Эчтәлек

Казанның Киров районындагы җитен комбинаты территориясендә урнашкан. 1833 елда архитектор П.Г.Пятницкий проекты буенча завод хуҗасы Н.И.Котелов өчен төзелә. Турыпочмаклы, ярты өлеше таштан салынган мезонинлы ике катлы йортның түбәнге катында башта завод конторасы урнаша. Өске катта хуҗаның торак-ял бүлмәләре була. Төп фасад буенча урнашкан заллар анфилада рәвешендә планлаштырылган, аларны торак бүлмәләреннән коридор аерып тора. Мезонинда хезмәтчеләр бүлмәләре урнашкан. Беренче катның кирпеч стеналары штукатурланган, икенче кат такта белән тышланган. Симметрик композицияле төп фасадның үзәк өлешендә портиклы ишек бар. Портик фронтон белән төгәлләнүче Коринфский стиле ордерындагы 6 колоннага терәлеп тора. Аскы катның тәрәзә уемнары рустовкаланган арка хасил итә, өске каттагылары турыпочмаклык рәвешендә эшләнгән. Өске кат тәрәзәләрнең зуррак булуы аларга өстенлек биреп тора. Икенче катның колонналар арасын челтәрле металл рәшәткәләр бизи.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982.                   

Автор – Л.М.Мортазина