Эчтәлек

Яшьлегендә хәрби хезмәттә булганы өчен «Шакир солдат» кушаматы алган мещан Ш.Шәмсетдинов акчасына 1895–1898 елларда милли-романтизм юнәлешенең эклектика стилендә төзелә. Ул табыш йорты һәм ак таштан салынган хуҗалык каралтылары (ат сарайлары, каретник, мунча һ.б.) булган зур утарның бер өлешен тәшкил итә.

Ике катлы кирпеч бина буе белән Тукай (элеккеге Тихвин-Екатерина) урамының кызыл сызыгына урнашкан һәм төрле зурлыктагы 3 күләмне берләштергән асимметрияле композиция тәшкил итә. Үзәк бинага уң яктан таррак, биегрәк булып калкып торучы, ишегалдына алып керүче а`ркасы булган янкорма тоташа. Рустланган архивольтлы а`ркалы биек тәрәзәләр, куышлыклар, дагасыман керү а`ркалары, баскыч рәвешендәге аттиклы парапет, «сталактик» кәрнизләр, яссы аркатура һ.б. элементлар йортның урам яктагы фасадына мөселман Көнчыгышының милли-романтик колоритын бирә. Ишегалды ягы фасадларында бизәкләр юк. Үзәк бинаның сул өлешендәге икенче катында урам ягындагы утарның кирпеч а`ркалы капкалары белән тоташтырылган ябык терраса урнашкан. Терраса бөтен комплексның төп үзенчәлеге булган манаралы чатыр түбә белән төгәлләнә.

Совет чорында терраса ябык бүлмәгә әйләндерелә, а`ркалы капкалар сүтелә, йортның эчке планы үзгәртелә. Торак йортлар буларак файдаланыла.

Әдәбият   

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982; 

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995. Автор — Х.Г. Надыйрова