Эчтәлек

XVIII йөздә салынган шул исемендәге таш чиркәү урынында 1818 елда классицизм стилендә төзелә. Шәһәрнең яр буе өлешендәге төп доминанталарның берсе. 2009 елда кабат ачыла.

Апсидалы чыгынтысыз, яктылык барабаны гөмбәз белән очланган ике катлы, баганасыз храм. Икенче катта төп Никола престолы, беренче катта җылытулы чиркәү урнашкан. Храм, ашханә һәм чаң манарасы бинаның үзәк композициясен тәшкил итә. 1848–1852 елда көньяк һәм төньяк фасадлардагы бер катлы, канатлар чыгып торган ике янкорма (сәүдәгәр А.И.Стахеев акчасына өстәп төзелә) чиркәүнең әүвәлге йөзен беркадәр боза. Ике катлы, турыпочмаклы күләм храмның көнчыгышында зур яктылык барабанын, көнбатыш өлешендә ике яруслы кыңгырау манарасын күтәреп тора. Ашханә диварлары эчкә батырылган. Храм фасадларын өчпочмаклы фронтоннар белән төгәлләнгән ризалитлар аерып тора. Шундый ук фронтоннар белән эшләнгән ике катлы чаң манарасының нигезендә ярымтүгәрәк гөмбәз белән ябылган сигезкырлы ике югары ярус төзелгән. Биек, а´ркалы тәрәзәләр, алар арасындагы ионик ордердагы, пилястралы ротондалар — храмның бизәге. Ике кат арасын төгәлләп, аерып һәм дөрес профиль биреп торучы кәрниз корылманың яруслы булуын күрсәтә. Биек, турыпочмаклы, а´ркалы тәрәзәләр һәм куышлар, ризалитларның ионик пилястралары һәм киң лопаткалар бинага дөньяви төсмерләр бирә.

Интерьерларда 1870 елларда рәссам В.В.Верещагин ясаган бизәкләр сакланып калган.

Әдәбият

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. К., 1999.

Авторлар — Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков