Эчтәлек

Макарий монастыре. Гомуми күренеше. ХХ йөз башы

Н.Дмитриев рәсеме

Югары Ослан районы территориясендәге Идел елгасының уң ярында, «Рудник» пристане янында, Зөя утравыннан 1,5 км да урнашкан. Монастырьга Макарий Желтоводский-Унженскийның эшен дәвам иттергән монах Исая нигез сала.

Монастырьның төп бинасы — Вознесение Господня чиркәве — XVII йөз уртасында агачтан төзелә. Исая аның төньяк дивары янында җирләнә. XVIII йөз башында чиркәү таштан яңартып салына. XIX йөз башыннан монастырьда яңа кирпеч биналар төзелә башлый.

1835–1839 елларда хәйрияче Н.И.Саврасова иганәсенә «Вознесение Господня» чиркәве классицизм стилендә үзгәртеп корыла. Композициясе сузынкы үзәкле. Квадрат рәвешендәге үзәк гыйбадәт залы түбәсенә нечкә муентыклы кечерәк кенә шарсыман гөмбәз корылган. Аның югары өлешендә — өчпочмаклы фронтоннар, ә фасадларында зур булмаган турыпочмаклы тәрәзәләре бар. Аңа көнчыгыш яктан — апсида рәвешендәге ярымтүгәрәк конструкция, көнбатыштан бер катлы, уксыман гөмбәзле зур подваллы ашханә һәм 21 метр биеклектәге өч яруслы чаң манарасы тоташкан (Казан бае Е.Н.Лебедев акчасына төзелә). Чаң манарасындагы икенче ярусның түбәнге өлеше фасадларын ярымтүгәрәк уемнар, югары өлешенең ян-яклары уемнар һәм пилястралар бизи, цилиндр формасындагы өченче ярус шарсыман гөмбәз белән төгәлләнгән. 1907 елда храм төзәттерелә. Аның зыян күргән гөмбәзләре 2000 елда архитектор К.И.Мусина проекты буенча яңадан торгызыла.

1866 елда Вознесение Господне баш храмының төньяк-көнчыгыш тарафында кирпечтән изге Афанасий Александрийский һәм Барлык изгеләр хөрмәтенә багышланган янкормалары булган «Барлык хәсрәт чигүчеләр юанычы» Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә. Ике катлы, квадрат рәвешендәге апсидасыз храм XIX йөзнең 2 нче яртысы архитектурасының типик үрнәге булып тора. Фасадлары штукатурланган һәм агартылган. Бинаның беренче катын — турыпочмаклы, икенчесен а´ркалы зур тәрәзәләр яктырта. Түгәрәк җиллек уемнары уелган көньяк һәм төньяк фасадлар ике кыеклы итеп эшләнгән, көнбатыш як өчпочмаклы фронтон белән камалган. Ишек чиркәүнең көнбатыш ягында урнашкан; биредә чиркәү монастырь башлыгы корпусы белән тоташкан, корпусның аскы катында хөҗрәләр һәм кунакханә урнашкан. Фасадларның архитектур-декоратив бизәлеше соңгы классицизм стилендә башкарылган.

1892 елда Вознесение Господня чиркәвенең көнбатыш ягында эклектика стилендә кирпечтән 12 хөҗрәле, ашханәсе һәм аш-су әзерләү бүлмәсе булган ике катлы, коридорлы монахлар корпусы төзелә. Аның фасадларының беренче катын гөмбәзсыман тәрәзә уемнары, икенче катын кокошник рәвешендәге аркалы тәрәзә йөзлекләре тигезләп бүлгәләгән. Фасадның өч өлештән торуын пилястралар, буйга киселешен борыслар һәм профильле кәрниз күрсәтеп тора. Торак корпусның көньягында, чишмә өстендә, ишеге төньякка уелган, агартылган квадрат кирпеч бина — XIX йөз ахырында псевдорус стилендә төзелгән кәшәнә урнашкан. Портал буйга сузылган а´рка белән бизәлгән, профильле киртләч кәрнизе бар. Түшәме әвернәле гөмбәз рәвешендә ябылган, идәнгә ак таш түшәлгән. Элек кәшәнә эчендә ике борынгы икона — Смоленск Мәрьям Ана һәм Макарий Желтоводский-Унженский иконалары торган. Чишмәнең төньягында байрак, хач һәм иконалар күтәреп тантаналы йөрүләр оештырылган.

1892–1898 елларда тотылган койма комплексны берләштерүче элемент булып тора, ул төньяк дивар буйлап сузыла. Монастырь комплексы терраса читендә урнашкан. Терраса күп терәкләр белән ныгытылган. Койма кирпечтән, металл кушып тотылган. Комплексның көнбатыш һәм көнчыгыш тарафларында тешле кәрниз, ачык профильле, филёнкалы руст белән бизәлгән а´ркалы таш капка бар. Арка уемында архивольт алымы кулланылган. Капка а´ркаларына гөмбәзләр беркетелгән. Койманың озынлыгы 110 метр.

1797 елда Макарий монастыренда император Павел I була. Ул комплексның табигать кочагында урнашуына игътибар итә. Аның тарихы белән кызыксынганнан соң, 1798 елдан казна исәбеннән ел саен 300 әр сум акча бирергә боера, шулай ук монастырь милке итеп җир кишәрлекләрен, балык тоту урыннарын, тегермән һ.б.ны теркәп куярга куша.

Совет чорында, 1930 елларда, Макарий монастыреның ике чиркәве, чаң манарасы һәм кәшәнә гөмбәзләре юк ителә; кайбер тәрәзәләр томалана, биналар үзгәртеп корыла; монастырьда 1937 елдан Идел известьташ чыгаручы рудник конторасы, тулай торак һәм складлар, Бөек Ватан сугышы чорында — госпиталь, 1985 кә кадәр балалар туберкулёз санаторие урнаша.

1997 елдан монастырь биналары комплексы Казан епархиясенә тапшырыла.

Макарий монастыре. Вознесение чиркәве. XVII йөз уртасы

Реконструкция. 1835–1839 еллар

Әдәбият

Зогоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895;

Малов Е.А. Свияжская подгородная Макарьева пустынь. К., 1897.

Авторлар — Л.М.Мортазина, Г.И.Середа