Жанр үзенчәлекләре

Көнкүрешне сурәтләү жанры үзенчәлекләре нәкышь (Көнкүрешне сурәтләү жанры атамасы «жанрлы нәкышь» төшенчәсенә якын) һәм графика, азрак дәрәҗәдә камера характерындагы скульптура чаралары белән аеруча тулырак ачылалар. Көнкүрешне сурәтләү жанрының үсү процессында аңа хас мөмкинлекләр һәм характерлы үзенчәлекләр, көнкүреш вакыйгаларын һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен дөрес теркәүдән башлап, көндәлек күренешләрнең эчке мәгънәсе һәм иҗтимагый-тарихи эчтәлеге ачылуга кадәрге сыйфатлар билгеләнә.

Көнкүрешне сурәтләү жанры Европа сәнгатендә, мөстәкыйль юнәлеш буларак, XVII йөздә формалаша. Россиядә көнкүрешне сурәтләү жанрының үсеше XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөз башына туры килә. Бу анда яшәгән халыкларның көнкүрешендәге этнографик үзенчәлекләргә, крәстиян тормышына игътибар белән бәйле була. Көнкүрешне сурәтләү жанры үсешенә шулай ук дәүләт провинцияләре буенча Россия Фәннәр Академиясе оештырган фәнни-экспедициядә катнашкан рәссамнарның костюм-типаж һәм этнографик-көнкүреш характерындагы натурадан ясаган рәсемнәре йогынты ясый (Е.М.Корнеев, И.И.Георги).

Казан татарларының көнкүреш картиналары

Казан татарларының көнкүреш картиналарын үзләренең әсәрләрендә В.Г.Худяков, К.Ф.Гун, рәссамнардан – Казанда эшләгән нәкышьче Н.И.Зеблов, график Н.Н.Кафтанников гәүдәләндерәләр.

XIX йөзнең икенче яртысында сәнгатьтә барыннан да элек җәмгыятьтә хакимлек иткән социаль мөнәсәбәтләрне һәм әхлакый нормаларны бәяләүгә һәм фаш итүгә юнәлтелгән «тәнкыйди реализм» методы урнашу белән, көнкүрешне сурәтләү жанры иҗтимагый әһәмияткә ия сыйфатлар туплый. XIX йөз ахырында – XX йөз башында мизгел эчендәге гадәти, очраклы хәлләрнең, үзгәрүчән кәеф һәм халәтнең сәнгать белән өретелгән матурлыгын чагылдыручы жанрлы картиналар төре беренче планга чыга. Х.Н.Скорняков, Г.А.Медведев, П.А.Радимов, А.М.Конарев, П.П.Беноковның ике юнәлештә чагылдырылган иҗатлары күбрәк көнкүрешне сурәтләү жанрында үсә. Н.И.Фешин иҗаты Идел буе халыклары тормышы турындагы күзаллауларны шактый киңәйтә. Беренче профессиональ татар рәссамнары Г.Гомәров, Л.Мостафин, Г.Камал, Х.Акчурина һ.б.ның журнал графикасы көнкүреш үрнәкләре белән байый.

Идел буе халыкларының традицион көнкүреш формаларын чагылдыру

Октябрь революциясеннән соң көнкүрешне сурәтләү жанры халыкның тормышы һәм көнкүрешендәге барлык өлкәләрендә коллектив, җәмәгать башлангычы өстенлек ала баруы белән бәйле яңа сыйфатлар туплый. Сәнгатьне революционлаштыру һәм «көнкүрештән» арындыру лозунгы белән урбанистик үрнәкләрне өстен иткән, «җитештерү сәнгате»нә һәм конструктивлык идеяләренә йөз тоткан Сулф рәссамнары иҗаты үсеш ала. Киресенчә, Идел буе халыклары көнкүрешенең традицион формаларын чагылдыру ТатАХРР иҗат программасының бер өлеше була («Татарларның көнкүреше һәм хезмәте», «Татреспубликада ачлык», «Фабрика-завод хезмәте», «Татарларда халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге», «Кызыл Армиянең тормышы һәм көнкүреше» һ.б. исемле тематик конкурслар, күргәзмәләр үткәрү һ.б.).

Көнкүрешне сурәтләү жанры әсәрләренә еш кына агитация юнәлешендә һәм газетада көнүзәк мәсьәләне яктыртуда ачык чагылган сыйфатлар да хас. Ул 1930–1950 еллар нәкышь сәнгатендәге иң зур бүлекләрнең берсен тәшкил итә һәм, социалистик реализм сәнгате принципларына туры китереп, иҗтимагый тормышның уңай якларын яктыртуга һәм раслауга йөз тота. Рәссамнар Д.П.Архипов, В.Л.Лаптев, П.М.Байбарышев, С.С.Фёдоров, А.М.Родионов, И.И.Князьков, А.К.Лукоянов, Җ.Г.Булат, Н.К.Вәлиуллин, Н.М.Сокольский, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, В.К.Тимофеев һ.б. үзләренең иҗатында индустриаль һәм колхоз хезмәте темаларына зур игътибар бирәләр. К.Е.Максимов, А.М.Родионов, Н.М.Сокольскийның 1940 еллардагы жанрлы нәкыше авыр сугыш елларының фронт һәм тыл тормышын чагылдыра. Ул чорның көнкүрешне сурәтләү жанры әсәрләренә репортаж, эскиз, натурадан алган тәэсирләргә үзгәртүләрсез иярү сыйфатлары хас була.

1950 елларның икенче яртысыннан башлап, көнкүрешне сурәтләү жанры, нәкышь белән бергә графика, скульптура тармагында үсешкә ирешеп, сынлы сәнгатьтә зур уңыш казана. Жанр осталары агымдагы чорга хас берьяклы вак темалардан арыналар, аларда заманча тормыш белән кызыксыну өлкәсе киңәя, республика нефтьчеләренең хезмәтләрен, яңа шәһәрләр төзелешен күрсәтәләр, хәзерге заман авыл тормышының шигъриятен, халык гореф-гадәтләрен, бәйрәм тантаналарын чагылдыралар (нәкышьтә – Х.Г.Якупов, Л.Г.Фәттахов, В.Н.Скобеев, И.М.Хәлиуллов, М.Х.Хәертдинов, Х.Х.Хәйдәров, И.В.Рәфыйков, графикада – Э.Я.Зарипов, В.В.Карамышев, В.А.Попов, Э.Г.Ситдыйков). Эре форматлы картиналар, күп фигуралы «күмәк» композицияләр өстенлек итә башлый. Болар белән бергә ТАССР Рәссамнар берлеге эшчәнлегендә бригада иҗаты формалары («Нефть», «КамАЗ», «Авыл иҗат төркемнәре» һ.б.), «җитештерү», «социаль» темаларга картиналар язу өчен заказлар алу һәм килешүләр төзү системасы барлыкка килә, һәм соңрак шул системаның юкка чыгуы белән бергә үзенең әһәмиятен югалткан бик күп картиналар иҗат ителүгә китерә.

1980 елларның икенче яртысыннан жанрлы нәкышьтә социаль тематикадан читләшү өстенлек ала, бу көндәлек сюжетлы тәэсирне лирик кичерешләр белән алмаштыруда чагыла. Әлеге юнәлешне нәкышьчеләр И.К.Зарипов, З.Ф.Гыймаев, Ш.М.Шәйдуллин, А.Ә.Абзгильдин, Б.И.Урманче, В.Н.Скобеев, Р.Ә.Килдебәков, сынчы Р.Х.Нигъмәтуллина һ.б. чагылдыра. Алар иҗатындагы үзәк темаларның берсе – көнкүрештәге, авыл тормышындагы милли үзенчәлекләр поэтикасы. Көнкүрешне сурәтләү жанры үсеше юнәлешләрен бер яктан, нәфис образларның кинаялелеге, фольклор-мифологик темаларга әйләнеп кайту, икенче яктан, «соцарт»ның фаш итү үрнәкләре билгелиләр.

Әдәбият

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии: Живопись, скульптура, графика. М., 1978.

Червонная С.М. Искусство Татарии: История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года. М., 1987.

Файнберг А.Б. Художники Татарии. Л., 1983.

Автор – Е.П.Ключевская