- РУС
- ТАТ
Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгындагы Алтын Урда дәвере болгар дини архитектура ядкәре
Болгар шәһәрендәге Кече манара. XIV йөзнең беренче яртысы
Болгар шәһәрлеге территориясендәге Җамигъ мәчет үзәк комплексыннан көньякка таба 500 м ераклыкта урнашкан. XIV йөзнең 1 нче яртысында, риваятьләр буенча, «изге болгарлар» җирләнгән урында төзелгән.
Чатырыннан башка — 12, конуссыман чатыры белән — 16 м биеклектә. Төрбәләр белән әйләндереп алынган һәм мәчеткә тоташкан була.
«Кече манара» атамасы белән XVIII йөздә йөртелә башлый. Җамигъ мәчетнең Олы манарасыннан аермалы буларак, ул ике төрле биеклектәге цилиндрлар һәм кубсыман нигезле таш манараны тәшкил итә. Куб кисек почмаклар — тромплар аша кыска сигезкырлыкка, ә ул, үз чиратында, пальметталар белән бизәлгән тромплар аша манараның кечерәк диаметрлы һәм өскә таба тарая барган цилиндрик кәүсәсенә барып тоташа. Манара чатыры астында азан әйтү өчен парапеты аркатура белән бизәлгән түгәрәк балкон урнаштырылган.
Манара эчендәге 45 басмалы бормалы баскыч балкондагы аркалы ишеккә алып менә, манара ишеге аның төньягында урнашкан. Аркалы ишек уеп бизәкләнгән «үрмә бау» белән каймаланган. Түбән ярусның көнбатышка караган ягында ишек белән бер биеклектә яссы, уксыман уемга батырылган, киль рәвешендәге куышы бар. Уемның кечерәге элек — тәрәзә, ә зуррагы ташка уеп бизәк төшерү техникасында эшләнгән үсемлек һәм геометрик орнаментлар белән бизәлгән кайма булган дип фаразлана. Ишек һәм куышларны каймалаган бизәкләрнең аерым өлешләре генә сакланган. Манарага зур булмаган, йөзлексез, уксыман тәрәзәләр уелган. Тышкы яктан пөхтә итеп шомартылган туф һәм известьташ блоклар белән тышланган, эчтән бераз штукатурланган.
1968–1971 елларда реставрацияләнә.
Айдаров С.С., Аксенова Н.Д. Великий Булгар. К., 1978.
Автор — Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.