Сынлы сәнгать реаль тормыштагы күреп аңлый торган сыйфатларны (күләм, төс, форма, фәза) күрсәтмә образларда тергезү.

Татар сынлы сәнгатенең формалашуы

Татар сынлы сәнгатенең формалашуы мәҗүси борынгы төрки сәнгать культурасы элементлары һәм ислам сәнгать хасиятләре кергән күпкомпонентлы үзенчәлекләргә, башлыча, гамәли-бизәк төшерү иҗаты формаларына бәйле (кара Болгар бизәлеш сәнгате, Алтын Урда сәнгате, Ислам сәнгате, Казан ханлыгы сәнгате). Бер үк вакытта, XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, Татарстан территориясендә борынгы рус сәнгатенең аерым төрләре — икона ясау, фреска үсеш ала; XVII йөз ахырыннан сәнгатьтә мәдәниятнең дөньявилыгына нигезләнгән яңа принциплар ныгый.

Сынлы сәнгать үсеше төрле стилистик системалар — барокко, классицизм, романтизм, салон академизмы, модерн, символизм, футуризм һ.б. йогынтысында бара. Сынлы сәнгать төрләренең үзенчәлекләре тирәнәя, жанрлар системасы формалаша.

XVIII–XIX йөзләр

XVIII–XIX йөзләрдә Сынлы сәнгатьне өйрәнү урта һәм югары уку йортлары программасына кертелә (Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе, университет, руханилар академиясе, реаль училище һ.б.). Казанда Ф.П.Травкинның шәхси рәсем мәктәбе эшли. Сынлы сәнгать күбесенчә портретлар (К.В.Барду, И.И.Журавлёв, Н.И.Зеблов, Л.Д. һәм Л.Л.Крюковлар, Р.А.Ступин, Ф.И.Чекиев һ.б.), табигать күренешләре (Э.Турнерелли, В.С.Турин, А.Н.Ракович һ.б.), тарихи-дини нәкышь (И.И.Нечаев, Ф.Д.Колосов, В.С.Турин, П.Д.Пономарёв һ.б.), шулай ук китап графикасы һәм журнал иллюстрациясе (А.В.Котельников, Н.Н.Кафтанников, П.Т.Табуре, Ф.Ткачук, Л.Кальмер һ.б.) жанрларында үсә.

XIX йөз дәвамында Казан төбәгендә күренекле рус рәссамнары К.Ф.Гун, А.П.Боголюбов, Г.Г. һәм Н.Г.Чернецовлар, В.Г.Худяков, И.И.Шишкин һ.б.ның төрле елларда эшләп алулары мәгълүм. Театр-бизәлеш нәкыше М.И.Живокини, Г.Я.Паулино иҗатында үсеш ала. 1895 елда Казан сынлы сәнгать мәктәбе ачылу сынлы сәнгать осталары — нәкышьчеләр, графиклар, скульпторлар әзерләүгә ныклы нигез сала, нәтиҗәдә, аларның күпчелеге Татарстан, Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия, Урал һәм Ерак Көнчыгышта сынлы сәнгатьнең формалашуы һәм үсүендә әйдәүче роль уйныйлар, халыкара танылу алалар (Н.И.Фешин, Д.Д.Бурлюк, А.М.Родченко, К.Ф.Зале, К.К.Чеботарёв һ.б.). Н.И.Фешинның иҗаты һәм педагогик эшчәнлеге сынлы сәнгать үсешенә хәлиткеч йогынты ясый.

XIX–XX йөзләр чигендәге сынлы сәнгать төрле стилистик алымнарның көчлелеге һәм катлаулылыгы белән аерылып тора (импрессионизм, модерн, футуризм). Театр-бизәлеш сәнгатенең күтәрелеш вакыты П.П.Беньков иҗаты белән бәйле. Сынлы сәнгатьнең беренче татар профессор осталары арасында Г.Гомәров, С.Яхшыбаев, Х.Акчурина, Ш.Таһиров, К.Дәүләткилдиев, М.Байкиев, Г.Камал бар.

