- РУС
- ТАТ
Лютераннар чиркәве, архитектура ядкәре
Кирханың әүвәлге бинасы 1773 елда төзелә, барокко белән классицизм стильләрен берләштергән дүрт кыеклы түбә астындагы ике катлы һәм турыпочмаклы йортны хәтерләтә.
1861-1862 елларда архитектор Л.К.Хрщонович проекты буенча реконструкция үткәрелә. Ике кат арасындагы түшәм сүтеп алына, бинаның бөтен күләме биек гыйбадәт залына әйләнеп кала, хезмәткәрләр бүлмәләре алтарь артына урнаштырыла.
Бинага көнбатыш яктан өйалды терәлеп урнашкан. Шунда ук балконга хор өчен баскыч урнаштырылган. Бинага килүчеләр чаң манарасының 1 нче ярусындагы ишектән кергәннәр. Готика үрнәкләрен хәтерләткән эклектика формалары кулланылган. Урам һәм ишегалды фасадлары бер үк симметрик композициядә төзелгән. Үзәк өлеш фланглардан өстәмә кырланган колонкалар белән капланган һәм югарыда түгәрәк тәрәзәле өчпочмак белән төгәлләнгән. Колонналар һәм өчпочмаклы бизәкләр биек чатыр түбәле кечкенә манара-пирамидалар белән төгәлләнгәннәр. Фасадның үзәк өлешендә архивольтлар б-н берләштерелгән биек уксыман өч тәрәзә уелган. Аларны флангларда шундый ук тәрәзәләр һәм уемнар кабатлый.
Аркатура-колонна сыман пояслар фасад диварының почмак рәвешендәге өске өлешен һәм кәрниз кыекларын бизәп тора – ян өлешендәге ишекләре биек баскычлы болдырга урнаштырылган. Кирпеч стена ак төсле архитектур бизәкләр белән контраст хасил итә.
1927 елда кирха ябыла, бина Менжинский исемендәге клуб итеп үзгәртелә. Аның бер өлеше 1996 елда К.Фукс исемендәге Немец җәмгыятенә бирелә. Кече гыйбадәт залы 1996 елдан лютераннар тарафыннан үз максатында файдаланыла.
Нугманова Г.Г. Архитектурно-строительное законодательство Российской империи и храмы Казани // Региональное многообразие архитектуры России. Казань, 2007.
Автор – Г.Г.Ногманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.