Эчтәлек

Казан Кремленең Спас манарасыннан көньяктарак, Беренче Май мәйданы урнашкан тугай өстендәге тау киртләченең текә битенә урнашкан. 1550 еллар азагында Зөядәге Успение-Богородица монастыреның Кунак йорты буларак нигезләнә, 1590 елдан – мөстәкыйль монастырь. XVII йөзгә кадәр агачтан була, 1649 елда чыккан янгын монастырьның барлык корылмаларын көлгә әйләндерә. 1649–1652 елларда монастырь сәүдәгәр Г.Фёдоров-Антипин акчасына өр-яңадан кирпечтән төзелә. Андагы салкын чикрәү Русьта сирәк очрый торган өч чатырлы гыйбадәтханәләргә карый. План буенча ул ярымтүгәрәк апсидалы, болдыры һәм галереясы булган турыпочмаклы корылма. Башта кыңгыраулы манара аерым торган һәм комплексның башка биналары белән бәйләнеше булмаган. Во имя Введения в храм Пресвятой Богородицы исемендәге җылы чиркәү кушып салынган монастырь башлыгы хөҗрәләре булган өч яруслы корылманың өске өлешенә урнашкан. Урта яруста – монахлар хөҗрәләре, аста аш-су әзерләү һәм кирәк-яракларны саклау бүлмәләре урнашкан. Монастырь территориясе Гостиный двор ягыннан оброкка бирелүче таш сәүдә кибетләре белән чикләнгән. Тузу сәбәпле өч чатырлы гыйбадәтханә 1886 елда сүтелә, 1894 елда архитекторлар В.В.Суслов һәм Г.Б.Руш проекты буенча шул ук формада яңадан төзелә.

1918 елдан Иоанн-Предтеча ирләр монастыре епархия идарәсе карамагында була. 1929 елда ябыла. 1931 елда өч чатырлы чиркәү, төп капкалы дивар һәм капка өстендәге чиркәү юкка чыгарыла. Совет хакимияте елларында монастырь биналары учреждениеләр һәм торак урыннары булып хезмәт итә. Бары тик Введение чиркәве, өч яруслы манара һәм архимандрит корпусы гына сакланып кала (1896, архитектор П.М.Тюфилин).

Баганасыз биш гөмбәзле җылы Введение чиркәве андагы монастырь башлыгының бүлмәләре белән монастырь территориясен көньяктан чикли. Ул 3 ярымтүгәрәк апсидалы тоташ гөмбәз белән ябылган зур булмаган ике рәтле тәрәзәдән торган бинадан гыйбарәт. Фасадларның архитектур композициясе һәм декоратив бизәкләре рус «кирпеч белән бизәкләү» һәм «Мәскәү бароккосы» стильләренә туры килә. Чиркәүгә төньяктан кушып салынган борадәрләр корпусы тоташып киткән. Манара бернинди үзгәрешсез сакланган. Сигез кырлы 3 ярус дүрт кырлы нигездә утыра. Биек барабанга тоташкан суганбашчасыман гөмбәз 3 рәтле кокошникларга таянып тора. Манара төзелешендә XVII йөз архитектурасында сирәк очрый торган алым кулланылган: барабанга чорма тәрәзәсе ролен башкаручы 4 вертикаль ярык уелган. 1992 елдан Иоанн-Предтеча ирләр монастыре яңадан эшли башлый, 1998 елда монастырьның коймасы кабат торгызыла.

Әдәбият      

Азлецкий П. Описание Иоанно-Предтеченского монастыря // Известия по Казанской епархии. К., 1898;

Фехнер М. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978;

Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI – начало XIX веков). К., 1998.

Автор — С.Г.Персова