XX йөз

XX йөзнең 1 нче чирегендә сынлы сәнгать үсеше «Подсолнечник», «Всадник», «ТатЛЕФ», Сулф, «Октябрь» сәнгать берләшмәләренең, 1936 елдан ТАССРның Рәссамнар берлегенең иҗат эшчәнлекләре белән бәйле. Казан дәүләт архитектура-сәнгать остаханәләре сынлы сәнгать осталарын әзерләү үзәгенә әйләнә (кара Казан сынлы сәнгать училищесе). Җәмгыятьнең социаль-сәяси ихтыяҗлары сынлы сәнгатьтәге өндәмә-гаммәви төрләрнең бик көчле үсешенә сәбәпче була: Пролеткульт һәм ТатЛЕФ идеологиясе сәяси плакат, китап һәм газета-журнал сәнгате стиленә сизелерлек йогынты ясый (кара Монументаль сәнгать, Дизайн).

Сынлы сәнгать үсешенә нәкышьчеләр Н.И.Фешин, П.П.Беньков, К.К.Чеботарёв, П.П.Радимов, Г.А. һәм Г.Г.Медведевлар, Б.И.Урманче, Н.М.Сапожникова һ.б., графиклар Н.С.Шикалов, И.Н.Плещинский, В.Э.Вильковиская, Н.М.Сокольский, Ф.С.Быков, Х.А.Алмаев, Ф.Ш.Таһиров, А.Н.Коробкова, Д.Н.Красильников, Б.Г.Йосыпов, Д.Г.Булат һ.б., скульпторлар В.С.Богатырёв, В.С.Козлов зур өлеш кертә. 1930–1950 елларда сынлы сәнгать үсеше коммунистик идеология, соц. реализм, партиялелек һәм халыкчанлык принциплары кысаларында бара. Эчтәлекнең әһәмиятенә, социаль мәгънәле күренешләрне сайлап алуга юл тоткан, ачыктан-ачык өндәүле юнәлеше һәм социаль әһәмияте булган станлы нәкышь үсешенә өстенлекле әһәмият бирелә (Д.П.Архипов, Д.Г.Булат, П.И.Байбарышев, М.М.Васильева, И.И.Казаков, И.И.Князьков, В.Л.Лаптев, А.К.Лукоянов, В.А.Родионов, Н.М.Сокольский, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, Н.К.Вәлиуллин һ.б.). Театр-бизәлеш нәкыше өлкәсендә В.С.Никитин, П.Т.Сперанский, М.Г.Сутюшев, шулай ук Казанда вакытлыча эшләгән Россия рәссамнары Н.А.Андреев, Д.Л.Боровский, Н.Н.Золотарёв, П.А.Злочевский, Б.Г.Кноблок, А.А.Осмёркин, Т.И.Сельвинская һ.б. хезмәт күрсәтә. Графикада күбрәк плакат, китап һәм газета-журнал иллюстрациясе үсеш ала (Г.Я.Мусин, М.З.Кәримов, Б.М.Әлминов, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, А.А.Хохряков, Н.М.Сокольский һ.б.).

Бөек Ватан сугышы елларында Х.Г.Якупов, М.Г.Усманов, А.М.Родионов, Д.Г.Булат, Г.Д.Мелентьев, В.А.Попов, М.И.Семёнов, А.Г.Хуторов һ.б. фронт рәсемнәре циклын иҗат итәләр. Сәяси плакат жанрында Р.Ф.Сәйфуллин, Б.М.Әлминов, И.Е.Бобровицкий, Э.Б.Гельмс, Н.М.Сокольский, А.А.Прытков һ.б. хезмәт куя. Скульптура акрынлык белән үсә (С.С.Ахун, В.В.Ламмерт, К.С.Счастнев, И.А.Новосёлов, Н.П.Тузов). Сынлы сәнгать үсеше 1960–1980 елларда бөтен совет сәнгатенә хас булган «кырыс стиль» кысаларында эчтәлек һәм форманы кискен яңарту процесслары белән характерлана: сәнгатьтән әдәбилек һәм күрсәтмәлелекне куып чыгару, публицистик башлангычны көчәйтү, дөнья сәнгате мәдәни традицияләренең тагын да киңрәк мохитен үзләштерү башлана. Алга таба монументаль сәнгать һәм бизәлеш сәнгате үсеш ала.

