Мергасов йорты. Казан. Архитектор Д.М.Фёдоров. 1928. 1970 еллар фоторәсеме

ХХ йөзнең 1 нче яртысындагы совет чоры архитектурасы үрнәге.

Шәһәр үзәгендәге Кремль урамыннан Черек күлгә илтүче калкулык битендә урнашкан.

1928 елда архитектор Д.М.Фёдоров проекты буенча полковник Мергасовның элеккеге җир кишәрлегендә (Мергасов тыкрыгында) төзелгән 4 катлы, эргә каты да булган кирпеч йорт, исеме шушы шәхес фамилиясе белән бәйле. Дзержинский урамы буенда.

Йорт формасы П-рәвешендә, турыпочмаклы, баскычлы ишегалды хасил итә. Черек күл ягыннан таш баганаларга беркетелгән тимер рәшәткә белән уратып алынган. Ишегалдына Дзержинский урамы ягындагы капка аша керелә. Күп фатирлы 7 подъездлы йорт 1930 еллар башындагы совет чоры архитектурасы стилендә төзелгән. Һәр катта 2–3 бүлмәле берничә коммуналь фатир бар. Фасадлар штукатурланган, ритмлы тезелгән турыпочмаклы тәрәзәләр һәм озынча балконнар белән тыйнак кына бизәлгән. Үзәк өлештәге төньяк фасад кыскыч рәвешендәге бизәкләр белән төгәлләнгән бишенче катка үзенчәлек бирә, флангларда баскычлы блоклар белән бүленеп алынган ике ризалитлы тар тәрәзә уемнары аерылып тора.

Мергасов йортында 1931–1952 елларда — татар язучысы, публицист, тәрҗемәче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты К.Нәҗми, 1938–1941 елларда — татар балалар язучысы А.Алиш яши.

Әдәбият                  

Остроумов В.П. Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. К., 1978;

Республика Татарстан: Памятники истории и культуры. К., 1993.                         

Автор — Л.М.Мортазина