Эчтәлек

Фукс (элекке Аркылы Покровский) һәм Зур Кызыл (элекке Кече Покровский) урамнары кисешкән җирдә урнашкан.

Утар 1834 елда Казан архитекторы П.Г.Пятницкий проекты буенча дворян П.И.Депрейс өчен төзелә.

Ике катлы таш торак йорт урам буйлап сузылган, ян-яклары почмакларда түгәрәкләнгән. Янкормаларсыз төзелгән беренче каты җиде өлешкә бүленгән. Аның көньягы алгы бүлмә, ашханә, кухня, хуҗалык бүлмәләреннән тора (пилястралар белән бизәлгән классицизм стилендәге ишекләр, түшәмнәрнең нәфис борыслары, мич, паркет идәннәр сакланып калган). Икенче кат анфилада рәвешендә тоташкан төп ишектән һәм торак бүлмәләрдән тора.

Фасадларның архитектур-композицион чишелеше бинаның классик схемасына тәңгәл килә. Урам як фасадлары ризолитлар белән ныгытылган, ике катында да ионик ордерлы пилястралар урнаштырылган һәм күпертмә бизәкле фриз белән төгәлләнгән. П.Г.Пятницкий куыш аркалы һәм портиклы урам фасадларын эшләгәндә үзенең яраткан бизәү алымнарын файдалана. Икенче каттагы иркен тәрәзәләрне архитектор ике колонна белән аерып куйган, аларны күпертмә бизәкле розетка һәм рельефлы арка белән берләштергән. Арка рәвешендәге тәрәзәле аскы кат рустланган.

Йортның түгәрәкләнгән почмак өлеше «венециан» стилендәге тәрәзәләре һәм чүкеп ясалган рәшәткәләре, XIX йөз ахырында куелган балконы белән аерылып тора.

1908 елдан йортта тимер юллар инженеры С.П.Лихачёв гаиләсе яши.

1917 елдан соң Лихачёвлар йорты дәүләт милкенә күчә. Анда Казанның атаклы сәнгать белгече П.М.Дульский яши.

Әдәбият 

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

Республика Татарстан: памятники истории и культуры. К., 1993.

Автор — Л.М.Мортазина