Татарстанның сынлы сәнгате зона, бөтенроссия, бөтенсоюз күргәзмәләрендә үзен торган саен күбрәк таныта. Сынлы сәнгать осталарын әзерләүдә Казан сынлы сәнгать училищесе белән беррәттән СССРның халык рәссамы Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге Россия Сәнгать Академиясенең иҗат остаханәсе дә (1977 елдан) әһәмиятле роль уйный. Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының саны арта, илнең сәнгать уку йортларында югары белем алган һәм республика сәнгатен яңа стилистик үзенчәлекләр белән баеткан сынлы сәнгать осталары саны да үскәннән-үсә (А.Ә.Абызгилдин, З.Ф.Гыймаев, И.К.Зарипов, Е.В.Зуев, В.А.Килдебәков, В.Н.Скобеев, Ш.М.Шәйдуллин, В.К.Фёдоров, И.Я.Язынин, С.М.Кульбака, И.К.Колмогорцева, В.В.Карамышев, Э.Я.Зарипов, Э.Г.Ситдыйков, В.А.Попов, Л.А.Потягунин, Л.М.Кальюранд, Т.А.Зуева, Б.И.Майоров һ.б.). Өлкән буын рәссамнары: Х.Г.Якупов, Л.Г.Фәттахов, М.Г.Усманов, С.О.Лывин, А.Л.Прокопьев, А.М.Родионов, К.Е.Максимов, Б.И.Урманче, Г.А.Рахманкулова, В.И.Куделькин, Н.Д.Кузнецов, Г.Д.Мелентьев һ.б. сынлы сәнгать үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Графикада эстамп сәнгатенең линогравюра, офорт, литография төрләре яңарыш кичерә (Ю.Б.Лысогорский, Т.А.Зуева, М.К.Мавровская, Л.М.Кальюранд, Э.Г.Ситдыйков, В.А.Попов, И.К.Әхмәдиев, Э.Я.Зарипов, Л.А.Потягунин, Е.В.Киселёва, И.Л.Язынин һ.б.). КамАЗ объектлары төзелешендә, нефть районнарында, авылларда эшләү өчен Татарстан Рәссамнар берлеге каршында сынлы сәнгать осталарының иҗат төркемнәре оештырылу сынлы сәнгать әсәрләрендә республика тормышын тагын да киңрәк күзалларга мөмкинлек бирә. Татар мәдәниятенең олуг шәхесләренә (Г.Тукай, М.Җәлил һ.б.) багышланган юбилей чаралары, дәүләти һәм революцион бәйрәмнәр тарихи жанрның алга таба үсешенә этәргеч көч булалар.

Татарстан китап нәшриятының бизәлеш редакциясе китап графикасы тарихында әйдәп баручы рольне уйный. Сатирик графика «Чаян» журналы рәссамнары иҗатында үстерелә. Каты материаллардан — агач, мәрмәр, бронза, шамоттан эшләнгән скульптура сәнгате дә кызу темплар белән үсә (әйдәп баручы осталар арасында — Б.И.Урманче, В.М.Маликов, В.И.Рогожин, АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫӘбдрәшитов, Н.И.Гаделев, Ә.К.Бәширов, Г.А.Зяблицев). Мемориаль скульптура жанры әсәрләре республика районнарында киң таралыш таба. Казанда М.Җәлилгә (В.Е.Цигаль, 1967), «Совет власте өчен көрәштә һәлак булганнарга» (В.М.Маликов, 1967), А.М.Бутлеровка (Ю.Г.Орехов, 1978) һ.б. һәйкәлләр куела. Сынлы сәнгать, республика сәнгать культурасының тагын да зуррак тәэсирле көченә әверелеп, Казан чикләреннән тыш та кызу темплар белән үсә: Әлмәт (Р.Агафонов, В.Бушурова, Н.Горланов, Р.Гомәров, А.Максютин, Г.Стефановский һ.б.), Бөгелмә (Ф.Корнилов, Р.Круглякова, Б.Мәрданов, Р.Мәхмүтов, И.Насретдинов, Н.Осокин, Д.Рәхмәтуллин һ.б.), Алабуга (М.Кузнецов, З.Миңнәхмәтов, Р.Сәлахов һ.б.), Яшел Үзән (Р.Галиуллин, А.Крылов, Х.Сибгатуллин һ.б.), Лениногорск (Я.Зиннәтуллин, О.Кульпин, Д.Садретдинов, М.Хәйретдинов, А.Юдин һ.б.), Чаллы (Н.Бикташев, Э.Бусова, А.Вашуров, Х.Гыймазетдинов, Е.Грабенко, А.Дербилов, Г.Иванов, В.Никольский, И.Ханов, А.Халдеев, М.Шәйдуллин һ.б.), Түбән Кама (Г.Капитонов, Ә.Фәтхетдинов, Р.Мәрданшин, Р.Шиһабетдинов һ.б.).

