- РУС
- ТАТ
(«Беренче җамигъ мәчет», «Юнысов мәчете»), татар дини архитектурасы истәлеге
Мәрҗани мәчете. 1766–1770 еллар
Архитекторы В.И. Кафтырев (фаразлауларча). Казан
1552 елдан соң Казандагы беренче таш мәчетләрнең берсе. 1766–1770 елларда Екатерина II рөхсәте белән Иске татар бистәсендә мәхәллә халкы акчасына төзелә (архитектор В.И.Кафтырев проекты дип фаразлана).
Манарасы дүрт кыеклы түбә уртасында торгызылган ике катлы, бер заллы мәчет була.
1861 елда коммерция советнигы И.Г.Юнысов акчасына мәчет әйләнәсенә элеккеге агач койма урынына кирпеч койма тотыла, бинаның төньягында баскычлы кирпеч янкорма төзелә. Вестибюль озынайтылып икенче зал итеп үзгәртелә. 1863 елда михраб киңәйтелә, тирәнәйтелә, тәрәзә уела. 1885 елда Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре З.Госманов акчасына манара үзгәртеп корыла, 1887 елда манарага сәүдәгәрләр В.Гыйззәтуллин һәм М.Вәлишин акчасына металлдан челтәр култыксалы түгәрәк мәэзәнә — балкон куела.
Хәзерге вакытта Мәрҗани мәчете төньягында Т рәвешле янкормасы булган ике катлы бинадан гыйбарәт; ишеге урам якта. Вазифалары буенча мәчет хуҗалык (1 нче) һәм намаз уку өчен анфиладалы заллар (2 нче) катларына бүленгән. Мәчет бүленмәләренең түшәме гөмбәзсыман.
2 нче кат залларының гөмбәзләренә купшы, үсемлек шәкелендәге барокко орнаментын татар гамәли-бизәлеш сәнгате үрнәкләре белән аралаштырып әвәләп ясалган һәм алтын йөгертелгән бизәк төшерелгән. Диварлардагы әвәләп ясалган бизәкләр зәңгәр, яшел һәм алтынсу төсләргә буялган. Залларны урталай бүлүче диварның уң ягында манараның эчке баскыч ишеге урнашкан.
Манара эчендәге бормалы баскыч мөәзинне түгәрәк мәэзәнәгә — балконга алып менә. 3 яруслы манарада бизәкләр юк диярлек.
2 нче каттагы а´ркалы биек тәрәзә уемнары барокко стилендәге йөзлекләр белән каймаланган. Тәрәзә араларындагы диварлар парлы һәм так пилястрлар белән аерылган, ионик капительләргә стильләшкән татар бизәге элементлары да кертелгән.
1850–1889 елларда мәчетнең имам-хатибы күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог һәм вәгазьче Ш.Мәрҗани була.
Мәрҗани мәчете Татарстанда совет чорында эшләгән бик аз санлы мәчетләрнең берсе.
Казандагы Мәрҗани мәчетенең намаз залы бизәлеше. 1770 еллар
Остроумов В.П. Казань. Очерки по истории города и его архитектуры. К., 1978;
Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. К., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.