Кәримовларның басмаханә-ташбасмаханәсе XX йөз башында шәмаилләр бастыра. И.Н.Харитонов, В.В.Вараксиннарның басмаханә-хромоташбасмаханәләре XX йөз башында Россиянең югары сәнгати һәм полиграфик дәрәҗәдәге төрле басмалар чыгаручы иң яхшы ташбасмаханәләрдән санала. Шулай ук кара: Гравюра, Графика.

Әдәбият

Дульский П.М. Книга и её художественная внешность (в связи с казанским книгопечатанием). К., 1921;

шул ук. Казанские современные графики // Гравюра и книга. 1925. № 1–2;

шул ук. Оформление татарской книги за революционный период. К., 1930;

Корнилов П.Е. Казанский плакат. К., 1929;

шул ук. Художественные издания Казани за 10 лет (1917–1927 гг.). К., 1930;

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978;

Шамаили из коллекции Национального музея Республики Татарстан (конец XIX — начало XX вв.). Собр. профессор И.М.Покровского и Н.Ф.Катанова: Альбом. К., 2003;

Вербина О.Г. Живая летопись Казани в искусстве старых мастеров // Казань. 2005. № 7/8.

Автор — О.Л.Улемнова