Үзәктән читтә эшләүче рәссамнар иҗатында төп урынны яшь шәһәрләр һәм район үзәкләрендә ихтыяҗ булган монументаль-бизәлеш сәнгате алып тора (җәмәгать урыннарын, уку, мәдәни-агарту учреждениеләрен бизәү). 1980–1990 еллардагы яңарыш чоры үзенчәлекләрен яктырткан һәм мәдәни ихтыяҗларны кабат күздән кичергән мәдәни хәрәкәт процесслары сынлы сәнгатьтә дә эз калдыра. Ул соц.-идеологик заказдан читләшә. Узган чор сәнгать әсәрләренең публицистиклыгы метафоралылыкка омтылган шәхси кызыксынуга, милли менталитетка, хисси-интуитив башлангычлар эзләүгә урын бирә. Бер үк вакытта, реализмның киң спектрлы стилистик төрләре белән (А.Ә.Абызгилдин, Р.Килдебәков, Ш.Шәйдуллин, И.Зарипов, В.Акимов, Ю.Свинин, О.Кульпин, Ә.Ильясова, Б.Гыйльванов, Р.Заһидуллин, М.Хаҗиев, В.Анютин һ.б.) сынлы сәнгатьтә поставангард юнәлешләр төрлелеге дә күзәтелә (В.Аршинов, Н.Әлмиев, Е.Голубцов, В.Нестеренко, А.Бусыгин, И.Ханов, И.Гыймранов, А.Артамонов һ.б.).

Яңа, үзенчәлекле иҗат берләшмәләре һәм төркемнәре барлыкка килә: «17 нче төркем» (Р.Абаев, О.Бойко, Е.Голубцов, А.Леухин, В.Нестеренко, Ә.Якупов һ.б.), «Дастан» (Ә.Сәйфетдинов, М.Якушев, И.Сафин, Р.Заһидуллин, А.Галимов һ.б.), «Чыңгызхан» (Н.Лотфуллин, В.Ханнанов, Р.Әхмәтвәлиев һ.б.), «Ансваки» (В.Анютин, Ю.Свинин, В.Акимов), «Татарстан рәссамнары берләшмәсе» (Г.Вәлиева-Сөләйманова, Р.Вахитов, Х.Нәфыйков, И.Зарипов, Л.Гыйльметдинов һ.б.). Хаттатчылык һәм шәмаил сәнгате аякка баса (Н.Нәккаш, Ф.Гыйрфанов, Р.Шәмсутов, В.Попов һ.б.).

Татарстан рәссамнарының хезмәтләре зона, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша (кара Сынлы сәнгать күргәзмәләре), Россия (Третьяков галереясы, Рус музее һ.б.) һәм чит ил музейлары тупланмалары составына керә. Сынлы сәнгать әсәрләренең зур җыентыклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендәге картиналар галереяларында, Казандагы Б.Урманче музее һәм И.Зарипов галерея-студиясендә, шәхси тупланмаларда («Туран» фонды) һ.б. да саклана.

Әдәбият           

Дульский П.М. Памятники Казанской старины. К., 1916;

шул ук. Искусство в Татреспублике за годы революции. К., 1929;

Черкасова Н.В. Изобразительное искусство Советского Татарстана. К., 1957;

шул ук. Искусство Татарии // История искусства народов СССР. М., 1972. Т. 6;

Елькович Л.Я. Художники Татарии. Л., 1965;

Искусство стран и народов мира: Краткая худож. энцикл. М., 1971. Т. 3;

Валеева Д.К. Искусство волжских булгар (X — нач. XIII вв.). К., 1983;

шул ук. Искусство Татарстана (20 век). К., 1999;

шул ук. Искусство волжских булгар периода Золотой Орды (XIII–XV вв.). К., 2003;

Файнберг А.Б. Художники Татарии. К., 1983;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978;

шул ук. Художники Советской Татарии. К., 1984;

шул ук. Искусство Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 г. М., 1987;

Новицкий А.И. Баки Урманче. К., 1994;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920 — нач. 1990-х гг.). К., 1995; Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан: Альбом. К., 1997;

 Султанова Р.Р. Искусство новых городов Татарстана. 1960–90-е гг. К., 2001;

Нигматуллина Ю.Г. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и изобразительном искусстве. К., 2002.

Автор — Е.П.Ключевская