- РУС
- ТАТ
Мәскәүдәге беренче мәчетләрнең берсе; архитектура истәлеге
Зур Татар урамында урнашкан. Мәчет төзү өчен җир кишәрлеге Мәскәү татарларына Россия хөкүмәте тарафыннан 1812 елгы Ватан сугышында татар полклары күрсәткән батырлыкларга рәхмәт билгесе буларак бүләк ителгән. 1816 елда төзелә. XIX йөзнең 2 нче яртысында реконструкцияләнә.
Мәчетнең гөмбәз белән төгәлләнгән зал өлеше стильләшкән конструктив һәм көнчыгыш-мөселман архитектурасының декоратив элементлары белән бизәлгән. Турыпочмаклы михраб сигезкырлы барабандагы тәбәнәк гөмбәз белән очланган. Төп фасад диварындагы калын вертикаль терәкләр һәм чөйсыман капительләр, манара нигезендәге өч терәкле кечкенә аркалар һәм кәрниз астындагы дивар чыгынтылары бинага шәрекъ колориты биреп торалар.
1937 елда тарихи мәчеттә гыйбадәтләр туктатыла. 1967 елда мәчетнең һәм манараның очлары җимертелә.
1993 елда мәчет кабат мөселманнарга кайтарыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.