Эчтәлек

Кызыл мәйданда урнашкан. 1555–1561 елларда Казан ханлыгын яулап алу уңаеннан төзелә. Архитекторлары – Барма һәм Постник Яковлев.

1588 елда Покров соборына Василий Блаженный янкорма чиркәве өстәп салына. 1670 елларда чатыр рәвешендәге түбәле чаң манарасы төзелә. Храм үзәктә доминанта булып торучы чатыр түбәле Покров соборы бинасы һәм аның тирәли уртак нигезгә урнашкан, үзара эчке юллар белән тоташкан 8 янкорма чиркәүдән гыйбарәт. Бизәкләренең купшылыгы һәм байлыгы белән аерылып тора.

Казан галимнәре С.С.Айдаров һәм Н.Х.Халитов фаразлаганча, Василий Блаженный храмы Кол Шәриф мәчете үрнәгендә төзелгән. Василий Блаженный храмы корылышында шулай ук чалма рәвешендәге һәм спираль кебек бөтерелеп күтәрелүче гөмбәзләр, тромплар, үзәк гөмбәздә ялтыравык кирпечтән эшләнгән төрле төстәге йолдызчыклар, чәчәк чуклары рәвешендә төгәлләнүче аркалар кебек шул чордагы ислам илләре архитектурасы элементлары кулланылган.

1930 еллардан гыйбадәтханә бинасында Тарих музее филиалы эшләп килә. 1992 елда дин тотучыларга кайтарыла.

Әдәбият

Брунов Н.И. Храм Василия Блаженного в Москве. М., 1988; 

Айдаров С.С. Тезисы платформы по возрождению национальной самобытности в архитектуре малочисленных народов России // Проблемы национального в архитектуре России. К., 1990;

Архитектурные ансамбли Москвы XV – начала XX веков. М., 1997; 

Халит Н. Очерки по архитектуре ханской Казани: Гипотезы, факты, размышления. К., 1999.