Эчтәлек

Казандагы рус классицизмы архитектурасының комплекслы истәлеге.

1820 еллар башында 1804 елда нигез салынган Казан университетын урнаштыру өчен Воскресенский урамындагы 3 шәхси йорт сатып алына һәм хәзерге Кремль, Профсоюз, Урниверситет һәм Астрономия урамнары чикләрендә квартал территориясе бүлеп бирелә.

Ансамбльнең башлангыч генпланы һәм төп корпусның проекты П.Г.Пятницкий тарафыннан эшләнә (1821–1825), ул университетның төп корпусына гимназия, Тенишев йортларын (1822–1825), Кастелли йортларын һәм университет ректоры өчен аларга көнбатыш яктан кушылган ике колонналы портик янкормаларын берләштерү һәм реконструкцияләү юлы белән формалаша.

1846 елда архитектор Гейденрейх җитәкчелегендә ректор йорты торгызыла. 1832 елда М.П.Коринфский университет архитекторы итеп билгеләнә, ул П.Г.Пятницкийның төп идеясен саклый һәм комплексның генпланын эшләп бетерә.

Территориянең текәрәк сөзәклегендә терәп торучы кырый дивар урнаштырыла, мәйданның өслеге Воскресенский урамы биеклеге белән тигезләнә. Химия лабораториясе, физика кабинеты һәм китапханәнең симметрик корпуслары ярымтүгәрәк колонналар тезмәсе белән берләштерелә. Фәнни китапханә һәм химия лабораториясе ике кыеклы түбәләр астында тоскан ордерындагы колонналы портиклар белән бизәлгән, ике зур өйалды баскычлы, биек эргәле, ике катлы биналарга урнашкан.

Китапханә гөмбәзсыман түшәм һәм уксыман аркалар белән бизәлгән ике рәт тәрәзәле төп залга ия, түшәм коринф ордерлы 24 колоннага тоташкан. Зал диварларына бизәкләр төшерелгән.

1894 елда өч катлы бинаның китапханә урнашкан көнчыгыш ягына эклектика стилендәге янкорма төзелгәннән соң, уку залы китаплар өчен металл стеллаж җайланмалар белән реконструкцияләнә. Бинадагы портикларның берсе сүтелә.

Үзәктә Анатомия театры бинасы калкып чыга (1834–1836). Колонналар тезмәсе артында кирпечтән ике катлы хезмәт корпуслары урнаштырыла.

Мәйданнан көнбатышка таба, калкулык өстендә астрономия обсерваториясе бинасы төзелә (1833–1838). 1830 еллар ахырында Университет шәһәрчеге ансамбле классицизм стилендә формалаша. 1846 елда ишегалды үзәгендә император Николай I күрсәтмәсе буенча Г.Р.Державинга һәйкәл куела (скульптор С.И.Гальберг, архитектор К.А.Тон), 1871 елда аны Театр мәйданына күчерәләр, шул вакытта ук колонналар тезмәсен сүтәләр.

Воскресенский урамында, университетның төп бинасы каршында зур булмаган бакчалы мәйдан корыла. Аның артында М.П.Коринфский проекты буенча университет клиникалары бинасы калкып чыга (1837). 1890 елда архитектор М.Н.Литвинов проекты буенча Университет урамы буенча ике, өч катлы физиология лабораторияләре төзелә. 1904 елда архитектор К.Л.Мюфке проекты буенча төп корпусның көнбатыш канатына таба ишегалды ягыннан неоклассицизм стилендәге физика-математика факультеты бинасы корыла.

Хәзерге вакытта Университет шәһәрчегенең төп корпусы фронт буенча сузылган (160 м), ионик ордерлы өч портигы булган симметрик композицияле ике катлы бина: үзәге 12, ян-яклары 6 шар колоннадан тора. Вестибюльдә урнашкан баскыч икенче каттагы актлар залына һәм революциягә кадәр дорик ордерлы көчле колонналарда, цилиндрик гөмбәз белән ябулы чиркәү урнашкан бинага алып менә.

Астрономия обсерваториясе симметрик композициягә ия. Бинаның төньяк яртысы турыпочмаклы формада, көньягы — очлары көньяк-көнчыгышка һәм көньяк-көнбатышка караган боҗра сегменты рәвешендә, түбәдә, үзәктәге кебек, астрономик күзәтүләр өчен әйләнеп торучы түгәрәк манаралар урнаштырылган. Үзәк манарада телескоп-рефрактор өчен махсус кронштейннарда әйләнмәле агач балкон төзелгән. Түбәдәге квадрат мәйданчыкта ян манаралар әйләнәсе балюстрада белән корып алынган. Көньяк фасад баскычлы киң террасаны колачлап алган. 1842 елгы янгын вакытында зыян күргән астрономия обсерваториясе бинасы соңыннан торгызыла.

Университетның 200-еллык юбилеена Университет шәһәрчеге бинасы реставрацияләнә һәм реконструкцияләнә. 2003 елда ишегалдында төп бинаның көнчыгыш канаты ягында янкорма төзелә.

Университет шәһәрчеге. Казан. Анатомия театры һәм Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә

Әдәбият

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета за первые сто лет его существования. 1804–1904: В 4 т. К., 1902–04; 

Евсина Н.А. Здания Казанского университета // Памятники культуры: Исследование и реставрация. М.–Л., 1963. Вып. 4; 

Казанский университет. К., 1979; 

Куприянов В.Н., Агишева И.Н. Главное здание Казанского университета в ансамбле центрально-исторических площадей Казани // Изв. Казан. архитектурно-строительного университета. 2011. № 4.

Автор — Х.Г.Надыйрова