- РУС
- ТАТ
Казанда архитектура истәлеге
1767 елда архитектор В.И.Кафтырев проекты буенча, Петербург бароккосы стилендә Казан постау мануфактурасы хуҗасы И.П.Осокин өчен төзелә.
Шәһәрнең түбән өлешендә, Постаучылар бистәсендә урнашкан. Башта ике катлы турыпочмаклы бина буларак төзелә. Дүрт кыеклы түбә калай белән ябыла. Йортка ишегалды ягыннан керелә. Бинаның урам фасады почмаклары һәм аркылы диварлар тоташкан урыннары терәкләр белән ныгытыла. Ишегалды фасадында ризалит чыгып тора. Катлар, терәкләр куелган урыннары ныгытылган өске кәрниз кебек профиль бирүче тәҗе белән бүленгән. Кирпеч диварлар штукатурлап агартылган.
XIX йөз ахырында йорт, бинаның күләме сакланган хәлдә, өч катлы итеп үзгәртеп корыла.
Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.
Автор — Н.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.