Эчтәлек

Шамил йорты. Архитекторлары Ф.Р.Амлонг һәм Г.Б.Руш. 1903 ел

Казан. Хәзерге күренеше

Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан. Юнысовлар мәйданы ансамбленең мөһим өлешен тәшкил итә.

1903 елда архитекторлар Ф.Р.Амлонг һәм Г.Б.Руш проекты буенча И.И.Апаков йорты урынында (1863) аның кызы — генерал-майор М.Шамилнең (имам Шамилнең улы) хатыны Бибимәрьям заказы буенча төзетелә. Ике катлы кирпеч бина Екатерина урамында урнашкан (хәзер Тукай урамы), пыяла гөмбәз аша яктылык төшә торган үзәк баскыч белән бизәлгән. Урам ягы фасады үзәгендәге тирән куышлыкта төп керү юлы урнашкан, аның өстендә почмакларында уеплап эшләнгән кече манаралы турыпочмаклы эркер ясалган. Бинаны бизәүдә урта гасыр көнбатыш Европа архитектура формалары (конус сыман түбәле эркерлар һәм баскычлы фронтоннар, тешле парапетлы манара, биек чатырлы кече манаралар белән төгәлләнү) һәм модернга хас бизәлеш элементлары (тәрәзә йөзлекләре, колонналар һ.б.) файдаланылган. Әвәләп эшләнгән үсемлек һәм геометрик бизәкләр бинага милли колорит бирә.

Шамил йорты 1980 еллар уртасында, 2006, 2011, 2017 елда төзекләндерелә.

1986 елдан бинада Г.Тукайның әдәби музее урнаша.

Әдәбият   

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982; Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995.

Автор — Х.Г. Надыйрова