Эчтәлек

XIX йөзнең 2 нче яртысында Казан сәүдәгәре Б.Ф.Муллин өчен, фасадларны бизәүдә классицизм архитектурасы элементларын кертеп, татар халык архитектурасы традицияләрендә төзелә. Иске татар бистәсендә урамга яны белән салынган.

Татар сәүдәгәрләренең ике катлы, ике кыеклы, традицион планлы шәһәр йорты үрнәге. Беренче катта — аш һәм хуҗалык бүлмәләре, икенчесендә торак бүлмәләре урнашкан. Ишек йортның ишегалды ягында уелган. Өйалды баскычыннан икенче катка күтәрелергә мөмкин. Чарлактагы пар колонналы традицион аркалы бүлмәдә кызлар яшәгән. Муллин йорты тәрәзәләре сандриклы йөзлекләр, ябыштырылган декор белән бизәлгән. Йортның бүрәнә диварлары такта белән горизонталь юнәлештә тышланган, почмакларда чыгып торган бүрәнә башлары такта пилястралар белән капланган.

Фасадлар татар халык архитектурасы традицияләрендә төрле төсләргә буялган. 2010 елларда реконструкцияләнә.

Әдәбият     

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.

Автор — Х.Г.Надыйрова