Инкрустация төрләре

Көмеш һәм алтын чыбыкларны нәфис геометрик, үсемлек орнаменты һәм гарәп алфавитындагы үрмәле язулар рәвешендә корлауны болгар осталары X–XII йөзләрдә асылмалы бронза йозаклар, XIII–XIV йөзләрдә айбалталар (Түбән Идел буе шәһәрләрендә үткәрелгән археологик казу эшләре вакытында табыла) бизәгәндә кулланганнар; Алтын Урда чоры эшләнмәләрендә корлау бронза шкатулкалар бизәгәндә кулланылган (үсемлек орнаменты рәвешендәге зиннәтле бизәк).

XVIII–XX йөзләрдә элек киң кулланылышта булган кыйммәтле металлар белән корлау кыйммәтле, ярымкыйммәтле һәм ясалма ташлар, кырлы пыяла куеп корлауга кайтып кала. Асылташлар алтын һәм көмеш бизәнү әйберләренең бер өлешен алып торганнар һәм талисман ролен үтәгәннәр. Корлауның әлеге төре — «төсле таш корлау» — Евразиянең бронза һәм әүвәлге урта гасырлар чоры (сарматлар, һуннар, протоболгарлар) дала күчмә кабиләләре полихром стиленә карый.

Ат дирбиясе бизәкләре. Алтын, төсле пыяла. Кою, корлау (Кубрат хан хәзинәсе). VII йөз. Дәүләт Эрмитажы

Инкрустациянең әүвәлге үрнәкләре

Асылташлар белән корланган иң әүвәлге үрнәкләр Татарстан территориясендә үткәрелгән археологик казу эшләре вакытында табылган Пьянобор культурасына нисбәтле металл бизәмәләрдә (б.э.к. II йөз — б.э. V йөзе) очрый. VII йөз ахырыннан башлап, асылташлар белән корлау элгәреге болгарлар (Олы Тархан, Танкеевка һ.б. каберлекләрдән табылган, калканчыгына ахак һәм төсле пыяла беркетелгән Салтау культурасына хас көмеш йөзек) һәм Алтын Урда чорына кадәрге Идел буе Болгарындагы зәркәнчелек эшендә киң кулланыла (асылташлар, кайвакыт уеплау алымында, төсле паста һәм пыяла белән корланган алкалар, йөзекләр, мөһерле балдаклар).

Алтын Урда чоры Болгарында һәм Җучи Олысының башка өлкәләрендә бизәнү әйберләренең кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар (зәңгәр якут, кызыл якут, фирәзә, хризопраз, зөбәрҗәт, ахак, аметист, яшма, энҗе) белән бай итеп корланган яңа төрләре барлыкка килә (өс-баш киемен бизәүче кадама, тегелмә бизәкләр, күп буынлы беләзекләр, бөти тартмачыклары, бил каптырмалары). Мономах бүрегендәге, Симферополь хәзинәсеннән хатын-кыз баш киемнәре очларындагы бизәкләр шундыйлардан. Гадәттә, үтә күренмәле ташлар түгәрәк, озынча, дүрткел формадагы махсус ояларга урнаштырыла, кайвакыт тар пластиналар — эләктергечләр белән беркетелә, бөртекләү, җепкыр чыбыклар белән каймалана. Асылташлар ялтыратыла һәм кырлары эшкәртелә.

Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы тупланмасындагы «Казан таҗы» һәм Коръән тартмасы капкачы Казан ханлыгының зәркәнчелек сәнгатендә асылташлар белән корлау алымының гүзәл үрнәге булып тора. Алар зәңгәр (фирәзә), миләүшә (альмандин), яшел (яшма, зөбәрҗәт), кызыл (гранат, топаз) һәм ак (энҗе) асылташлар белән чиратлаштырып бизәлгәннәр. XVIII йөз — XX йөз башы татар бизәкләрендә асылташлар белән корлау орнаментлы декорга яраштырып кулланылган (җепкыр, бөртекләү, уеплау, чүкеп бизәк төшерү), ул төрле төстә булуы белән аерылып тора. Корлау үрнәкләрендәге үтә күренмәле алтынсу топаз, шәмәхә аметист, күк төстәге фирәзә, тонык яшел яшма, ак катламлы зәңгәр аквамарин, кызыл сердолик, катламнарында ак, кызыл, кара төсләр булган буйлы ахак, ак якут, үтә күренмәле зәңгәр сапфир, терракота сыман яшел һәм ак тамырлы халцедон, ак энҗе, алтынсу-сары гәрәбә кебек ташлар төсләре буенча композиция ясап урнаштырылганнар. Бизәкләрдәге эре ташлар, гадәттә, ваграк, нигездә, төрле төсмерләрдәге: күк төстәге фирәзә, яшькелт-сары хризолитлар, кызыл гранат һәм якут, тау бәллүре һ.б. белән каймаланганнар. Зөбәрҗәт, коралл, перламутр сирәк кулланылган. Күпләп җитештерелгән арзанлы бизәкләрдә төсле һәм кырлары эшкәртелгән пыялалар файдаланылган. Ташлар, гадәттә, тирән ояларга урнаштырылганнар һәм еш кына юка кысалар белән беркетелгәннәр. Асылташларны Түбән Новгород, Эрбет һәм Минзәлә ярминкәләрендә сатып алганнар.

Татар зәргәрчеләре арасында ташлар һәм асылташларның кырын кырлаучы осталар елда булган. Алар Казанда (Яңа татар бистәсе), Казан арты авылларында (Тенәкәй, Килдебәк, Байлар Сабасы, Мөндеш һ.б.) эшләгәннәр һәм татар бизәкләрендәге таш кырлау техникасының киң танылган «кабошон», «каре» (баскычлап кырлау), «роза», сирәк кенә «груша» һәм «маркиз» (өч яссылыкта кырланган бриллиант) төрләрен үзләштергәннәр. XVIII йөз уртасыннан төсле фольга таралу сәбәпле, еш кына гади пыяланы да кырлый башлыйлар, фольганы пыяла куеласы шатон ояларга салып калдыралар. Асылташлар һәм пыяла кайвакыт төсле мастика, башлыча, силикат һ.б. катнашмаларны эретү юлы белән алынган терракота төсендәге куе масса белән алмаштырыла (кара Глиптика). Асылташлар, нигездә, җепкырлы бизәкләрдә кулланылган, чөнки алтын яки көмеш чыбыклар фонында күзгә бәрелеп торган.

Муенса һәм пута бизәкләре. Алтын, гранат, аметист. Чүкү, корлау (Кубрат хан хәзинәсе). VII йөз. Дәүләт Эрмитажы

XIX — XX йөзләр

XIX йөз — XX йөз башы бизәкләре композициясендә асылташлар үзәк яки форманың контуры буенча урнаштырыла, вак ташлар бизәк үзәгендәге төп асылташны каймалый. Фирәзә һәм ясалма ахак белән корлау Балык Бистәсе рус зәркән кәсепчелеге осталарының, гадәттә, Шәрекъ бизәге үрнәгендә стильләшкән (татар, Урта Азия һәм Кавказ типлары) бизәкләрендә киң таралган була (кара Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе).

XX йөзнең 2 нче яртысына кадәр асылташлар белән корлау, татар зәргәрчелек сәнгате кебек үк, төшенкелек чоры кичерә. 1960 елларның 2 нче яртысыннан асылташлар белән корлау традицияләре профессиональ зәргәрчеләр иҗатында (С.Шәкүрова, В.Ковалевский, И.Фазылҗанов, И.Васильева һ.б.), башлыча, татар яки хәзерге заман модасы стилендәге бизәкләрдә үсешкә ирешә. Аларда шома металл пластиканы зиннәтле һәм ярымзиннәтле ташлар белән корлау уңышлы ярашып килә. Алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре, гадәттә, гарнитурларга туплана (муенса, беләзек, алка, йөзек һ.б.), аларның декорына, асылташларның традицион җыелмасыннан башка, фианит, нефрит, лазурит һ.б. кертелә.

Зәркән эшләнмәләр үрнәкләре: пута каптырмалары һәм аел (үзәктә). Көмеш, алтын йөгертү, ярымасылташлар. Яссы һәм күпертмә җепкыр, корлау. XIX йөзнең 2 нче яртысы. ТР Милли музее

Әдәбият      

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951;

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. К., 1969;

шул ук. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;

шул ук. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — 1990-е гг.). К., 1995.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова