Казан Мәрьям Ана иконасы табылган урында төзелгән Казан Богородица хатын-кызлар монастыре территориясендә яңадан торгызыла.

Казан Кремленнән төньяк-көнчыгыштарак, Казансу елгасының югары ярында урнашкан.

Казан Мәрьям Ана иконасы соборы. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Тарихы

Собор могҗизалы Казан Мәрьям Ана иконасы табылу хөрмәтенә патша Федор Иоаннович тарафыннан якынча 1590 елда нигезләнә. Башта агач Рождество Богородица чиркәве һәм ашау-эчү бүлмәсе торгызыла. 1594–1595 елларда Федор Иоаннович әмере буенча изге Казан Мәрьям Ана иконасы барлыкка килү вакыйгасы хөрмәтенә беренче таш собор төзелә.

Е.И.Пугачев восстаниесе вакытында 1774 елда чиркәү яндырыла. Яңа собор проектын эшләү архитектор И.Е.Старовка бирелә, 1791 елда Екатерина II тарафыннан раслана. 1807 елда төзелеп бетә һәм 1808 елның 30 маенда аруландырыла.

Казан Мәрьям Ана иконасы соборы элекке классицизм архитектурасы үрнәге була. Биш гөмбәзле дүрт баганалы хачлы-гөмбәзле чиркәүдән гыйбарәт. Иконостаслар архитектор М.Е.Емельянов тарафыннан башкарыла, алар өчен иконаларны Казан рәссамы В.С.Турин яза.

1917 елдан соң монастырьның барлык биналары национализацияләнә, аларның күбесен төрле учреждениеләр били.

1931 елда ТАССР Халык комиссарлары советы Казанда киностудия төзү турында карар кабул итә. Элекке монастырь биналары “Востоккино” берләшмәсенең Татарстан бүлеге карамагына күчерелә. 1933 ел ахырына аның территориясендә кинофабриканың төп бинасы төзелә. 1934 елда “Востоккино” берләшмәсе ябыла һәм кинофабрика төзелеше туктатыла.

1942 елда Казанга Выборг һәм Мәскәүнең  2 “Дукат” тәмәке фабрикасы эвакуацияләнә, алар монастырьның ярымҗимерек биналарына урнаштырыла.

Монастырь корылмалары безнең көннәргә кадәр төрле дәрәҗәдә зыян күргән һәм бик нык үзгәргән хәлдә сакланган. 1995 елда София чиркәве Казан епархиясенә күчерелә. 2004 ел азагында Крестовоздвижение чиркәве шулай ук Казан епархиясенә күчерелә, аны реставрацияләү һәм монастырьның башка корылмаларын яңадан торгызу эшләре башлана.

2005 елның 21 июленнән Крестовоздвижение чиркәве Казан Мәрьям Ана иконасының Ватикандагы могҗизалы күчермәсе торган урын булып санала, ул күчермә Папа Иоанн Павел II тарафыннан Рус Православие чиркәвенә 2004 елның августында бирелә.

Хәзерге собор

2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында Указ имзалый. 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Изге Мәрьям Ана могҗизалы иконасының Казан образы иңгән урында соборга нигез ташы салу йоласын башкара.

Төзелешкә шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР ның Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе М.Ш.Шәймиев зур игътибар бирә һәм ярдәм итә.

Казан соборын яңадан торгызу проекты “Татинвестгражданпроект” ДУП коллективы тарафыннан эшләнә, төзелешнең генераль подрядчигы – “Евростройхолдинг” компаниясе.

Чиркәү стеналарына рәсем төшерү, иконостасларны бизәү һәм иконастаслар өчен иконалар язу белән “Пахомов остаханәсе” (Ставрополь) шөгыльләнә, Мәгарә гыйбадәтханәсе җиһазларын “Домострой” (Мәскәү) компаниясе булдыра. Тарихи собор фасадларында металлда эшләнгән иконалар була, яңа собор фасадлары мозаика белән бизәлә.

Тарихи нигездә торгызылган яңа чиркәү бинасы Татарстан башкаласының архитектур доминанталарының берсенә әйләнә.

Казан Мәрьям Ана иконасы табылган урын тулысынча яңадан торгызыла һәм 2021 елның 21 июлендә ачыла.