Эчтәлек

1913–1915 елларда архитектор П.А.Домбровский проекты буенча Печән мәйданы янәшәсендәге элеккеге Солдат бистәсе районында, Идел елгасының биек уң ярында төзелгән. Планда турыпочмаклы, тәбәнәк барабанга киле рәвешендәге гөмбәз утыртылган, дүрт кыек түбәле, зур кирпеч бина. Бинаның буй үзәге буенча, көньяк фасадта пландагы куыш астындагы ярымтүгәрәк михраб чыгып тора, төньяк фасадка өч яруслы, сигез кырлы биек манара тоташкан. Мәчет ишеге көнбатыш якта, манараның түбән ярусында авыш түбәсе фигуралы терәкләр белән диварга беркетелгән. Манараның мәэзәнәсе — чүкелгән челтәр белән әйләндереп алынган. Аның өстен нәфис чатыр белән төгәлләнгән киң нигезле җәенке кәрниз каплап тора. Залның ике рәт тәрәзәле күләме биек, берәрле һәм кечерәк-кечерәк аркалы тәрәзәләр белән яктыртылган. Фасадларның тәрәзә аралыклары һәм почмаклар киң пилястрлар белән беркетелгән. Мәчет бизәлешендә эклектика һәм романтик юнәлештәге модерн сыйфатлары аралашып килгән.

Әдәбият

Мухетдинов Д.В. Азан над Волгой: К 90-летию основания Нижегородской соборной мечети. Н.Новгород, 2005.

Автор — Х.Г.Надыйрова