- РУС
- ТАТ
Казанда архитектура истәлеге (хәзер Казан баш почтамты бинасы)
1910–1911 елларда В.А.Трифонов проекты буенча Ф.П.Гаврилов катнашында модерн элементлары булган неоклассицизм стилендә сәүдәгәр Ф.М.Сапожниковның сәүдә йорты буларак төзелә.
Өч катлы кирпеч бина ян-як канатлары булган П-рәвешле симметрик формада: көнбатыш ягы хәзерге Рәхмәтуллин урамына чыга, көнчыгыш канатның төп фасады Кремль урамына карый, вертикаль буенча ул үзәк ризалит белән бүленгән. Ризалитның аскы өлешендәге төп ишекнең ян-ягы ике дорик колонна белән ныгытылган.
1920 елларда почтамт өчен бинаның эчке бүлмәләре яңача планлаштырыла.
1930 елларда бинаның икенче катын уң якта янәшә торган, почтамт ихтыяҗлары өчен кулланылган ике этажлы йорт белән тоташтыралар.
1970 елларда корпусның беренче каттагы бүлмәләре Кремль урамы ягыннан реконструкцияләнә; аларда почтамтның үзәк залы һәм башка хезмәтләре урнаша.
Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.